Гашура бәйрәме

17 август – Гашура көне кичәсе

18 август – Гашура көне

Гашура бәйрәме

Мөхәррәм аеның унынчы көнендә мөселман дөньясы Гашура бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне Аллаһ Тәгалә тарафыннан ун пәйгамбәргә изгелек кылынган. Догалар, теләкләр кабул ителгән һәм бик күп бәла-казалардан котылуга сәбәп булган өчен Гашура бәйрәме иң мөбарәк көннәрдән санала.

Мөхәррәм аеның унында мөселман бәндәләребез бер изгелек кылса, Аллаһ Тәгалә ул кешенең барча гөнаһларын ярлыкар, күп саваплар ирештерер. Гашура көнендә кеше күршесенең яки бер мөселман кардәшенең хәлен сорашса, Аллаһ Тәгалә фәрештәләргә боерыр: «Йә, фәрештәләрем! Бу кешенең һәрбер адымы санынча, дөнья мәхлукларының санынча саваплар бирермен, язып куегыз изге дәфтәренә», – дияр. Һәм тагын һәр адымы санынча гөнаһысын ярлыкар.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Әгәр кеше Гашура көнендә балаларына вә җәмәгатенә кечелек кылса, яхшы киемнәр кидерсә (үз хәленә карап), тәмле-ләззәтле ризыклар ашатса, Аллаһ Тәгалә ул кешегә һәм аның балаларына киләчәк Гашура көненәчә киңлек бирер, ризыклары иркен булыр, һич мохтаҗлык кичермәс».

Мөбарәк Гашура көнен Ислам дине кабул ителгәнчегә кадәр үк яһүдләр һәм гарәпләр ураза тотып үткәрә торган булган. «Гашура көненең уразасы – бер еллык гөнаһларга кәффәрат (ярлыкау)», – диелгән «Мең дә бер хәдис»тә. Элекке заманнарда госманлылар Гашура бәйрәмен зур сарайларга җыелышып, бергәләп уздырганнар. Кешеләргә махсус әзерләнгән тәмле-тәмле ризыклар һәм корбан ите таратылган. Күбесе Коръән укып, мәҗлесләр үткәргән. Мәрхүмнәрнең-әрвахларның рух-шәрифләрен искә алып, күп савапларга ирешкәннәр. Ислам дине илләрендә мөселманнар хәзер бу көнне кеше җанына сихәт бирә торган, шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияли торган зур бәйрәм оештыралар. Мөселман кардәшләребез арасында Гашура көнен имам Хөсәеннең (Мөхәммәд салләллаһу галәй­һи вә сәлләмнең оныгы) фаҗигале үлемен искә алып билге­ләп үтәләр. Риваятьләргә караганда, һиҗри белән 61 нче, миляди белән 680 нче елда хәзрәте Хөсәенне Кербела шәһәрендә ун көн ашатмый-эчертми тотканнан соң, мөхәр­рәм аеның унынчы көнендә җәзалап үтерәләр. Шул рәвештә шигыйлар (Ислам диненең бер мәзһәбе) Гашура бәйрәмен, ун көн ураза тотып, мөхәррәм аеның унынчы көнендә авыз ачып бәйрәм мәҗлесе үткәрәләр.

Гашура көнендә Аллаһ Тәгалә тарафыннан ун пәйгамбәргә ун изгелек башкарылган: 1. Нух пәйгамбәрнең көймәсе бу көндә туфаннан котылган һәм Җуди тавына килеп төшкән. 2. Гайсә пәйгамбәр терелә һәм шушы ук көнне, үлемнән котылып, күккә аша. 3. Муса пәйгамбәр Аллаһ Тәгалә ярдәме белән Фиргавеннең эзәрлекләвеннән котылып кала. 4. Йосыф пәйгамбәр коедан чыга. 5. Ибраһим пәйгамбәрнең улы хәзрәте Исмәгыйль туа. 6. Җәннәттән куылганнан соң хәзрәте Адәмнең тәүбәсе кабул була. 7. Йуныс пәйгамбәрне балык карыныннан коткаралар. 8. Әюб пәйгамбәр зәхмәт чиреннән савыга. 9. Дауд пәйгамбәрнең тәүбәсе кабул кылына. 10. Ягькуб пәйгамбәрнең күзләре ачыла.

Ошбу изгелекләр Хак Тәгаләнең иксез-чиксез кодрәтен, рәхмәтенең зурлыгын, ихтирамлылыгын аңлата.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *