Тукай вә Ислам (Габдулла Тукайның тууына 135 ел)

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам,

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Мөхтәрәм Тукаебызның иҗаты буыннарга мирас булып, калебләремезне тетрәндергән афәтләр, каршылыклы еллар аша безгә дә килеп җитте. Бүген җир йөзендә яшәгән әһле ислам, Раббымызның һәр бәндәсе Тукайга үзенең итагате илә ихтирам хисләрен багышлый.

Вәхшилек елларында, «Дин – ул халыкка агу» дигән хорафат халыклар башына афәт булып төшкән заманда, дистәләгән «тукайчылар» газиз шагыйребезнең асыл шигырьләрен халыктан яшерделәр. Тукайдан башта «социалист», соңрак имансыз бер «атеист» ясарга омтылып, гәзит-журнал битләрен нинди генә мәкаләләр белән тутырмадылар. Заман вә түрәләргә ошарга тырышып, юка брошюралар һәм калын китаплар язып, зур дәрәҗәләр алып, кемнәр генә «ат казанмады»? «Тукай дини изү белән көрәш алып барды…», «дини коллыкта тотарга маташкан төркемнәрнең тамырын корытырга өндәде», – дип язды берәүләре. «Татар җәмгыятен патриархаль-феодаль йомыклыкка түндереп, дини йолалар белән каплап, буып торган явыз көчләрне аяусыз фаш итәргә, кырып ташларга чакырды Тукай», – дип язды икенчеләр. Менә кайда ул дин әһелләренең, мөгаллим-хәлфәләрнең, мөдәррис-муллаларның, имам-хатыйбларның үтерелүләрен, кырып ташлануларын яклауның идеологик аңлатмалары! Бүген, ул хорафат идеология чүплеккә ташланганда, ниһаять газиз Тукаебызның иҗаты турында чын дөреслекне янә бер кат әйтер заман килеп җитте.

Тукай Ислам динен «тамырыннан корытырга» түгел, «дин әһелләрен кырып ташларга» түгел, ә киресенчә, Ислам динен, муллаларны якларга чакырды. Үзенең «Дустларга бер сүз» дигән шигырендә ул:

Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллаларны,

Дин эшендә башчы итик без аларны… –

дип язды.

Дөнья поэзиясе мәшһүрләре Һете, Һейне, Пушкин, Жуковский, Лермонтов кебек шагыйрьләр Коръән Кәрим аятьләрен шигъри юлларга салды. Пушкин үзенең 9 шигырендә Коръәннең 75 аятен тәфсир кылды. Алар кебек үк, мөхтәрәм Тукаебыз да үз иҗатында бихисап мәртәбәләр Раббымызның олуг нигъмәте Коръән Кәримгә мөрәҗәгать итә. Бу җәһәттән Тукаебызның иҗаты Аллаһу Раббымызның олуг нигъмәте Коръән белән сугарылган дисәк тә хата булмас. «Дустларга бер сүз», «Тәәссер», «Китап», «Таян Аллага», «Туган тел», «Шиһап хәзрәт», «Кыйтга», «Васыятем» һәм башка бихисап шигырьләре барлык иманлы кешеләр өчен дәлил булып тора.

Кадер киче якынлашкан мизгелдә Коръәннең «Кадер» исемен йөрткән 97 нче сүрәсен Тукаебызның шигъри ысул белән тәфсир кылуы барчабызны да гафиллектән уята да уйга сала.

Бу Кадер кич, елда бер кич, барча кичләр изгесе;

Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе.

Тәңремезнең «Ләйләтулкадри хайрум мин әлфишәһр» – «Ул бер кичә үзе мең айдан да изгерәк», – дигән кәлимәсе Тукайда:

Шул капугдан күндерербез Тәңребезгә бер теләк:

Бер Кадер киче Тәңре каршында мең айдан изгерәк, –

дип әйтелә.

«Тәнәззәлүл мәләәъикәтү вәрруухү фииһәә биизни Раббиһим мин күлли әмр» – «Кадер кичендә җир йөзенә Раббымызның әмере белән Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәр», – дигән җөмлә шагыйрьдә болай яңгырый:

Йон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух

Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр груһ.

Ул мәләикләр җыярлар тол ятимнәр яшьләрен,

Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын,каргышларын.

Коръән Кәримне иркен, тулы иттереп, мәгънәви шигырьгә салган шагыйрьнең бу кәлимәләре һәр иманлы кешегә дәрес, үгет-нәсыйхәт булып торганына без ихлас күңелдән горурланабыз. Шуңа күрә дә без Раббының барлыгына, берлегенә, аның олуг нигъмәте Коръән Кәримгә, Аллаһымызның фарыз, вәҗиб гамәлләренә ышанабыз. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең сөннәтенә ияреп, тормышыбызда бәндәчелек белән булган хата вә гөнаһларыбызны Рамазан шәрифнең мөкатдәс Кадер кичәсендә вә аның дәвамында төзәтергә ашыгабыз.

Шулай булуга карамастан, бәгъзе зыялылар арасында әле бүген дә Тукайның Ислам диненә карата мөнәсәбәте бихисап бәхәсләр тудыра. Коммунистик тәгълимат белән сугарылган зыялыларыбыз арасында бик аз гына булса да, ни кызганыч, «Тукай динсез, имансыз булган», дип шагыйрьне атеистлаштырырга омтылганнары бар.

Әйтерсең лә, Тукай бу затларның фикерләрен үз заманында ук белгән һәм үзенең «Тәәссер» дип аталган шигырен язып, Раббымызның «Бәни Исраил» исемен йөрткән мөбарәк аятенә хуш булып, киләчәктә шөбһәләнүчеләргә әманәт әйтеп калдырган:

Гомернең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,

Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән гаҗаиб сүрә Коръәннән, –

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Оча дилдән бөтен шик, шөбһәләр, һәм мин җылый башлыйм:

Яңакларны мөкаддәс күз яшемдә энҗели башлыйм.

Бөтенләй сафлана күңлем, укыйм иман,булам мөэмин.

Килә рәхәт, җиңеллекләр: хәлас булам авыр йөкдин.

Ходайя! Син тыйган эшләр тәмам әкътаг вә әбтәр, дим,

Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһу хак! Аллаһу әкбәр!» – дим.

Бу юлларны укыгач, Тукайны динсезлектә гаепләргә кайсы гына татарның кыюлыгы җитәр икән!? Шул ук вакытта, сабыйлык елларыннан башлап вафатына кадәр әдипнең гомере вә иҗаты фаҗигале, каршылыклы кичерешләр белән сугарылган. Бу кичерешләр Ислам диненә вә аның шәригатенә каршы атеист булудан түгел, ә явыз ният илә дөнья малын ауламак өчен гамәлдә-хәрамда саташкан «кибән чалма кибәк башта: ишан булган, имеш, хайван!» кебек «сорыкортлар»га каршы булудан гыйбарәт иде. Тукай заманында гына түгел, бүген дә, үзен-үзе мулла санап өйдән-өйгә йөргән, бик тә кыю, вәләкин бик тә надан вә комсыз кичәге сәрхушләр, ни

кызганыч, Казан урамнарында гына түгел, мәчетләрендә дә күренгәлиләр. Менә шулар турында Тукаебыз:

Менә шул чаклы ялкау, шундый хәйваннар да рухани!

Түбәнлек бу, кабул итмәс үзенә изге рух аны! –

диде («Муллалар»).

Андыйларны шагыйребез «Бәгъзе зыялыларымыз» дигән шигырендә дә каты тәнкыйтьләде:

Татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар,

Сирәк ләкин, дөрест әйтсәм, кешелекле, хәялылар.

Әгәр күрсәң кызарган йөз аларда, бер дә алданма:

«Оялгандыр» димә яңлыш, «җибәргәндер» дисәң – әүля!

Бу җөмләдән Пәйгамбәребезнең:

«Ләгәнәллаһүл-хамр вә шәәрибәһәә вә сәәкыйәһәә вә мүбтәәгәһәә вә бәә-игәһәә вә гасыйраһәә вә мугта­сыйраһәә вә хәмиләһәә вәл мәхмүүләтә иләйһи», ягъни: «Аллаһу Тәгалә хәмерне, аны эчүчене, эчертүчене, хәмерне сатып алучыны, сатучыны, ясаучыны, саклау­чыны, ташучыны ләгънәт кылды», – дигән хәдисенә Г.Тукай сүзләренең дәлил икәнлеген күреп торабыз.

Тормыштагы мондый кимчелекне, хата-гөнаһларны шулай тиз генә күреп, аны халыкка төшендерүче мөхтәрәм шагыйребез Мөхәммәтгариф углы Габдулла Тукай булды.

Шуның белән бергә, Коръән Кәримнең ни дәрәҗәдә иксез-чиксез нур икәнлеген, Аңа безнең дә мәхәббәтебезнең иксез-чиксезлеген тасвир кылып, изгелеккә өндәгән китапларга олуг хөрмәт белән карап, шагыйрь «Китап» дигән шигырен язды. Раббымызның: «Зәәликәл китәбүләә райбәфииһ, һүдәллилмүттәкыйн», ягъни, үз бурычларына тугры кешеләргә-мөттәкыйннәргә иңдерелгән, хак юлны күрсәтүче китап Коръән Кәрим икәнлегенә һич шик юк, дигән сүзенә таянып, Тукай, «хәсрәт соңра хәсрәт килеп», тәмам башы әйләнгән бәндәнең дәртенә кайгыдан чыгу өчен Изге Китаптан дәрман эзли.

Җәнабел хак Сөбханәһү вә Тәгаләне олуглап, Ислам тәгъ­лиматы вә шәригате таләп иткәнчә, балаларны сабый чактан ук изгелеккә өндәүдә, дуслыкка, миһербанлыкка үгетләүдә, Габдулла Тукай «Таян Аллага» шигыре белән, әле үзе дә яшь булуга карамастан, гүзәл үрнәк булып торды.

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте киң Аның, һәрдаим таян син Аллага!

Йә, Ходай, күрсәт, диген, ошбу җиһанда якты юл;

Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле Ул!..

Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;

Бел аны: керсез күңелдән тугры юл бар гаршенә!

Бу җәһәттән, «Ана догасы» дип исемләнгән шигыренә дә тукталыйк:

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,

Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.

Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган

Халык йоклый – каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;

Авыл кырыенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык

Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңелене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:

«Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!»

Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;

Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас.

Габдулла Тукай Ислам диненең галәмдә, җирдә үсеш алу сәбәбен XIX гасыр мәгърифәтчеләре – дин галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләренең фидакарь хезмәтләре белән бәйли. Менә хәзрәт хакындагы («Шиһаб хәзрәт») шигыреннән кайбер юллар:

Һәрбер имам бездә койрык булган чакта

– Фәлән сәләф фәлән әйткән, фәлән бул, – дип,

Җаһил мулла әмер бойрып торган чакта,

Чыкты, ахры, бездән дә бер бөтен кеше,

Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше;

Татарда да гыйрфан уты кабынганны

Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.

Кирәк булса, әйтеп бирим: ул шәп хәзрәт,

Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,

Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,

Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт…

Тукайның аерым сүзләрен ялгыш аңлаучыларга әдипнең «Кыйтга» шигырен дә искәртеп үтәсе килә. Шагыйрь:

Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,

Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.

Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,

Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.

Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш:

Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым, –

диде. Шулай булса да, «керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым» дигән вакытында да, өметен өзмичә, шигырьләре белән үзеннән соң килгән буыннарга дөрес үгет-нәсыйхәт биреп, милләтенә ирештерергә тырышты.

«Синең дөньяда өлешең бетте һәм бурычың үтәлде.

Инде син Аллаһудан разый булган хәлдә һәм Аллаһ синнән разый булган хәлдә Раббыңа кайт!» – дигән Коръән кәлимәсен исебезгә төшереп, ул янә әйтә:

Кайт, и нәфсе мөтмәиннәм! Бар, юнәл, кит Тәңреңә;

Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә.

Дустларым, кардәшләрем, сез муллаларга әйтегез;

Бу ике юлны, мине күмгәч, укырлар кабремә.

Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен,күреп актык сүзем:

Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә!

Бу шигъри тәфсир шагыйребезнең ахыр сулышында безгә мирас итеп калдырган васыяте булды. Шуның өчен дә без – гомердәвам иманлы кешеләр – Тукай шигырьлә­реннән калебемезгә илһам алабыз, тормышыбызда бәндәчелек белән булган хата һәм гөнаһларыбызны төзәтергә ашыгабыз.

Харис САЛИХҖАН,

имам-хатыйб, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *