Ураза нияте

Кояш чыгарга 2 сәгать кала ,сәхәр ашап бетереп, фарыз уразаны тоту өчен ният әйтелә:

«Нәүәйтү әй әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгаалә. Әмиин».

Мәгънәсе: Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканга тикле Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.

Кояш баеп, чираттагы көннең уразасы тәмамлангач, бер чеметем тоз яки бер йотым су, шулай ук хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу – сөннәттер.

Авыз ачканнан соң укый торган дога:

«Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү».

Мәгънәсе: Аллаһым, шушы уразамны мин Синең өчен тоттым һәм мин Сиңа гына иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *