Сылтау эзләмә, ысулын тап

«Моннан 30 еллап элек өебездән безнең өчен бик кадерле, бик изге, бик кыйммәтле булган, ата-бабаларыбыздан калган Коръән югалды. Шул рәвешле, ата-бабаларыбыз белән тоташтыручы рухи җепләр өзелгән кебек булды.

Без ул Коръәнне шактый озак эзләдек. 30 ел үткәч, Аллаһның рәхмәте белән, без аңа Казанның бер мәчетендә тап булдык. Коръәнне сорап килгәч, мәчет мулласы: «Мине аферист», — дип атады, китапны бирмәде. Аферистлар шулай дистә еллар ата-бабаларыннан калган Коръәнне эзләп үткәрәме икән? «Ул иске Коръәннәрне нигә җыясыз?» – дип сорадым. «Үзләре китерәләр», – дигән җавап алдым. Мин әлеге китапның өебездән ничек юкка чыгуын белмим. Тау кадәр алтын бирсәләр дә, мин кемгәдер биреп җибәрүгә риза булмас идем. Ядкәрләребезгә битараф булган сурәттә, нәсел агачының ботакларын кисәбез түгелме соң? Иртәме-соңмы нәселебез китабын кулыма алырмын, ата-бабаларым алдындагы бурычымны үтәрмен дип ышанам.

Коръәнне укый белүче юк, — диләр. Белүемчә, Коръән гарәп телендә языла, аны шул телдә укырга да кирәк. Хәзерге вакытта мең кешенең берсе гарәпчә укый беләме икән? Алай булгач, ислам динен ничек итеп халыкка җиткерергә уйлыйлар? Халыктан калган борынгы китапларны җыепмы?

Бүген урам саен яңа мәчет төзелә. Нинди акчага төзелгәне берәүне дә кызыксындырмый. Төзелешкә бер тиен хәрам акча керсә, мәчет дөрес булмый, — диләр. Дөрес булмаган мәчеттә намаз укыган кешеләрнең намазлары дөрес булырмы? Алар рухи яктан чистара алырмы? Аларның намазларын Аллаһ кабул итәрме? Коръән ул яшәеш кануннарының җыентыгы түгелме?»

Казанда яшәүче М. әфәндедән менә шундый эчтәлектәге хат алдык. Соңрак ул үзе дә, редакциябезгә килеп, ярдәм итүебезне сорады, нәзарәткә баруын да әйтте. Шактый каршылыклы тоелды безгә бу хат. Шуңа күрә аны, бераз гына кыскартып, дин сәхифәсендә ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ аңлатмасы белән бергә бастырырга булдык.

– Билгеле, бу кешегә кайчандыр өйләрендә сакланып, ни сәбәпледер югалган Коръәнен тапкан өчен рәхмәт кенә әйтергә кирәк. Бу тырышлыгы, үҗәтлеге өчен, җомга намазыннан соңмы, саклагыз, югалтмагыз, балаларыгызга тапшырыгыз, бабаларыбыздан калган истәлекләргә барыбыз да шушылай игътибарлы булсак иде, дип, мәчеттән бүләк биреп, рәхмәт әйтеп, мактап, халык алдында хуҗасына кайтарырга кирәк. Шәт шулай булыр да.

Тик менә автор: «Мең кешенең берсе булса да Коръәнне укый беләме икән?» — дип шик белдерә. Бүген гарәп хәрефе белән язылган Коръән китабын кулына алып укый алучылар шактый күп (аңламаган кешеләр өчен тәфсирләр дә аз түгел). Казанда гына түгел, районнарда да байтак алар хәзер. Хәтта безнең Балтач районында егермедән артык мәктәп баласы Коръәнне яттан белә. Бүген Коръәнне өйрәнүчеләр, Аллаһыга шөкер, меңгә бер генә түгел, шактый күп. Укырга өйрәним дигән кешегә бөтен мөмкинлек бар. Омтылырга, өйрәнергә кирәк, тыйган кеше юк. Аллаһның рәхмәте бу.

Тик менә «Андый мәчетләрдә укыган намазлар кабул булырмы, юкмы?» дигән дәгъва бик сәер яңгырый. Шулай бервакыт бер хатын энесенә кунакка барган. Моның энесе банкир икән. Ул кайтыр юлга кузгалам дигәндә, энесе: «Мә, кирәгеңә тотарсың!» -дип, аңа шактый зур күләмдә акча биргән. «Энем, мин бу акчаны ала алмыйм. Син бит – банкир!» — дигән апасы. Шуннан соң энесе:«Ярар, апа, мин бу акчаны алам да, күңел ачуга тотам, бер көндә казинода туздырып кайтам», – дигән. Шуннан соң тегесе: «Ярый, ул чагында мин ул акчаны бер кирәк җиргә тотармын, йә бер мохтаҗга бирермен», – дип ризалашкан. Чынлап та, кайберәүләр акчасын казиноларда туздыра, чит илләрдә кәеф-сафа коруга сарыф итә, фахишәләр белән типтерә. Болай иткәнче, мәчет төзелешенәме, башка бер изге эшкә бирә икән, бәлкем шул рәвешле, шушы изге эшкә өлеш керткәнен күреп, Аллаһы Тәгалә аны туры юлга бастырыр?! Акчаны бу рәвешле тоту төрле шикле гамәлләргә сарыф итүгә караганда уңайрак бит.

Аллаһы Тәгаләнең хәтта намаз укымаучылар кулы белән мәчетләрне аякка бастырырмын, шуннан соң да тәүбә кылып, иман китермәсәгез, арагыздан зәгыйфьрәкләрне өстегездән әмир итеп куярмын дигән мәгьнәдәрәк вәгъдәсе бар. «Ислам дине алтын тәңкә шикелле. Бүген пычрак аталар. Моңа карап, аның кыйммәте югалмый Берзаман ул ялт итеп күтәреләчәк», – дип әйтә иде әбиләребез. Бүгенгебез – шуның мисалы бит инде. Мәчетнең нинди акчага төзелгәнен тикшерергә кирәк түгел. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң: кырык ел элек мәчетләр шушылай күпләп төзелер дигәнгә беркем дә ышанмый иде. Гариф Гобәй китабында да моны шиккә алган урыннар бик күп. Безгә мәчетләргә барып намаз укырга, Раббыбыз кушкан башка гыйбадәтләрне үтәргә кирәк. «Теләгән кеше – ысулын, теләмәгән кеше сылтавын таба», — дип шуңа күрә әйтәләр дә инде. Элек: «Мәчет юк, дин кушканнарны өйрәнергә совет власте мөмкинлек бирми», — дип әйтәләр иде. Хәзер мәчетне, аның имамын тикшерәләр, мәчеткә йөрмәс өчен, төрле кимчелек эзлиләр. «Тәһарәт алып, мәчеткә барырга иренәм», – дими. Мәчет төзүчене, имамны хурлый. Безнең бабайлар – иманлы кешеләр, мәчет булмаганда да намаз укыды, мәчет салынгач, сөенә-сөенә йөрде. Укыган, дингә тартылган кеше элек тә намаз укыды, хәзер дә укый.

Язманы Рәшит МИНҺАЖ әзерләде.

«Татар мөселман календаре», 2021 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *