Композитор Рөстәм Яхинның 100-еллыгы уңаеннан (Сүзем һәйкәл турында түгел)

Әгәр Иранга бармаган, борынгы Тус шәһәрендә булмаган, бөтендөнья шигъриятенең чишмә башы булган «Шаһнамә» поэмасының авторы Әбелкасыйм Фирдәүсигә куелган һәйкәлне күрмәсәм, бөек композитор Рөстәм Яхинга һәйкәл кую уңаеннан бу мәкаләне язып та тормаган булыр идем. Хәер, миннән башка да язучылар, каршы да, уңай да фикер әйтүчеләр булды. Кемнәргәдер ошады, кемнәргәдер юк, тиргәделәр. Ләкин бу инде нәтиҗә, аның белән көрәшмиләр. Әйтсәң дә, әйтмәсәң дә, сөйләсәң дә, сөйләмәсәң дә ул озак еллар Казанның, бу өлкәдә җаваплы кешеләрнең зәвыксызлыгына, затсызлыгына (затлы да була) күрсәткеч булып тора. Бервакыт мәдәният министры кабинетына кергән, аның өстәлендә кечкенә генә эт, мәче, арыслан, болан, ат, тагын әллә нәрсәләрнең статуэткалары тезелеп торганын күргән идем. Министрның уенчыклары – бакалар, мәчеләр, су аналары Бауман урамына да күчеп утырды. Түбән Кама шәһәренең төзелә башлавына 50 ел тулу уңаеннан йортсыз-иясез эткә һәйкәл куябыз дигәч тә, аптырап, бу безгә – бөтен класслары белән комсомол путевкасы белән яшьлек шәһәре төзергә китүчеләргәдер, дип бик кызыксынган идем. Очына чыга алмадым.

Ә инде бәйрәм җиткәч, безнең ишеләрне чакырып тормадылар, йортсыз, иясез этләрне генә кунакка җыйдылар бугай. Ә инде башкалабызның нәкъ уртасына ХХ гасырның бөек композиторы Рөстәм Яхинга һәйкәл ачкан көнне төне буена керфек тә какмадым, күзгә йокы кермәде. Нинди генә халәткә кермәдем дә, ниләр генә уйламадым. Капма-каршы фикерләр чолганышында калдым. Бу очракта мин үз халәтем турында гына язмыйм. Соңрак укып, ишетеп белдем, һәйкәл ачылышында катнашкан кешеләрнең мин белгәннәре шул ук хәлдә булган икән.

Һәйкәлнең барып чыкмаганы бер гаҗәп булса, сөенгән булып кыланып мактанышулары гаҗәп. Янәсе, нинди зур эш эшләгәннәр. Хәер, нәрсә соң бу? Миллият сүзлеге һәйкәлгә аңлатма биреп, «сын, санам, сынташ, тораташ, балбал, тәмсаль, статуя», дип яза.

Сынчы Асия Миңнуллина ясаган, диләр. Югыйсә, мондый эштә аның гына кулыннан килмәслеген белсәләр дә, азмы-күпме милли булмаса да Андрей Балашовны әйтеп тормыйлар. Эшләвен алар гел бергә эшлиләр бугай инде. Гел болар да, гел болар. Әйтерсең лә башка кеше юк. Качалов, Төркиядәге Тукай, Кол Гали, Әсгать Галимҗанов (хәйрияче), этләр-мәчеләр, су ташучылар, тагын әллә кемнәр – барысы да болар эше. Болары ярар инде, без күргән, без белгән, бөтен кеше яраткан Рөстәм Яхинны да харап иткәннәр. Асия Миңнуллина үзе генә булдырам дип уйлый бугай, әйе булдыра да, бөтен заказларны да сугып кына ала. Тукай хәтле Тукай бүләге иясе булып, «Китмә, сандугач» җырын да белмәгәч, ничек Рөстәм Яхинга һәйкәл ясарга алынырга мөмкин?

Әйе, Асия телне, милләтне, тарихны белми, мин аның эшләгән эшләреннән күрәм, бик яхшы сын ясаучы, шәкертләрен сын ясарга өйрәтүчедер, ләкин ул һәйкәл иҗат итүче түгел. Фирдәүси һәйкәлен күргәнче Казанның 1000 еллыгы паркындагы Кол Галине яраткан кебек булган идем. Тагын барып карадым. Йөзендә бөеклек бар да кебек, ләкин күңеле күктә түгел. Югыйсә, ул бит нәкъ менә «Йосыф-Зөләйха»ны язганда Фирдәүсинең «Шаһнамә»сен өйрәнгән. Һәйкәле аны кечерәйтә, бөек шагыйрьлеген кимсетә. Һәйкәл – ул кешене зурлый, хөрмәтли һәм үлемсезлегенә дан җырлый торган хыял, фантазия һәм иҗат җимеше. Һәйкәл әһелләрен кемнәрдер сөйләве, йә булмаса фотоларына, кемдер киндергә төшергән сурәтенә карап, әле анысы да бик еш кына иясенә охшамаган була, иҗат итеп булмыйдыр. Югыйсә, һәйкәлләрнең җанлы, шанлыларын Рада Нигъмәтуллинада күреп була иде бит.

Татар халкының бәгырь җимеше Сара Садыйковага да күптән шәп һәйкәлгә лаек иде дә соң… Акчаны кем түли, музыкага шул заказ бирә. Рөстәм Яхинның һәйкәлгә лаекмы-түгелме икәненә бөтенләй сүз дә юк, ә һәйкәле турында сөйләшергә инде соң. Нәтиҗә белән көрәшмиләр, эшләнгән эшне хурламыйлар. Үзебез нинди – җитәкчеләребез шундый. Үзебез нинди, безгә шундый һәйкәлләр әвәләп бастыралар. Рөстәм Яхин гаҗәеп җырлар, моңнар, романслар иҗат итеп калдырды. Үз-үзенә һәйкәл куеп китте. Бөек шагыйрь Александр Пушкин үзе дә: «Мин үземә гаҗәеп һәйкәл салдым», дип язган иде. Мондый сүзне үз-үзенә ышанган бөекләр генә әйтә ала. Алар затлы, зәвыклы һәйкәлләргә лаек затлар.

Бик күп еллар элек бер танышым Финляндиягә барган, Хельсинкида ХХ гасырның бөек композиторы Ян Сибелиуска һәйкәл күреп, исе китеп кайткан иде. Шәһәр уртасында таулы, ташлы кыяга олы курай торбалары – орган, композиторның куллары, йөзе уеп ясалган, гаҗәеп бер сокланып туймаслык һәйкәл дип сөйләгән иде. Рөстәм абыйга һәйкәл ачкач, без аның белән соңыннан да барып карадык. Шул турыда сөйләштек, иҗат өчен хыял кирәк, талант кирәк, йә мондый эшкә алынмаска. Мондый сыннар куркыныч, дөрес, алар янына халык йөрми. Чөнки болар кешенең зәвыгын боза, уйлау, соклану сәләтен үтерә. Казан – ул бөтен дөнья буйлап таралган татарның башкаласы, Мәккә шәһәрендәге кебек, анда да 365 пот булган, потлар иленә ошап китмәсме? Ислам дине иңгәч, алар барысы берьюлы шапылдап ауган. Кешеләр таш сыннарга түгел, бер Аллаһка табынганнар.

Безнең сынчылар тоталар да һәйкәлләренә баш, аяк, корсак, гәүдә ясыйлар. Һәйкәл бит җансыз тимер, кеше кебек була алмый, булырга тиеш тә түгел. Һәм аларга шул кадәр миллионнар салынган икән, кешеләргә хезмәт итәргә тиеш. Соңгы арада һәйкәлләр бик күбәеп китте. Һич тә күпсенүем түгел. Тик бу бөекләребез безне битарафлык чиреннән аралап, халкыбызга хезмәт итсеннәр, җаннарны җылытып хыял иленә чакырсыннар иде. Яшәүгә, иҗатка рухландырсыннар, калебне чистартсыннар. Монысы инде иң авыры. Җиңел генә эшләп, хәл итеп булса иде.

Кешедә каршы тору хисе булырга тиеш дип сөйләделәр безгә Иранда, мәдәният министрлыгында. Әгәр кеше нәрсә тәкъдим итсәң шуны бер каршылыксыз кабул итә икән, битарафлык барлыкка килә. Әйдә, ярар инде, булса соң, әллә миңа гына кирәкме, булмагае, ясамагайлары. Күпләребез инде шулай уйлый, шулай сөйли. Бу бик куркыныч халәт, битараф булырга ярамый. Шөкер, ярсый-ярсый сөйли, яза, фикер әйтүчеләр бар әле. Динебездә дә начарлыкка каршы тел белән, кул белән, уй белән булса да көрәшергә кушылган. Һәйкәл ачканда шулай ук зур, талантлы, моңлы, милләтен, телен, халкын яраткан җырчы Айдар Фәйзрахманов та бик моңсу иде: «Миңа, бу һәйкәлгә караганда, Рөстәм абый үзе күбрәк ошый», – диде. Рөстәм абый юк бит инде, ә җырчы аны, исән кебек: «Ошый», — диде. Димәк, бар, ул аның өчен исән-сау.

Бервакыт, ул әле бүгенгедәй минем исемдә, затлы, зәвыклы опера театрында концертта урыным Рөстәм абый белән Шәриф Хөсәенов уртасына туры килде. Шәриф абый чакырган иде, кемгәдер чакыру билеты алгандыр да, урын буш калмасын дигәндер инде, бәлки алай да түгелдер. Син дә ялгыз (әле ул чакта), мин дә ялгыз дигәндер. Яшь җырчы, үзе озын буйлы, үзе нечкә, үзе моңлы Айдар Фәйзрахманов, үзе кадәр баянда уйнап:

Атландым да атның ай биленә,

Өч әйләндем Казан каласын..,

– дип җырлады. Мин шул чакта янәшәмдә утырган бөекләрдән борынгы татар халык җырларын ничек тыңларга кирәген күрдем. Алар һәр икесе яшь башкаручыдан мөкиббән иделәр бугай. Тәнәфестә Рөстәм абый Шәриф абыйга сәхнә артына менәргә, мондый көйләрне баян күтәреп җырларга ярамаганлыгын Айдарга әйтергә кушты. Соңрак, бәлки шуннан соң (мондый кайгыручанлык кемгә эләккән әле), Айдар сәхнәгә баян күтәреп чыкмады кебек. Хәер, ул чакта баянчылар үзләре дә утырып кына уйныйлар иде. Айдар композитор Рөстәм Яхинның күп җырларын халкыбызга җиткерде, аралашып, күреп яшәде. Һәйкәле өчен борчылуы йөзенә чыккан иде.

Рөстәм абый һәйкәленә сөенеп, горурланып йөргән кешеләр арасында консерватория ректоры Рубин Абдуллин да бар иде. Аның турында 35 еллар элек «Азат хатын» журналына «Ташлар моңы» дигән мәкалә язган идем. Ул миңа чын күңелдән әбисенең борынгы кырым татар халык җырларын оста җырлавын, әнисе Сара ханымның татарлардан беренче хатын-кыз икътисад профессоры булуын, үзенең исә Волжск шәһәреннән Казанга берүзе уен коралын күтәреп музыка мәктәбенә укырга йөргәнен бик рәхәтләнеп, ачылып китеп сөйләшкән, орган турында сөйләгән, уйнап та күрсәткән иде.

– Бу әйбердә борынгы татар көйләрен уйнап буламы? – дип сораган идем.

Була икән, «Ташларда да моң була», — дигән иде ул. Оныткандыр инде, җитәкчелек эшендә хыялларга бирелергә вакыт та, урын да булмый торгандыр. Ул да композитор Рөстәм абый Яхинны хөрмәт иткән икән. Инде менә аның үзен тыңламаганыма да байтак еллар үткән. Уйныймы икән, уйныйдыр, уйнамый түзә алмый торгандыр татар халкы көйләрен, Яхин романсларын. Инде шундый зур пост биләгәч, Рөстәм Яхин кебек композиторларны хөрмәт иткәч, милли, татар композиторлары кая китте соң? Нәҗип Җиһанов дәверендә утызлап (санамадым, болай гына әйтүем) композитор бар иде. Бүген өч кенә калды. Чирек гасыр Рубин Абдуллин җитәкләгән, композиторлар әзерләүче кафедрада ник бер татар милли мөгаллимнәре булсын. Ник Луиза Батыр-Болгарый, Риф Гатауллин кебек милли композиторлар чыкмый. Ярый әле өч бөртекнең берсе булган Эльмир Низамовны укытучы-стажер итеп алганнар.

Бүген Рубин Абдуллин зур сәнгатьнең, татар музыкасының башында утыра. Шулай да минем аның янына киләсем:

– Сезгә, чыннан да, бу һәйкәл ошадымы? – диясем килде.

62 нче размер баш киеме киюче башын ияр дә:

– Да-а-а?! – дияр иде. Башка бер сүз дә әйтмәс иде. Кабатлап әйтергә мәҗбүрмен, чөнки бу һәйкәл нәтиҗә, аны хурларга да, тиргәргә дә ярамый. Әле бит болай да җиде ел кайнашканнар, ярый әле төртеп-кузгатып җибәрергә кешеләр табылган, инде менә консерватория почмагына китергәннәр. Ул шулай утырыр да утырыр инде. Нәкъ Хәлимә апа тоткынлыгындагы кебек.

Нәкъ 25 ел элек Америкага очраклы баргач, Рөстәм абыйның туганнары Гали абый, аның кызы Гөлсем белән танышкан идем. Ул чакта Казанда аның юбилее – 70 еллыгы үткән генә иде. Рәхәтләнеп, яратып, белеп сөйләгәнемә исләре китте. Кемнәр ашадыр килеп ирешкән имеш-мимешләрдән, күңел җәрәхәтләреннән җиңеләеп киттеләр. Кайтып китәр чагым җиткәч, аңа тапшырырга бүләкләр бирделәр. Чемоданым тулы иде. 20 кг дан артык алырга ярамый. Үземнекеләрне калдырдым да, Рөстәм абыйга дигәнен алдым. Җылы киемнәр, туфли җибәрделәр. Аңа бик тә җылы кирәген, туңуын, өшүен ишеткән идем. Алып кайтуның бер кыенлыгы да булмады, ә бүләкне тапшыру шактый катлаулы булды. Хәлимә апа берәүне дә якын җибәрми, кертми. Кемнәрдән генә ярдәм сорамадым. Хәтта үзе усал, үзе хәйләкәр, үзе акыллы Шәриф абый Хөсәеновның да очраштырырга хәленнән килмәде. Ул Рөстәм абыйның якын дусты, күптән аралашкан, әнисе Мәрьям апаны, туганнары Мәрьям апа Рахманкуловаларны яхшы белә иде. Уртак иҗат җимешләре – «Сорнай моңы» дигән җыры белән бик мактана иде. Хәлимә апа аны да тыңламады. Рөстәм абыйны шулкадәр саклыйм, гомерен озайтам дип уйлый иде бугай.

Бәхет көтмәгән яктан елмайды. Минем хәбәремне Г.Камал театрының гаҗәп чибәр артисткасы Айсылу ханым ишеткән. Үзе эзләп килде. Ул Хәлимә апаның туганы, беркаршылыксыз үтеп керү хокукы бар икән. Үзе Игъманов дигән профессорга кияүгә чыккан, Уфада яшиләр. Хәлимә апа аны кочак җәеп каршы алды. Айсылу сиздерми, алдан әйтми генә мине дә алып килде. Рөстәм абый гына залда, башыннан ук бөркәнеп диванда ята. Чәй өстәле дә залда, песиләре бик күп. Аллаһ мине кичерсә иде, шуларның үзләрен дә, исләрен дә сөймим, Рөстәм абый хакына түзәргә кирәк.

Рөстәм абый акрын гына, Хәлимә апа теләмәсә дә, безнең якка әйләнде. Сүзләремне сөйләдем, сәламнәремне, бүләкләремне тапшырдым. Ул инде, беренче карашка, төссез-хәлсез, хиссез дип уйладым. Күз карашын тота алмый азапланам, елмайтасым, хәтеремә шулай саласым килә, сүзен генә тапмыйм. Айсылу да шулай күрермен дип уйламаган иде ахыры, ул да сүзсез калды.

– Рөстәм абый, Сез миңа бер бүләк тә бирмисезмени? – дидем. Ул уйчанланып калды, битләре алсуланып китте, акрын гына торды да, Хәлимә апа, егылып китмәсен дигәндәй, тотмакчы иде, ишарә белән генә кирәксезлеген аңлатты. Үзе исә туалетта байтак торды. Йөзе чиста, чәч-баш тәртиптә, алга ниндидер максат куелган. Күрше бүлмәдән затлы пиджак киеп чыкты һәм йөзеп кенә пианино янына килеп утырды. «Туган ягым»ны уйнады. Соңыннан шул көй бит инде Татарстан гимны булып китте.

– Бер җитәме? – диде. Мин инде бер генә бүләк сораганымны оныткан идем. Биш бармагымны җәеп уң кулымны күтәрдем. Һәм шуннан, беләсезме? Хәер, моны сөйләп тә, язып та булмый. Без эреп актык, ак томанга, зәңгәр дулкыннарга, якты рәшәгә әйләндек,парга очтык. Ул исә уйнады да уйнады. Соңыннан күпме икәнен санарга тырышып карадым. Ләкин очына чыга алмадым. Әллә унбер, әллә унике көй уйнады. Ул әле уйнап кына калмады, вакыт-вакыт үзе дә җыр-моң булып кушылып китте. Айсылу да җырлады. Ул да моңлы, сагышлы иде. Инде менә барлый башласам, барысы да күптән вафат икән. Әй, Раббым Аллаһыма мең шөкерләр булсын, миңа нинди бүләкләр җибәргән, насыйп иткән булган икән бит.

Рөстәм абый бәхетле һәм сау-сәламәт иде. Айсылу ханым музыканың бөеклеген, дәрәҗәсен миңа караганда күп мәртәбә дөресрәк бәяли торган сәнгатькяр буларак, Рөстәм абыйны кысып-кысып кочаклады, маңгаеннан үпте. Чиксез рәхмәтләремне җиткердем, хушлаштык та… аерылыштык. Урамга чыккач, Айсылу ханым «Соңгы концерты» диде дә сулкылдап елап җибәрде. Моңа кадәр түзеп тора алганыма рәхмәт әле, мин дә кушылдым. Рөстәм абыйга мин Америкадан алып кайткан җылы киемнәр дә, затлы сәхтиян туфлиләр дә кирәк булмагандыр. Шуннан соң ул бер елдан аз гына күбрәк яшәде. Дөнья тарлыгыннан, тоткынлыгыннан котылды.

Җанымны әрнетеп пианиносы исемә төште. Сатып бүлешергә балалары юк иде, Хәлимә апа үзе дә озак яшәмәде кебек. Янына утырып күпме үлемсез җырлар, романслар язылган пианино кайда икән? Ул бит шундый матур, затлы, зәвыклы, серле иде. Табарга иде бит. Табарга да һәйкәле янына куярга, хуҗасына тапшырырга иде. Үзе уйнасын ул анда, укучылары, гади тамашачы, аны яратучылар тыңласын, аны яратмаска мөмкин түгел. Урыны таррак булса да, ярый, көне-төне аның көйләре яңгырап торсын, теләгән кешеләр килеп кушылып җырласын иде.

Иманым камил, Казаныбыз да иманлы шәһәр. Берәү дә таш балбал янына килеп аның белән сөйләшеп йөрмәячәк, ә көн әйләнәсендә музыка уйнап торса, ул халкыбызның иң яраткан урыны булачак, яныннан кеше өзелмәячәк. Шулай булырга тиеш. Тагын әле мондыйрак хыял бар, янына бер тартма куярга. Төрле бәя куярга. Ниндине тыңларга телисең, 10 сумлык акча саласың. Берсенә 2 не салсаң, кайберләренә 5 әрне, 10 арны саласың. Болай гына әйтәм инде, бусы акча табу юлы. Шулай да Казан уртасында акрын гына, салмак кына Рөстәм Яхин көйләре яңгырап торуын телим.

Рөстәм Яхин минем хыялларымда гына калган кеше түгел, иҗаты тиз генә онытылмас та, югалмас та. Аңа игътибар җитмәүдә зарланырлык түгел. Сәнгать галимнәре – Йолдыз Нигъмәтуллина, Клара Таҗиева Рөстәм Яхин турында бай эчтәлекле, матур китап чыгардылар. Казан урамына да аның исемен бирделәр. Бик күп автобусларның соңгы да, беренче дә тукталышлары Рөстәм Яхин урамында. Килеп эшләүче, кап-кара күзле кондуктор кыздан: «Кем ул Рөстәм Яхин?» – дигәч, күзен дә йоммады: «Композитор», – диде. «Нәрсә яза?» — дип төпчендем. «Татарстан гимнын», – диде. Тагын дигәч тә, югалып калмады: «Сандугач»ны, — диде. Үзенең ни татарчасының, ни урысчасының рәте юк. Читтән генә күзәтәм, бөтен кеше белән сөйләшә, көлешә. Менә сиңа «узбечка». Рөстәм Яхинны да белә һәм сөйли, җырлап та күрсәтте. Һәм сокландырды да. Болай булгач, яшибез әле. Рөстәм Яхин да яши, җырлары да яши. Онытмаска, битараф булмаска, сәнгатьне, бөекләребезне киләчәк буыннарга матур килеш тапшырырга иде әле.

Фәния Хуҗахмәт

Фотосурәт: beznenmiras.ru

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *