Фәния Хуҗахмәтнең яңа ачышы

Бервакыт Марсель Галиев («Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Кайту» дип әйтү дә җитә торгандыр) бик еш телефоннан шылтырата башлады. Ислам дине, аның тарихы белән кызыксына. Мең дә бер сорауларын яудыра гына. Үзем дә Марсельдән бик ерак киткән кеше түгелмен: тегенди китап бар, мондый китап бар, шуны укы, моны укы, дип котылмакчымын. Ә инде Аллаһы Тәгаләнең Адәмне ничек балчыктан әвәләгәнен, ничек ясаганына җиткәч, бөтенләй аптырап калды. Чарасыз һәм усал кеше кебек: «Юктырсың ла, Аллаһы» дияргә үк җыенмаса да, башында каршылык­лы уйлар бөтерелә иде. Ничек инде балчыктан, сазлыктан кеше кадәр кешене ясап була дип, очрашканда авыз эченнән генә ишетелер-ишетелмәс мыгырдый иде. «Була, Марсель, була! Аллаһы Тәгалә: «Бул», — дип әйтсә, барысы да була, хәтта әтисез дә бала туа. Коръән укы син, Марсель, Коръән укы! Тәфсирләрен, аңлатмаларын». Мөлдерәп карап тора. Байтак вакыт үткәч:

– Әй, егетләр, – ди Марсель. – Аллаһы Тәгалә адәм баласын озак еллар Җир эчендә кайнап яткан массадан, аны кызу кояш астында кыздырып, көчле яңгырларда суындырып, карлы-бозлы көчле җилләрендә җилфердәткән, хуш исле, матур, чыңгырдап торган таштан ясаган, – ди.

Бер каршылыгым да юк, Шагыйрь. Син дә дөрес, мең мәртәбә дөрес. Һәм менә бөтенләй уйламаганда-көтмәгәндә безгә шушы ташны күрергә насыйп булды. Мамадыш районы мөхтәсибе Илһам хәзрәт «Кирмән җыены»на Урта Кир­мән авылы Изгеләр чишмәсенә кунакка чакырып китте. Бу як­ларның могҗизасын, бер таудан ун чишмә бәреп чыкканын, кешеләргә ун төрле шифа-сихәт биргәнен, бу якларның изгелеген, туган якларын саклап шәһид киткәннәрнең батырлыкларын ишетеп белсәк тә, барып җитә алган юк иде әле. Югыйсә, җәй җитсә кайтып кермибез. Быел да ураза тәмамлангач чыгып киткән идек. Самараның федераль сабантуйларын үткәргән Камышлысы, Башкортстанның «Чишмә җыены»н, хәзрәтләр җыелышын, Болгар-Биләр җыеннарын, Теләче, Арча, Саба мө­селман балалары сабан туйларын – берсен дә калдырмас­ка тырышабыз. Монда күргәннәрне сөйлисе килә дә соң… Әмма Илһам хәзрәтнең чакыруы җавапсыз кала алмый иде, чөнки ул үзе дә шагыйрь, талантлы, хөрмәтле кеше. 150 чак­рым булса да, арыдык та, ерак та димәдек. Изге юл арытмый, киресенчә… Бардык, күрдек, бу сәфәребезгә дә бик рәхмәтле булдык.

Бик матур җыен булды ул. Тырышып, әйбәтләп әзер­лән­гәннәр. Районның «Ак калфак» җитәкчесе Розалия ханым бу җыенны оештыручыларның берсе булган. Безне озатканда да хуш исле имән себеркеләрен, «Кирмән чәе»н, татлы бәлешләрен төяп җибәрде.

«Изгеләр чишмәсе»нә керү, яңа юл салгач, шактый кыенлашкан. Күрсәткеч уклар куюлары бик отышлы булган. Бу чишмә таулар, үзәннәр арасында икән. Биек, шома тауда дип әйтү дә дөрес булмас. Бу тау әнә шул Аллаһы Тәгалә Адәмне ясаган, хуш исле (борының белән түгел, бу исне күзләрең белән сизәсең) таштан тора. Йә Раббым, әлегә исеме табылмаган массадан хасил. Өйлә намазын укыганда имамның тавышы шул тауларга барып бәрелде дә, таулар моңы азанга кушылды. Соңрак яныма бер абзый килде дә:

– Таулар тавышын, кайтавазын ишеттеңме? – диде.

Ишеттем шул. Чишмә суын туя алмыйча көне буе кат-кат эчтек. Ул боз кебек салкын, тамакка тими торган шифалы иде. Кызу кояш астында дүрт сәгатьтән артык китаплар саттык. Әгәр бу су булмаса, без ярыйсы ук хәлсезләнгән булыр идек. «Изгеләр чишмәсе»нең суы безгә энергия, көч, рәхәтлек бирде. Бер килгәннәр монда кабат-кабат киләдер. Сагындыра торгандыр. Без дә килербез әле. Чаллы ягына чыкканда, Мамадышка якын гына ул, битараф кына узып китсәк, гөнаһ булыр.

Ел әйләнәсе эшләп торырга тиешле «Кирмән җыены» фонды нәкъ менә бүген, без барган көнне оешырга тиеш булгандыр. Ә инде алар бу җыенның икенчесенә бүгеннән үк әзерләнә башларга, хуҗаларны (иганәчеләрне) барларга, чакыру җибәрергә тиештер.

И мескен, фаҗигале татарым, үз язмышыңа, Аллаһы бир­гән үз байлыгыңа бигрәк битараф инде. Мондый Аллаһы Тәгалә Адәмне ясаган хуш исле чүлмәк кыйпылчыгы кебек таш ул тәүлек вакытына карап төсен дә үзгәртә бугай, төрле төстәге нур чыгара, вакыт-вакыт ярсый, әйтерсең лә кайнап тора, вакыты белән сабырланып, салмакланып кала. Моңа кадәр мин аны күрмәдем, моннан соң инде оныта да алмам. Шул тауга кулыңны гына тидерү дә көчле, илһамлы итәдер. Бу могҗиза башка халыкларда булса, нишләргә белерләр иде. Яһүдиләр күрсәме, кишер үстереп Татарстанга җибәрүдән туктап, Аллаһ сакласын, бу тауны үзләренә күчереп, борчак кадәр генә китеп, бөтен дөньяга сата башлаячаклар.

Борын-борын заманнарда бу якларга яу чабучылар булган, ләкин ул безнеке, татарныкы, мөселманныкы. Тау кара уйлы кешеләрне кабул итми, сулары сихәт бирми, диделәр олырак кешеләр. Һәм киләчәктә төрле-төрле риваятьләр сөйләргә вәгъдә иттеләр. Адреслар, телефоннар алмаштык, бүләкләр бирештек.

Әнә шул Адәм галәйһиссәләмне яраткан тауның күз­ләреннән, йөрәгеннән, күкрәгеннән челтерәп агып чыккан чишмә суы үзе дә Зәмзәм чишмәсенең бертуганыдыр. Аллаһы Тәгаләнең ачылмаган серләре бик күп.

Мин үзем балачактан Хуҗалар тавына, изге чишмәгә йөреп үстем. Ул гади, табигый, шифалы иде. «Татнефть» оешмасы аны төзекләндергәч, бер көн христианныкы, бер көн мөселманныкы булып толерантлыга әйләнгәч, чишмә үзгәрде. Анда барасы килми башлады. Ләкин җиңел генә баш тартырга, үзеңнекен бирергә ярамый.

Кирмән чишмәләрен, бәлки, «ТАИФ» хуҗаларына күр­сәтергә, хыялларны җиткерергә кирәктер. Үз-үзләренә исән чакта һәйкәл салсыннар иде, ә теге дөньяга киткәч, аларны искә алучы булырмы?

Шулай да бер көнне Марсель Галине Урта Кирмән чишмәләренә алып барам әле. Дөрес, аларның үзләренең дә Зиннур Мансуров кебек затлы шагыйрьләре, Шаһинур Мостафин кебек эзтабарлары, Нәҗип Нәккаш кебек дөньяга билгеле матур язу осталары бар. Марсель Гали бит үзенең бәләкәй генә Чатыртау калкулыкларын бөтен дөньяга билгеле Чатыртау ясады. Бу арада табигый һәйкәлләр, могҗизалар эзләп Алтай якларында йөри, рәсемгә төшерә. Бу чишмәләрне, кыяларны, тауларны күрсәме… Озакка сузмыйча алып барам әле. Барасы килгәннәр шылтыратыгыз, бергә-бергә барыйк. Сүзләремнең хаклыгына ышанырсыз, җаныгызга-тәнегезгә шифа табарсыз.

«Татар мөселман календаре», 2021 ел. 

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *