Болгарга «Фәния календаре’н илтеп, сезон ачып кайттык

Азнакайдан сабакташым Ләлә Абдуллина шалтырата: «Киләсе елга календарьларыгыз чыктымы әле?» — ди. «Сатылып бетте инде», — дигән булам. Бер дә ишетмәдеңмени әле?» — дим.

Рамазанга өлгерттек, сатылып тора. Рамазанга бүләк итеп таратырга алгаладылар. Киров өлкәсеннән Зиятдин хәзрәт иң беренче булып, (ул гел шулай итә ) 200 не алып киткән иде. «Җитмәде», — дип шалтыратты. Алар да, Рәсәйнең 84 регионы кебек, уразаны безнеңчә тота, безнеңчә сәгать ярым белән намаз укый.

Әле менә Булат белән, Болгарга барып, сезон ачып кайттык. Һәр елны татар мөселман календарьларын, китапларны сатыша, күп китап укый, бай күңелле, ачык йөзле, күңел дөньясы балкып торган Гүзәл ханым янына килеп, таратып кына куйган идек, үзебезчә матур сөйләшә торган Ульян мишәрләре уратып алды. Сөйләшеп, танышып киттек. Иске Кулаткалар булып чыкты.

Ул яклар безгә Эдуард Ганиев өчен дә якын. Иртәрәк китте. Бер алтын багана булып тора иде.Танышларны сораштык. Рөстәм белән Мәүлидәгә сәлам әйттек. Бер Сабан туена баргач, бик хөрмәтләгәннәр, мунчалар кертеп, кунак иткәннәр иде. Матур милләтәшләр булып хәтергә уелып калды. Таһир турында сораштык. Администрациядә эшли, милләт җанлы кешене белә идек, җәмәгате теге чирдән китеп барган, дога кылдык.

— Автограф язмассызмы? — диделәр. Ничек язмыйм инде. Быел 2022 ел календарена Кадрия белән Равилгә сәламнәремне, иң изге теләкләремне, җан җылымны кушып, беренче авторафымны яздым. Гүзәл ханым көлә: «Сатарга да үзең кил», — ди. «Теләкләреңне язып торырсың, без сатарбыз», — ди. Барасы, бер-ике ай шунда яшәп аласы килә дә соң кешедән оят, шуңа акча җитми, — инде диярләр.

Беләмени алар «ат урлауның тәмен», минем акчага ис китмәгәнне. Булса, бик тиз урнаштырам, анысы, бер-ике китап та чыгарасы килә әле. Эшли торам, тарата торам, ялкаулар сораса, бирмим.Үзләре эшләсен, әле менә Болгарга киоскта эшләргә бер сатучы кирәк, эшлиселәре килми. Шул тирәдән берәр мөслимә булса, аларга да, безгә дә яхшы да соң, күренми әле… Очрашу, күрешүләр бик күңелле булды, бик канәгать булып кайттык. «Дөнья барыбер матур». Болгарга шул исемдәге китабымны да сорадылар. Шөкер,шөкер…

Фәния ХУҖАХМӘТ.

Контактлар

Адресларыбыз: «Татар мөселман календаре»н сатып алырга Казанга Фәния Хуҗахмәтнең китап кибетләренә килегез. Габдулла Тукай урамындагы 23 йорт һәм 57 йорттагы 5 нче бүлмә.

“Татар мөселман календаре”нең бәясе, күпләп алган очракта — 80 сум, берәмләп сатылган очракта 90 сум тора. Почта белән башка төбәкләргә җибәрү мөмкинлеге дә бар.

Телефоннарыбыз:  253-43-07, 253-43-08, 293-83-16, чит төбәкләр өчен: 89033054307, 8843-517-21-45, 8843-78-4-46-20. Ватсап: 89196440036.

E-mail: tmc-millet@mail.ru.

«Татар мөселман календаре»н төзүче авторлар һәм гамәлгә куючылар: 

Шәех ЗӘБИРОВ һәм Фәния ХУҖАХМӘТ.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *