Җенләнергә озак түгел

Бервакыт бер танышым очрады. Вакыты шулчак булгач, сүз юктан сүз булсын дип:

– Кызыгыз укырга кая керде? – дип сорадым.

Күрәм, бу турыда сөйләшәсе килми, әллә нишләп китте.

– Медицинскийга керде, – ди.

– Ничек шулай өздереп әйтәсең әле, имтиханнар бетмәде бит, – дим.

– Керде дигәч керде инде, – диде ул, ярыйсы ук ачуланып.

Мин дә эчтән генә: «Болар миңа кирәкме инде?» — дип, шып туктадым. Сөйләшүебез өзелде дип уйласам, ул, автобустан төшеп барганда:

– Идел буендагы ике катлы дачаны бирдем, – диде.

Беләм мин ул бакчаны, аның йортын ире белән бергә икәү бик тырышып озак төзегәннәрен белә идем. Аптырау өстенә аптырау булды.

Бигрәк ялгышканнар, дөрес эшләмәгәннәр инде дигән уй башыма китереп сукты. Бердәнбер кызлары шул, ата-ана бүген баласы өчен аямый утка-суга керә. Кызлары да, һич гаеп итәрлек җире юк, әдәпле, әхлаклы. Ләкин әллә ничегрәк булды шул тормыш юлы, ришвәт белән башланып китте. Ришвәт ул – иң зур хәрамнарның берсе. Аны алган кеше дә, биргән кеше дә бертигез гөнаһлы була. Эчеңә хәрам керә, тәнең хәрам ризыктан җыела, туплана икән, гомер рәхәт күрермен димә икән. Хәрам хәрамны тарта, хурлыкка калдыра, дөньялыкта да мәсхәрә, теге дөньяда да утка кертә.

Бүген бөтен дөньяда ришвәт чәчәк ата. Һәм ул өзлексез дәвам итә. Теге матур бакчаларын биреп укырга кергән кызны да бер дә күздән ычкындырмадым. Ул тырыш булды, җиде ел буена яхшы укыды. Яхшы, зур акчалы эшкә урнашты дип тә әйтә алмыйм. Ике-өч урында эшләде ул, чөнки әтисенә биргән вәгъдәсе бар. Әти-әниләре ямьле җәй көннәрендә бакчаларын сагынып бик еш искә алганнар. Кызлары бакча алып бирергә вәгъдә иткән. Ул арада әниләрен инсульт бәргән. Операциягә акча сораганнар. Бу кыз бала үзе үк ришвәт алмыйча яши алмас булган. Бүген инде сине акчасыз бер врач та карамый, сөйләшеп тә тормый. Мин врачларга йөрмим, барсам да, алар минем акча бирмәгәнемне беләләр, бер ишектән икенчесенә типкәләп йөртәләр, үч иткәндәй юри кыйммәтле дарулар язалар. Алмыйм, эчмим. «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән алып китеп, эчемне ярганнары да, озын без белән кереп, таш капчыгын алганнары да бар. Берсендә операция өстәлендә наркоз биргәч, башка китеп, сөйләнә башлаганмын. Пычагын тотып янымда торган хирургка: «Бисмилләһне әйт, хайван чалганда да бисмилләһ әйтәләр», – дим икән. Үзем дә өстәлдә белгәннәремне күп укыдым. Нәрсә булса шул инде дип, Аллаһыга тапшырылдым. Үз рәхмәтеңнән ташлама, дидем. Беләм, операция ярыйсы ук катлаулы иде, ләкин Аллаһының рәхмәтенә күрә ул уңышлы булды. Ике-өч көннән аякка бастым. Күрәм, бер генә кеше дә бушка гына чыгып китми. Таксасы куелган, иң кимендә – биш мең сум. Минем дә бирәсем килә, куркам – ришвәт була. Берәр бүләк бирергә иде бит. Медицина хезмәткәрләренең дәрәҗәсенә карап бүләк ташыйлар. ә тегеләре сөенә-сөенә алалар. Мин дә кешедән ким түгел, яхшы, затлы Коръән китаплары бүләк иттем.

Беләм, теге кызның язмышын беләсегез килә инде. Ул ниндидер мөселман егете белән танышты. Бәхетенә күрә хәләл белән хәрамны аерырга өйрәнде. Бер очрашуыбызда үзенең эшләре бер дә алга бармаган чагында тәүбә иткәнен сөйләде. Ришвәттән уттан курыккандай курыкканын әйтте. Ул инде башына яулык та япкач (Аллаһыга мең шөкерләр булсын, медицинада андыйлар да очрый башлады), авыруларына бисмилләһнең көчен, хәләлнең җанга, тәнгә дәва, сәламәтлек, ә инде хәрамның чир, хәсрәт, борчу икәнен аңлата башлаган. Ни хикмәт, шуннан соң аны авырулар да үз итә башлаганнар, кабул итү бүлмәсенә озын-озын чиратлар тезелгән. Эш сәгате чыга, ул барысын да кабул итә. Киңәшләре гади, моннан да гадирәк була да алмый торгандыр. Авызга «бисмилләһ» әйтмичә ризык кабарга, иснәгәндә авызны томаларга кирәк. Бара-бара, аяк өсте ашарга да ярамый. Сәламәтлекнең төп кануннары шуннан башлана, аны кеше кайдан белергә тиеш соң?

Моннан ун ел элек «Һәр авыруга дәва бар» дигән китап чыгарган идем. Ул китапны бик яраттылар. Беткән саен чыгара торабыз. Хәзер элеккеге кебек китапларны күп итеп чыгарып өеп куеп та булмый. Дәвалау турында гына түгел, ничек авырмау турында ул. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең киңәшләре, догалары тупланган. Дога дигәннән, үт куыгын алдылар дигәннән, миңа калса, бүген инде өч кешенең берсендә ул әгъза юк. Минекен дә алдылар. Кешеләргә «таш капчыкларын» бирәләр. Минекен бирмәделәр, күрәсең ул буш булгандыр. Кәеф ярыйсы ук кырылды. Бавырда да нәрсәдер бар, диделәр. Үсәрме, кимерме, ай саен тикшертеп торырга. Теге «өч хәреф»тер инде дип елыйм да елыйм. Тәрәзә буена басып намазымны укыган булам. Ай календарен караган идем, миңа операцияне иң авыр Арыслан йолдызлыгының кими баручы ай көнендә ясаганнар. Терелү юк икән инде. Җәлил хәзрәт хәлне белеп тора, шалтыраткан иде, хәлне сөйләп бирдем. Намазны иелеп кенә укыганымны да, барысын-барысын сөйләп бирдем. «Андый операция ун көн буена төзәлмичә тормый. Намазларыңны җиренә җиткереп укы. Тәхәҗҗүд намазыңны калдырма. Иртәнге намаздан соң җиде мәртәбә «Нәс» сүрәсен укы. Кан тамырларыңа «тегеләр» кергән. Тизрәк чыгар, авырып китүең бар, – диде. – Җенләнеп ятма». Ярыйсы ук усал һәм тупас, үз итеп, яратып әйтте. Шул төндә саташып, төшләнеп, тәһарәт тә алмыйча, озак итеп намаз укыганмын. Сәҗдәдә уянып киттем, кичә әле мин сәҗдә яту түгел, бөгелә дә алмый идем. Бөтен дөнья яктырып, нурланып китте. «Нәс» һәм «Фәләкъ» сүрәләрен телдән куймый башладым. Бер айдан РКБга теге шешне күрсәтергә барган идем. Энҗе Рәшит кызы (ул бер хәзрәтнең кызы) кат-кат карады. Мине дәваланырга салырга тиеш булганнар. Хәзер менә шешне таба алмыйлар. Үзләре кат-кат карады. күрше кабинеттан врач чакырдылар. Каядыр киткән. Гаҗәпләнделәр. Аллаһ биргән, Аллаһ алган, дидем. Сәламәтлегебез дә, яшәвебез дә, үлүебез дә, терелүебез дә Аллаһ кулында. Ул да намаз укыган, ихластан сораган кешеләргә генә бирә бугай. Дөресе шул бит инде. Арттырмадым да, киметмәдем дә, чын күңелдән яздым.

Аллаһының бер генә ярамаган эше дә юк. Ул безне муеннан пычракка да батыра, үзе үк сөйрәп чыгарып чистарта, туры юлга бастыра. Әгәр бу юлга килеп җиткәнсең икән, артка юл юк. Ислам дине шундый дин ул, анда ялгышырга да, тәүбә итеп дөрес юлга басарга да була. Башка диннәрдән аермалы буларак, кабат-кабат тәүбә итеп булмый. Тәүбә иткәннән соң гөнаһ эшләсәң, аны инде безнең өстебездән бер поп та, бер мулла да ала алмый. Ике җилкәбездә ике фәрештә яхшысын да, яманын да язып бара, ә гафу итүчебез бер Аллаһ Тәгалә генә.

«Татар мөселман календаре», 2021 ел.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *