Корбан бәйрәме (вәгазь)

Менә быел да мөселманнарның ике иң олы бәйрәменең берсе – Корбан бәйрәме җитеп килә. Ул быел 20 июльгә туры килә.

Мөселманлык – инсанлык дине. Инсанның яратылганына, аның табигатенә иң кулай, иң лаеклы дин – Ислам дине. Шуның өчен дә безнең бәйрәмнәребез (Ислам бәйрәмнәре) башка бәйрәмнәргә охшамаган. Рамазан бәйрәмендә фитырлар, сәдакалар белән ихтыяҗлары канәгатьләндерелеп, юксыллар, мохтаҗлар сөендерелә. Аларның күңел сыктаулары бетә, калебләренә бәйрәм хушлыгы иңә.

Корбан бәйрәмендә дә корбан чалганнарның бүләге белән янә шундый ук мохтаҗлык кичергән юксыллар куандырыла. Шул сәбәпле корбан чалган кеше корбан итен өч кисәккә (өлешкә) бүлә. Аның бер өлеше йортташларның үзләренә кала. Икенче өлеше, бәйрәм табыны оештырып, дуслар, туганнар, якыннар белән шунда ашатыла. Өченче өлеше әлеге юксыл, мохтаҗларга өләшенә. Бу – Пәйгамбәре­без (с.г.в.) әмере, аның сөннәте. Болардан шул аңлашыла, Ислам бәйрәмнәре белән кешеләрнең кардәшлек мөгамәләләре эчендә яшәүләрен булдыру, саклау һәм тирәнәйтү максатын куя, шушы изге, олы тойгыны бәйрәмнәренең нигезенә хөкем итеп ала. Аллаһ өчен корбан чалу, пешереп ашау өчен корбан чалу – Аллаһ каршында ярашлы эш түгел. Төп максат – Аллаһы Тәгалә кушканны ихластан, чын күңелдән үтәү. Без бу матур гыйбадәтне Аллаһ Үзе бездән риза булырлык итеп үти алсак иде.

Бу олы тойгы, изге омтылыш бары тик Ислам диненә хас, Ислам диненнән башкаларның омтылышы – үз нәфесләре, үз тамаклары. Үзең яратканны башкалар өчен дә ярату – Ислам диненең әмере. Мөселманлык һәркемгә хәерхаһ булуны куша, ягъни һәркемнең игелеген, һәркемнең хәерлелеген тели. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әһиббә линнәси мә түһиббү ли нәфсик». – «Үзең өчен, үз шәхесең өчен яраткан нәрсәне башкалар өчен дә эшлә», – ди.

Мин Пәйгамбәребез (с.г.в.) юлында дип хис иткән һәр акыллы мөселман менә шушы хәдис шәрифне үзенә яшәеш кануны итеп алу мәҗбүриятендә. Чөнки инсан ялгыз башы яши алмый. Инсан җәмгыятьнең бер әгъзасы буларак гомер сөрә. Үзе башкаларга игелек эшләп, башкаларга хәерлелек теләп яшәмәсә, үзе дә башкалардан игелек-хәер күрмәс. Мондый халәттәге җәмгыятьтә диннең дәрәҗәсе дә түбән булыр. Димәк, әлеге хәдис шәриф әмере белән яшәү – инсанның үзе өчен дә, җәмгыять өчен дә, динебез өчен дә иң кулае, иң хәерлесе. Шундый җәмгыятьтә диннең дәрәҗәсе югары, аның егәре нык, кешеләр иманлы булыр. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кулыннан һәм теленнән башкалар бернинди дә зарар күрмәгән кеше – чын мөселман ул», – ди. Әйе, шушындый күркәм сәгадәт һәм фазыйләт үлчәве бар икән, аларны читкә кагып, санга сукмыйча, җәннәт юлыннан китмичә, аңа да, моңа да зарар салып, куллары белән җәфа китереп, теле белән кешеләрнең калебен кырып, начарлыклар кылып, җәһәннәм юлына авышу һич тә акылга сыя торган эш түгел.

Менә сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең тагын бер хәдисе: «Лә йүэминү әһәдүкүм хәтта юһиббә ли-әхийһи мә юһиббү ли-нәфсиһи». – «Үзе өчен сөйгәнне башка мөселман кардәшләре өчен дә сөймәгәннәрегезнең иманы камил булмас».

Чыннан да, үзеңә теләмәгәнне башкаларга да теләмәү һәм эшләмәү – чын мәгънәсендә динебез, иманыбыз һәм гомумкешелек өлгесе ул. Инсан булуның төп билгесе дә шушы түгелмени! Ислам дине – инсанлык дине, дигән хакыйкать тә шушы канунга сыешмыймыни!

Пәйгамбәр әфәндебез (с.г.в.)нең мөбарәк догаларының берсендә: «Әллаһүммә кәмә хассәитә халкий фә-хассин хуликий». – «Аллаһым, яратылышымны күркәм иткән кебек, әхлагымны да күркәм ит», – диелә.

Инсанлык ул – җәмгыятьтәге һәркемнең күркәм булуы, һәркемнең игелеккә омтылуы, игелек кылуы, башкалар өчен файдалы булуы.

Кардәшләрем! Һәркайсыбыз белә торган «Кәүсәр» сү­рәсенең мәгънәсен аңлап-төшенеп китик әле. Ул Коръән­нең иң кыска сүрәсе – өч кенә аятьле.

«Иннәә әгътайнәәкәл-кәүсәр». – «Әй, Расүлем! Чынлыкта Без сиңа Кәүсәрне бирдек».

«Фә салли ли-Раббикә вәнһәр». – «Син дә Раббың өчен намаз кыл, корбан чал».

«Иннә шәәни-әкә һүүәл-әбтәр». – «Сиңа хөсетләнү­челәрнең нәселе корыр».

«Кәүсәр» кәлимәсенең төрле тәфсирләрдә утызга якын мәгънәсе бар. Шулардан кайберләре:

1. Иң зур хәер;

2. Җәннәт чишмәсенең исеме;

3. Пәйгамбәребезнең олылыгын, изгелеген, камиллеген күрсәткән сыйфат;

4. Пәйгамбәребез өммәтенең исеменә өстәлә торган, ул өммәтнең камил олылыгын белдерә торган сүз;

5. Коръән Кәримнең исемнәреннән берсе;

6. Мөхәммәд өммәтенең олы галимнәренең бер исеме.

Кыскача җыеп әйткәндә, иң төгәле – Кәүсәр – ул иң олы, иң зур хәер, дигән тәгъбир. Бу тәгъбир калган барчасын да үз эченә ала.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Минем чишмәм бер айлык юлдыр», ягъни бер айлык юл озынлыгыдыр. «Кем минем чишмәмнең суыннан – Кәүсәр чишмәсенең суыннан авыз итә, ул бик озак бер дә сусамас».

Бу сүрә Пәйгамбәр әфәндебез (с.г.в.)не әбтәр дип атаган корәешле кяферләргә җавап рәвешендә килде. Меңгә якын ваил алдында Пәйгамбәребез Кәгъбә ишеге янында потка табынучы бер мөшрик белән очрашты. Эчкә кергәч, мөшрикләр ул кяфердән: «Ишек янында кем белән сөйләштең?» – дип сорагач, ул: «Әнә теге әбтәр белән», – дип җавап бирде һәм Пәйгамбәр әфәндебезгә күрсәтте. Пәйгамбәребез (с.г.в.) кяфернең ул сүзенә бик өзгәләнде, рәнҗеде.

«Кәүсәр» сүрәсе – мөселманлыкның башлангыч чорында Мәккәдә иңгән сүрәләрнең берсе. Пәйгамбәребез хәзрәте Мөхәммәд галәйһиссәләм Ислам диненә өнди башлаган беренче көннәрдә путалы корәеш кяферләре аңа дошманлыкта булдылар. Һәм Пәйгамбәребезгә, һәм иман китергән, инанган, фәкыйрь, ярдәмчесез мөселманнарга күп газаплар китерделәр. Беренче мөселманнар нигездә фәкыйрь кешеләр иде. Араларында бары тик Әбү Бәкер генә бай иде. Бу газаплы чорда мөселманнарның саны бик аз иде. Өстәвенә, әйткәнемчә, алар беркеме дә булмаган, туган-тумачасыз, ярлы кешеләр иде.

Шушы газап вә җәфа чорында Пәйгамбәребезнең мөбарәк улы Габдуллаһ үлеп китте. Кяферләр, шуңа сылтау итеп, әшәкелекләрен арттырды. «Пәйгамбәр булса, ир баласыз калыр идемени ул!» – дип, аның авыр кичерешләрен тагын да тирәнәйтеп сүз йөрттеләр.

Гарәбстанда ир баласы булмаган кешеләргә «әбтәр» диләр иде. Ягъни нәселе киселгән, дәвамы өзелгән кеше, дигән мәгънәне шушы сүз белән аңлаталар иде. Пәйгамбәребез аларның нәкъ менә шушы сүзләренә өзгәләнде. Әлеге сүрә Пәйгамбәребезгә нәкъ менә шушы куркыныч, критик дәвердә иңдерелде. «Кәүсәр» сүрәсендә Аллаһ Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә бирелгән хәерләрен белдерә. Әйткәнебезчә, «Кәүсәр» сүрәсенең тәфсирләрдә утызга якын мәгънәсе ае­рым-аерым ачыклана. Әмма анда кыска гына итеп Пәйгамбәребез дошманнарының нәселе киселәчәге, һәртөрле хәердән мәхрүм калачаклары хәбәр ителә. Нәкъ менә шулай булды да!

Әйтелгәнчә, бу – Коръәндәге иң кыска сүрә. Әмма сүзләре вә җөмләләре саныннан иң кыска булган «Кәүсәр» сүрәсе – мәгънәви тирәнлеге ягыннан караганда иң тирән һәм киң колачлы сүрә. Бу җәһәттән ул Коръән Кәримнең 114 сүрәсе арасында бердәнбер дип саналырга лаек.

Бу кечкенә сүрә мөселманлыкның бөек киләчәген ачып сала. Мөселманлыкның туып килгән һәм Аллаһтан башка һичбер терәге, ярдәмчесе булмаган куркыныч, газаплы дәверендә бу сүрә Исламның киләчәк нәселләренең динле булачагын, Исламга каршы чыкканнарның һәлак булып югалачакларын белдерә. Бу алдан күрүне тарих раслады. Чыннан да, Исламга, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә каршы чыкканнар җиңелде, юкка чыкты. Пәйгамбәребезнең шаны, бөеклеге дөнья күләмендә дәвам итә, үсә, киңәя. Ахирәттә дә аңа Кәүсәр нигъмәтләре бүләк ителде.

Менә шушы чиксез хәерләргә җавап итеп, алар өчен рәхмәт йөзеннән намаз укырга, корбан чалырга әмер ителә. Димәк, намаз һәм корбанның әһәмиятенә шушы сүрәдә ишарәт ителә.

Җәнаби Хак Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмне юата: «Сөекле Хәбибем, синең бердәнбер улыңны алсам, сиңа Пәйгамбәрлек бирдем, сиңа Кәүсәр бирдем. Сиңа сәхабеңне һәм күп өммәт бирдем. Сине җаны кебек яраткан өммәтләр бирдем, Ислам динен бирдем. Сиңа Коръән Кәримне бирдем. Исемеңне бөек һәм изге кылдым, синең исемең белән Үз исемемне бер кылдым. Кәлимә-и Тәүҗидтә Үз исемемне синең исемең белән берләштердем. Кәлимә-и шәһадәттә, Мөхәммәд, азаныңда да синең исемең Минем исемем белән бергә атала. Синең бердәнбер улыңны алсам да, менә никадәр нигъмәт бирдем. Алай гына да түгел, сине иң соңгы Пәйгамбәрем итеп иңдердем. Синең улың яшәсә, аның да пәйгамбәр булуы лязем булыр иде. Синең исемеңнең бөеклеге өчен. Хәлбуки, син соңгы Пәйгамбәр, синнән соң җиргә башка пәйгамбәр килмәячәк. Өзгәләнмә, Хәбибем!» – ди.

Шулай итеп, Җәнаби Хак хәзрәте Мөхәммәд (с.г.в.)гә аны үз җаннарыннан артык күреп яраткан һәм саклаган өммәт насыйп итте. Ул өммәт бөек Пәйгамбәр юлыннан кыл кадәр дә тайпылмады.

Хәзрәте Гомәр (р.г.) – мөселманнарның хәлифәсе. Бөтен Ислам гаскәре берләшмәләре, мәмләкәтләрдән килгән сугыш җайланмалары су кебек Мәдинәи Мөнәвәрәгә агыла. Ә Исламның бөек хәлифәсе – хәзрәте Гомәрнең аркасында унике ямау.

Беркөн хәлифәнең кызы Хәфзә әтисенең хәлен белергә килә. Хәзрәти Хәфзә Пәйгамбәребезнең яраткан хатыны иде. Хәзрәти Хәфзә:

– Әтием, өстеңдәге киемеңдә унике ямау санадым. Бу иске киемеңне берәр фәкыйрьгә биреп, бер яңа кием алып кисәң, әйбәт булмасмы? Син бит хәлифә, сиңа дәүләт эшлеклеләрен, илчеләрен, йомышлы кешеләрне кабул итәргә туры килә бит! – ди.

Хәзрәте Гомәр (р.г.):

– Әй, минем сөекле кызым! Син Расүл Әкрамның хатыны булу шәрәфенә ия булдың. Аңа миннән дә якынрак идең. Расүл Әкрамның бу вакытлы дөньяга һич әһәмият бирмәгәнен, бу фани дөньяны ни дәрәҗәдә түбән итеп караганын беләсең. Расүлуллаһның вафаты алдыннан миңа: «Йә, Гомәр! Әгәр мәхшәр көнендә минем белән, Әбү Бәкер белән булырга теләсәң, юлыбыздан аерылма!» – дип әйткәнен оныттыңмы?Ахирәттә, Аллаһка хисап биргәндә, бу ямау­лы киемне кию күпкә уңайрак булыр», – диде.

Әфәнделәр, мөселманлыкта инсанлык мөһим. Кием чиста-пакь була икән, аның иске, ямаулы булуы мөһим түгел. Бары тик чиста булуы мөһим. Исламда кием-кыяфәтнең дәрәҗәсе юк.

Аллаһка ихтирам күрсәтү, тәкъвалыкка ия булу, хак-нахакны аеру – иң бөек дәрәҗә. Җанында кешелеге булмаганга матур кием киендерүдән ни хәер.

Беркөн хәзрәте Гомәр бәйтүлмәлнең (дәүләт хәзинәсе булган мал) дөяләрен өйлә эссесеннән саклыйм, дип тирләп-пешеп бетте. Сәхабеннән кайберәүләр:

– Йә, Әмирүл-мөэминин! Сез нигә бу дөяләр белән болай газап чигәсез? Берәрсенә әмер бирегез дә, ул эшләсен, дөяләрне ул карасын, – диделәр.

Хәзрәте Гомәр (р.г.):

– Бу дөяләр – фәкыйрьләр хакы. Җәнаби Хак мине боларны карау өчен хезмәткә куйды. Шуңа күрә аларның хезмәтен дә үзем үтим. Иртәгә ахирәттә болар өчен миннән соралачак, – диде.

Сәхабәләре янә сүзләрендә калып:

– Йә, Әмирүл-мөэминин! Сез үзегезгә тиң эшләрне башкарыгыз. Ә бу эшләрне безгә тапшырыгыз, Сезнең бер сүзегез җитә! – диделәр.

Хәзрәте Гомәр (р.г.):

– Әй, дусларым! Ел буенча һәр тарафта булам. Фә­кыйрьләрне, мескеннәрне, хасталарны күрәм. Алар урынына үземне куеп карыйм. Бер чабанны елга ярында үтереп калдырган колы өчен Аллаһ Гомәрдән сораячак! – диде хисләнеп.

Менә нәрсә ул – мөселманлык! Хак, хокук, нахак, кеше хакы, биргән әманәтеңне үтәү, алган вазифаларыңны җиренә җиткерү – болар барысы да Ислам әмере!

Мөэминнәр хәлифәсе хәзрәте Гомәр һәрвакыттагы гадәте белән беркөн кич Мәдинә тирәсен әйләнергә чыкты. Шунда алгы якта бер шәүлә күрде. Янына якынлашты. Бер кеше чатыр алдында басып тора. Хәзрәте Гомәр аңардан:

– Ни эшлисең монда? – дип сорады.

Теге кеше:

– Юлчы мин. Әмма иптәшләрем китеп барды, мин калдым. Чатырда ыңгырашучы – минем хатыным, йөкле. Монда туктадык. Тулгагы тотты. Мәҗбүр булдык, – диде.

Хәзрәте Гомәр:

– Нигә тышта торасың? Кереп хатыныңа булыш, – диде.

Юлчы:

– Ярдәм итә алмыйм шул, мин ул эшне белмим, – дип авыр сулап җавап бирде.

Хәзрәте Гомәр:

– Яхшы, шушында көт. Мин аңа ярдәм итәр кеше алып киләм, – диде һәм ашыга-ашыга өенә китте.

Кайтып хатынына:

– Йә, Өммегөлсем! Тор әле. Син эшләргә тиешле бер эш бар. Әгәр сугыш мәйданында бәрелеш барса, сине һич торгызмас идем. Әмма бу эшне бары тик син генә башкара ала­сың, – диде, аны торгызып алып килде.

Өммегөлсем юлчы хатынга ярдәм итте. Тиздән чатыр эченнән сабый тавышы ишетелде. Бераздан хәзрәте Гомәрнең хатыны да чатырдан чыкты:

– Йә, Әмирул-мөэминин! Бу дустыңа әйт, аның улы ту­ды, – диде.

Юлчы ярдәм итүченең кем булуын сорады, гаҗәпләнде.

Хәзрәте Гомәр:

– Иртә белән кил, ярдәм итәрбез, ихтыяҗларыңны канәгатьләндерербез, – диде.

Исламда кешеләрнең тиңлеге-тигезлеге чагылышы бу!.. Һәм Исламда кешеләргә хезмәт итү үрнәге бу!.. Безнең чорда сирәк була торган очрак.

Кайдан килгән, кем икәнен белмәгән хәлдә, бер билгесез юлчы өчен төнлә хатынын татлы йокысыннан уятып алып килә, билгесез Аллаһ колына ярдәм итә… Кем бит әле – бөек хәлифә!

Билгеле, мондый гамәлне бары тик хәзрәте Мөхәм­­мәд (с.г.в.)не җаныннан ныграк яраткан, өммәтлек шәрәфенә ирешкән хәзрәте Гомәр кебекләр генә эшли ала. Ә аны моңа ирештерүче – Ислам дине. Шул дин биргән Аллаһны, Пәйгамбәрне, кешеләрне ярату хисе. Аллаһны яраткан ке­ше – кешеләрне яратыр. Пәйгамбәрне яраткан кеше – җаны белән кешеләргә хезмәт итәр. Динен яраткан кеше кешеләр белән бергә булыр, хезмәт итәр. Динсезләрнең кайчан да булса кешеләргә игелек эшләгәнен тарих белми. Үзенә дә хәере булмаган динсез ничек башкаларга игелек кылсын? Инсаннарны бер-беренә игелек кылырга бары тик Аллаһ дине генә өйрәтергә мөмкин. Башка хезмәт булып күренгән эшләр барысы да дөнья мәнфәгате өчен генә.

Күрегез әле, безнең бәйрәмнәребез дә кешеләргә ярдәм итү, үзара файдалы булу максатын күздә тота. Әлбәттә, бу бәй­рәмебездә дә Аллаһыбызның безләргә бер әмере бар: мөмкинлеге булган һәр мөселман корбан чала. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем дә кем хәле, вакыты булып та корбан чалмаган адәм безнең намазларыбызга якын килмәсен», – диде.

Фикердәшләрем! Нәрсә аңлата бу хәдис шәриф? Ул кор­бан чалырга хәле, вакыты, мөмкинлеге булып та аны эшләмәгән кеше Ислам диненнән ераклаша, дигән сүз. Шундый куркыныч бар, дигән сүз. Намазларын җиренә җиткереп башкармаган мөселман кем була? Диннән читләшкән кеше була! Бу очракта да шулай ук…

Хәбәрдә әйтелә: «Корбан каны агызылмаган өй Аллаһка шикаятьче булыр. Җәнаби Хак ул өйдән бәрәкәтен алыр. Ул өй ызгышлар, борчу, хәсрәтләр чишмәсе булыр».

Корбан бәйрәмнең беренче көнендә бәйрәм намазыннан соң чалына. Бәйрәмнең беренче көнендә чалыну бик саваплы. Бәйрәмнең өченче көнендә бары тик икендегә кадәр генә чалыныр. Бәйрәм намазыннан чыкканчы чалынган хайван корбан булмый. Өченче көнне кояш батканнан соң чалынса да корбан саналмас.

Корбанга дөя, сыер, куй, сарык, кәҗә кебек хайваннар суела. Хайваннарның ата яки ана җенесеннән булуы әһәмиятле түгел. Сарыкның алты айдан зур, сау-сәламәт булуы кирәк. Дөя, сыер кебек зур хайваннарны җиде кешегә кадәр берлә­шеп корбан итәргә мөмкин. Куй, сарык, кәҗә бер генә кеше исеменә корбан була. Иң саваплысы – тәкә корбаны.

Корбанны үзең чалу бик тә саваплы. Үзең чала алмаган очракта берәр намаз әһеленнән чалдыру лязем. Саваплы юл шушы.

Корбан чалу өчен хайван кыйблага юнәлтеп, сул ягына салыныр. Корбан чалучылар аягүрә менә бу доганы укыйлар:

«Әллаһүммә инни вәҗҗәһтү вәҗһииә лилләзии фәтарас-сәмәвәәти вәл-әрда ханиифән вә мәә әнә минәл мүшрикиин».

Аннан соң ният әйтеп, ният догасын укыйлар:

«Әллаһүммә хәзәә минкә үә ләкә фәтәкаббәл миннии. Кәмәә тәкаббәлтә мин Мүхәммәдиннәбийикә вә Ибраһи­имә халииликә».

Шуннан соң аякта килеш өч мәртәбә түбәндәгечә тәкбир алына:

«Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә иләәһә илләллааһү, вә Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр үә лилләһил хәмд».

Тәкбир беткәч:

«Бисмилләәһи Аллаһү әкбәр», – диелә һәм пычак алынып корбан чалына.

Шуннан соң ике рәкәгать намаз укыла – бу бик тә саваплы.

Корбан чалынганнан соң бу дога укыла:

«Әллаһүммә иннә саләәти үә нүсүки үә мәһйәәйә үә мәмәәти лилләәһи Раббил-галәмиин ләә шәриикә-ләһ».

Бу доганы әле әйтелгән ике рәкәгать намаздан соң укырга да ярый.

Корбанны чалу алдыннан тәкбирдән соң әйтелә торган: «Бисмилләһи Аллаһу әкбәр» кәлимәләренә бик нык дикъкатьле булу кирәк. Әгәр алар әйтелмәсә, корбан корбан булмас, бушка китәр.

Корбан гыйбадәте – бик мөһим, үзенчәлекле бер гыйбадәт ул. Игътибарлы булырга, гафил булмаска кирәк.

Корбан бәйрәмендә Гарәфә көнне иртәнге намазның фарызыннан соң «Тәшрикъ тәкбир»ләре башлана. Алар һәр намазның фарызыннан соң әйтелә. Дүртенче көнне икенде намазының фарызында тәмамлана. Бу тәкбирләрне хатын-кызлар да, ирләр дә – һәр мөселман әйтә.

«Татар мөселман календаре».

 

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *