Гашура көнендә изге гамәлләр кылуның фазыйләтләре

Мөхәррәм аеның унында – Гашура көнендә бер изгелек кылса, Аллаһ Тәбәракә вә Тәгалә ул кешенең барча гөнаһларын ярлыкар, күп саваплар бирер.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: «Рамазан уразасыннан соң бер кеше мөхәррәм аенда ураза тотса, Аллаһ Тәгалә ул кешегә һәр көне бәрабәренә утыз савап бирер». Һәм тагын Пәйгамбәр әйткән: «Рамазан уразасыннан соң фазыйләтле уразаны мөхәррәм аенда тот», – дигән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд өч төрле эшне даимчелек кылган. Аларның әүвәлгесе: мөхәррәм аеның унынчы көнендә, икенчесе: һәрбер айның унөчендә, ундүртенче, унбишенче көннәрендә ураза тоту; өченчесе: иртә на­мазының ике рәкәгать сөннәтен үтәү.

Гашура көнендә кеше күршесенең яки бер мөселман кардәшенең хәлен сорашса, Аллаһ Тәбәракә вә Тәгалә фәрештәләргә боерыр: «И-и, фәрештәләрем! Бу бәндәнең һәрбер адымы санынча, дөнья мәхлукларының санынча саваплар бирермен, язып куегыз», – дияр. Һәм тагын һәр адымы санынча гөнаһысын ярлыкар.

Мөхәммәд галәйһиссәлам әйтте: «Әгәр кеше Гашура көнендә балаларына вә барча җәмәгатенә киңлек кылса, яхшы киемнәр кидерсә, яхшы ләззәтле ризык­лар ашатса, Аллаһ Тәбәракә вә Тәгалә ул кешегә һәм аның балаларына киләчәк Гашура көненәчә киңлек бирер, тереклекләре һәм ризыклары киң булыр, һич мохтаҗлык күрмәсләр».

Кеше бу көндә бер ятимнең күңелен шатландырса, галимнәрне дус тотып, алар йөзенә ачык йөз белән караса, Аллаһ Тәгалә ул кешенең йөзен тәмуг утына тотмас. Тагын бер кеше бу көндә бер изге гамәл кылса, ул кешегә Аллаһ Тәгалә күп-күп саваплар бирер, әгәр бер гөнаһ кылса, аңа каты газап кылып, Пәйгамбәребез кызы Фатыйманың уллары Хәсән белән Хөсәенне үтергән кешеләргә кылган газапны кылыр. Хәсән белән Хөсәенне бу көндә шәһид иттеләр. Хәсәнгә бу көндә дошманнар агу бирделәр, Хөсәенне кылыч белән шәһид иттеләр. Тагын бу Гашура көне шундый көндер: Аллаһ Тәгалә бу көндә атабыз Адәмне һәм анабыз Һәваны яратты, Адәмнең тәүбәсен бу көндә кабул итте, җирне һәм күкне яратты, гареш белән көрсине яратты.

Әгәр бер кеше бу көндә тузан кадәре генә сәдака бирсә дә, Аллаһ Тәгалә ул кешегә Үһүд тавы кадәре савап бирер һәм барча бәлаләрдән имин итәр, шуның өчен: бәла күктән иңәр, сәдака күккә ашар, икесенең юлы бер булыр: кем дә кем сәдака бирсә, күктән иңә торган бәлане туктатыр, ул бәла һич тә зарар итмәс, зарар итсә, Аллаһ Тәгалә ул зарар бәрабәренә күп файдалар бирер, күркәм сабырны юлдаш итәр.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *