Кеше ышанмаслык сүзне, хак булса да, сөйләмә

Әй, акыллы да булган инде безнең бабайлар, ничек башлары эшләп өлгергән диген, һәр очракка мәкальне уйлап табып, безнең көннәргә китереп җиткергәннәр. Беркөнне гәзит битләрендә «Угрылардан курыкмагыз» дигән язманы укып чыктым да күзләремне йомдым. Күз алдыннан тезелеп китте бит татар халык мәкальләре. Беренчесен бу язмама баш итеп тә куйдым. Күп икән ул андый мәкальләр. «Өрә белмәгән эт авылга бүре китерә», — ди халык.  Ниндидер, үз фамилиясен куярга курыккан авыру кеше Хаҗга барган. Шул кеше хаҗда ике хатынның бер әбине талавы, «чистартуы» турында яза. Яла яга. Үзе шунда ук: «Сәфәрне оештырган «Идел-Хаҗ» егетләренә дәгъвам», —  юк ди. Ә менә минем бар, бу булмаган хәлне газета битенә аңлар-аңламас язарлык кешеләрне хаҗга алып барганчы, бик ныгытып, аңлатырга, төшендерергә кирәк иде бит.

Мин бик бәхетле кеше булдым. Ике мәртәбә хаҗ кылу насыйп булды. Беренче мәртәбә хаҗга журналист буларак Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт алып барды. Мин әле анда яшьрәк, ирем белән барырга акча юк иде, шуңа күрә Габдулла хәзрәт минем өчен җаваплы, үлеп калсам, күмеп калдырырга тиешле ир-ат та булды. Быел исә ирем, ул да булса өлкәнәеп килә, сумкасын күтәреп йөрсәм дә файда һәм 75 яшьлек Әминә апага иптәш тә булып бардым. Дөрес, мин аны күтәреп йөртә алмадым, алар өчен таш атарга бардым, ашау мәсьәләсен хәл итәргә тырыштым.

Без быел «Идел-Хаҗ» аша 350 кеше Иорданиягә кадәр самолет белән очтык та, тәүлек ярым автобус белән бардык. Самолеттан төшкәч, без 7гә, 50 шәр кеше автобусларга бүлендек. Арада иң матур төркем, әлбәттә, безнеке булгандыр. Яшьләребез дә, яшәгән төбәкләребез дә төрле иде безнең. Ә максатыбыз бары бер генә. Ислам диненең биш баганасының берсе булган хаҗ гыйбадәтен җиренә җиткереп, төгәл үтәү.

Шуңа ирешү өчен Аллаһы Тәгалә шундый уңган, булган, галим, ихлас, гаҗәп дәрәҗәдә әхлаклы япь-яшь кешене билгеләгән иде. Ул Мисырда 9 ел укыган, төрле телләрдә бик яхшы сөйләшә. Анда әле без аны бик яхшы итеп аңлап та җиткермәдек. Инде менә ул көннәрдән ерагайган саен, аның бөеклеген ныграк аңлыйбыз. Аның намаз укытуларын, безгә вәгазь сөйләүләрен, һәрберебез белән аерым-аерым аралашуларны торган саен искә алабыз, сагынабыз. Аның белән шул юлларны тагын бер кат үтү турында хыялланабыз. Әйе, Илнур Зарипов «Идел-Хаҗ» оешмасы билгеләгән әмир-җитәкче. Мин аның группасындагы берәр кешенең кемгә дә булса кырын караганын, ниндидер бер бичараның кулына каләм алып, кемнедер хурларга җыенуын күз алдына да китерә алмыйм.

Әйе, хаҗ гыйбадәте бик авыр гыйбадәт. Юкка гына аны тәмугның җир йөзендәге мисалы димәгәннәр. Шул ук тәмугны исән-сау кичеп, Аллаһының ризалыгына өметләнгән кеше 60-70 мең акча исраф итеп, әбиләр талап йөриме? Бик тә авыр, бик тә кыйммәт, бик тә кадерле сәфәр бит ул. Һәр кеше үзенең хаҗы кабул булуын тели, шуңа омтыла. Йә Раббым, ялгышкан, газетага саташып мәкалә язган кардәшебезне кичерсәң иде.

Үткән елда да «Шәһри Казан» газетасына Рәсим Хәбибуллин дигән берәү әбиләрне хурлап язган иде. Әйтерсең лә нияте шул ук әбиләрне күзәтеп йөрү генә булган. Аның да бу ялгышын Аллаһ кичерсә иде, дип дога кылган идек. Мөселманның бер-берсенә кылган догасы, үз-үзебезгә кылганга караганда да, кабул булучанрак.

Бәхетле группа булдык без, Җәлил хәзрәт белән бер төркемдә булуыбыз да ялгышлардан саклап калгандыр. Безнең урыннар автобусның иң арткы урыннарына туры килде. Газ, бензин исе килеп, күңелне болгата. Җилләткеч тә нәкъ минем баш өстендә генә, рәхәтләнеп ачып куйдым. Бер ис тә калмады, өрдерепме өрдерә. Рәхәт, җиләс. Озак та узмады, колак сызлый башлады. Ыңгыраша, мыгырдый, сөйләнә башладым. Бер-ике кеше кушылып китте, әйтерсең лә, шуны гына көткәннәр. Аллаһының рәхмәте төшсен Җәлил хәзрәт бик тиз урынга утыртты. Юл буена кыска-кыска вәгазьләрен, башка суга-суга, гел әйтеп барды: «Бу юлы да, утырган урыннарыгыздан зарланасы түгел, үзегез нинди, урыннарыгыз шундый», – диде. Сөенә-сөенә бардым, мин дә башка тынны да тартмадым. Бер тукталыштан соң җил дә туктаган иде. Аягында оекбашны салып, шунда тутырган икән. Ул үзенең сөйләүләре белән генә түгел, гаҗәп-гаҗәп уйлап табулары белән кызыклы кеше. Мәккәдә зәм-зәм сулары эчә, җимеш-хөрмә ашый-ашый, аш сагына башлаган идек. Хәзрәт аш пешерә башлады. И, аларның тәме. Үзе бит әле гел төрләндереп тора. Пылау алып кайта да, төрле тәмләткечләр өстәп, су салып аш пешерә. Көнгә бер дә пешерә, ике дә. Оренбург егетләренә дә, безгә дә, әллә кемнәргә җитә. Мин әле бу язмамда хаҗ турында сөйләргә түгел, бары тик кешеләрнең бер-берсенә яхшылыгын кылып, күбрәк савап алырга тырышулары турында язарга булган идем.

Хаҗның иң авыр көннәре, 4 көн буена салкын җирдә төн чыгу, Гарәфә тавына бару. Барлык хаҗилар да шунда җыела. Без монда 350 кеше бер тирәдә, палаткалар астына җыелдык. Бу юлы Алабугалар белән күрше булдым. Менә монда барыбызга гыйбрәт итеп сөйләрлек хәлләр күрдем. Моны кешеләргә җиткермәү үзе үк җинаять булып тора. Гыйбрәт дисәң дә гыйбрәт, күзләргә яшь китерә.

Чибәр, сөйкемле бер ир кеше гел ике сукыр әбине җитәкләп йөри. Флера исемлесе сукыр гына түгел, буй да бәләкәй. Ир кеше бер атлыйсын ике атлый. Ул улы, кызы, хатыны белән килгән. Бөтен игътибары теге әбиләрдә генә. Бу Алабуга якларында да данлыклы төзүче Мидхәт Кадыйров икән. Ул инде бишенче мәртәбә килгән. Затлы кунакханәләрдә генә торырга да хәленнән килә. Ә ул әнә шул карчык-корчык, гарипләр янында әвәрә килә. Шул кешенеңме хаҗы кабул булмасмы? Риваятьләргә, вәгъдәләргә караганда, аннан да саваплырак кеше юктыр. Казан шәһәренең мэры Илсур Метшин әйткәндәй: «…акча әле ул унынчы урында гына». Һич башка сыймый, нинди акылдан язган бәндә, угры хатыннар турында сөйләп,, хаҗны пычратмакчы. Анда бит көнгә ашап, зәм-зәм суы эчеп тә бик рәхәтләнеп яшәп була. Ә кайнар пылау белән кыздырылган тавыкны бушлай өләшәләр. Бусы да савап өчен эшләнә.

Мәккә – ул Җир йөзендәге бердән-бер матур, гыйбрәтле шәһәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа шунда туган, яшәгән, динебезне дәгъватлаган. Ул бу шәһәрне бик яраткан.

Кайбер хаҗилар Мәккә пычрак шәһәр, диләр. Бусы да бердә дөреслеккә туры килми. Нәкъ менә тәртипсез хаҗилар төргәк-төргәк бушлай пылау алып сибеп йөриләр. Бөтен җирдә муллык. Хаҗиларны җәмгысы 3-4 миллионнан артып китә, диләр. Бер машина да берәүне дә бәрдерми. Бер-берсенә дә килеп бәрелми. И, и мондагы гыйбрәтле хәлләр. Тездән чүп-чарга баткан шәһәрне төн үткәнче ялт иттереп куялар. Хаҗ вакыты үтеп, җыелган халык таралгач, каты-каты яңгырлар явып, урамнарны тутырып гөрләвекләр агып, урамнар чистарып, ялт итеп кала икән. Хәер, Мәккә шәһәрендә болай да тузан юк.

Соңгы төн. Мәдинә белән дә хушлашабыз. Соң акчаларны туздырасы бар. Гөлфәния белән кибетләрдә йөрибез. Күрше бүлмәдән зур-зур төргәкләр күтәреп Эльмира кайтып килә:

-Әйдәгез, мин сезгә әйберләр алышам, мин сөйләшә беләм, – ди.

— Юк, үзебез, – дибез. – Без әле йөрибез.

— Бирегез мин сезнең сумкаларыгызны алып кайтам, – ди. Ничек булса да яхшылык, савап эшлисе килә. Ә бит бик күпләр аның бер аягы юклыкны бөтенләй белми дә калды.

Фирая ханым да һәрберебез өчен янып-көеп, җанын ярып бирерлек булып йөрде.

Гомер буйларына шәл бәйләп, тиенләп акча җыйган, Оренбургтан килгән апалар да гаҗәп матур кешеләр иде. Аннан 3 егет тә килгән иде. Ринатның күзе марҗага төшкән. Без намаз саен аңа мөслимә теләдек.

Киров өлкәсеннән килгән Хәмит дигән кеше дә үз тирәсендәге бөтен ир-атларга массаж ясап йөрде. Аяклары авыртса аякларын, билләре авыртса билләрен сылады. Никадәр савап эшләде. Бу әле өстән-өстән генә санап чыгу. Бергә-бергә утырып сөйләшсәк, арабызда әллә кемнәр булгандыр. Кемнәр генә булса да, алар барысы да матур, гадел, тәртипле кешеләр иде. Киләчәктә дә безгә аралашып, бер-беребезнең хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп яшәүләр насыйп булса иде.

Фәния ХУҖАХМӘТ.

«Татар мөселман календаре», 2021.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *