Гарәфә көне

Гарәфә көнендә иртәнге намаздан башлап Корбан гаетенең дүртенче көнендәге икенде намазына кадәр егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһ Тәгаләне олылап, Аны данлап тәкбир әйтелә. Бу тәкбирләргә «Тәшрикъ тәкбирләре» диелә.

«Әллааһу әкбәр, Әллааһу әкбәр, ләәә иләәһә илләллааһу үәллааһу әкбәр, Әллааһу әкбәр үә лилләәһил хәмде».

«Аллаһ Тәгалә һәрнәрсәдән олугтыр, Аллаһ Тәгаләдән башка һичбер илаһ юктыр. Һәрбер мактау Аллаһ Тәгаләгә генә тиештер».

Бу тәкбир-тәшрикъ имам вә җәмәгать белән укыганда вәҗиб, ә ялгыз укыган кеше әйтсә – зур савап.

Корбан чалганда: «Йа Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал. Бисмилләәһи, Әллаһу әкбәр», – дип, малны чалабыз. Догасын гарәпчә укый алмаган кеше: «Йа Раббым, бөтен кылган гыйбадәтләребез, укыган намазларыбыз, чалган корбаныбыз, барысы да Синең ризалыгың өчен генә, Синең һич тиңдәшең юк», – дип әйтергә тиеш. «Йа Раббым, Синең ризалыгыңны өмет итеп чалган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, йә булмаса, фәлән кызы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал. Бисмилләәһи, Әллаһу әкбәр», — дибез.

«Татар мөселман календаре».

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *