Тормыш иптәшләре

25 август – драматург Туфан Миңнуллинның туган көне

Ул көнне Казан милли-мәдәни үзәгенә Россия татар авыллары эшмәкәрләре җыелган иде. Андый урыннарга без көтсәләр дә, көтмәсәләр дә беренче барып басабыз. Чөнки кирәкле эш башкарганыбызны беләбез. Безне күрсәләр, Рөстәм Нургали улы да, Туфан абый да күрмәгәнгә салышып китмиләр. Без үзебезнең «Татар мөселман календаре»н, кайдан нинди затлырак китаплар эләктерәбез, шуны сатабыз. Сабантуйларга да, кая чакырсалар, шунда йөрибез. Шуңа күрә безне беләләр, безне таныйлар.
Тәнәфестә Фәүзия Бәйрәмова безнең янга килде:
– Минем китап бармы әле? – диде.
– Юк, – дидем. – Бетте.
– Теләсә кайдан, теләсә ничек табыгыз, – ди. – Бер кешегә бүләк итәм.
– Синең сүз закон, – дигән булдык. Ул арада Пенза егетләре Фәүзияне уратып алдылар. Шау-гөр киләләр, шаулашалар. Мин дә, сәүдәгәр имеш, берсенә:
– Фәүзиягә бүләк ал, – дип бәйләнә башладым. Затлы-затлы яулыкларны җәеп салдым. Фәүзия әрсезлегемә аптырый:
– Нишлисең соң син, яулыкларым бик күп, кирәкми, – ди.

Шул чакта үземә дип яулык сатучылардан бүген генә алган фирүзә төсле, өрсәң очып китәргә торган искиткеч матур яулыкны болар алдына җәеп салдым. Барысы да: «Аһ!» — иттеләр. Шунда ук берничә ир-ат: «Мин алам» да, «мин алам», —  диештеләр. Фәүзия дә дерт итеп кабынды, чөнки беләм, бу төс аның иң яратканы. Мишәр егетләре өлгер бит, башкалар соклана торды, берсе, акчасын ыргытты да, яулыкны сугып та алды. Әле алай гына да түгел, Фәүзиянең иңнәренә китереп тә салды. Балалар кебек шаулашабыз.

Кайда көлеш шунда Туфан, кызык күрми калам дигәндәй, безгә табан ашыгуын күреп алдым. Фәүзиягә дә:
– Әнә, тагын бер егет килә, әйдә, аннан да бүләк алдырабыз, – дим. Йөзен бозып бер карады, «шаярулар бетте» диюе иде. Ул еш кына мимика белән сөйләшергә ярата. Күзе белән генә «минем китабымны бир әле» диюе. Бирдем, ул аны Туфан абыйга бүләк итте. Туфан абый ул «Ачылмаган татар тарихы» дигән китапны иртән үк күреп: «Миңа калдырыгыз, киткәндә алам», – дигән иде. Ә монда автор үзе бүләк итеп ята.

«Язып бир», – диде Туфан абый. Бер кырыйга киттеләр дә Фәүзия Туфан абыйга автограф язып бирде, аннары Туфан абый безнең янга килде. Кулындагы китаптан яңа гына язылган сүзләрне укыды. Сөенече йөзенә чыкты, әйтерсең лә, ат тоттырганнар иде. Чын күңелдән сөенгән кешенең йөзен күрү шундый рәхәт иде. Минем дә бөтенләй төшеп калган кеше түгел икәнлегемне күрсәтәсем килде, Фәүзиягә бүләк ителгән яулык төсендәге, үземә бүген генә бүләк ителгән Коръәнне Туфан абыйга бүләк иттем.

– Бу минем син бүләк иткән өченче Коръәнем, – диде. – Минем бит хәзер язганда бер ягымда Коръән, икенче ягымда Туфан тора, – ди.
– Күптән вакыт инде, – дидем.
Саубуллашыр-саубуллашмас китеп барды, кабат әйләнеп килде дә:
– Бүген премьерага кил, көтәм, – диде.
«Кайда, нәрсә була, ничәдә?» – димәдем, шатлыгым эчемә сыймады, кем әйтмешли, йөгереп китәрдәй булдым. Әй, йөгереп тә карадым инде. Ярый әле аягымда туфли генә иде. Сәгать бишенче яртыда: «Син театрга бармыйсыңмени?» – дип исемә төшерделәр. Егылып китә яздым, бүген бит К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Төш» спектакле сәгать биштә башланасы икән. Машина чакырырга да, машина көтеп торырга да бер генә минут та вакытым калмаган икән. Китапларымны сатучыма ташладым да, театрга чаптым. Кайда очтым, кайда кызуладым, кайда йөгердем. Тамашачылар кереп беткән, театр яны буш. Туфан абый берүзе арлы-бирле йөренә, ярый әле шул чакта машинада килмәдем, йөгерә-йөгерә килүемне күргәч, Туфан абый урамны, бөтен театр янын яңгыратып, рәхәтләнеп, тәмле итеп көлде.

Соңгы кыңгырау булган, керәселәр кереп беткән. Өченче рәткә, театрның нәкъ уртасына кереп утыруыбызны гына көткәндәй, утлар сүнде. «Төш» дигән спектакль башланды. Чорыбызга аваздаш куркыныч бер тамаша иде ул. Артистлар гаҗәеп оста уйныйлар. Үзләре белән бөтереп алып кереп киттеләр. Хәтта бер урында Туфан абыйга: «Әллә бу Дамира Кузаевамы?» – дидем. Мин беләм Туфан абый белән беренче премьера каравым түгел. Мәскәүдә «Үлемсез җыр»ны, Әлмәттә «Ай булмаса, йолдыз бар»ны да караганым бар. Туфан абый белән премьера вакытында сөйләшү җинаятькә тиң. «Мин дә нәкъ шулай уйлап утырам», – диде. «Төш»тә төп рольне башкаручы Гөлназ Нәүмәтова да уены белән дә, язмышы белән дә «Ай булмаса, йолдыз бар»дагы Мәдинәне уйнаган Дамира Кузаеваны хәтерләтте. Ул да гаҗәп оста иде. Гомере кыска булды. Туфан абыйның ул чакларда: «Саклый алмадык», – дип борчылып, яратып, хөрмәт итеп сөйләгән чаклары булды.

Тәнәфестә Туфан абый әсәрне сәхнәләштергән Рәшит Заһидуллинны тапмады. Чыннан да, әсәр югары кимәлдә затлы, зәвыклы итеп куелган. Әйтәсем килгәне шул, Туфан абый барысыннан да канәгать иде. Без тәнәфескә чыкмаска, сөйләшеп утырырга уйлаган идек. Ләкин янәшәбездә, алар Теләче авылыннан килгән Гөлназның авылдашлары, туганнары иде бугай, бер хатын Туфан абый да ишетелерлек итеп:
– Сез Туфан абыйның тормыш иптәшеме? – диде. Мин аяк астында калган өлгергән помидор хәлендә калдым, бөтен тәнем белән сытылдым, көч-хәл белән ыңгырашып:
– Юк-у-у-к, – дидем.
– Ничек юк, – диде Туфан абый, – ничек юк инде, Фәния? – диде. – Бу Фәния Хуҗахмәт, минем гомерлек тормыш иптәшем, – диде. – Минем хатыным Нәҗибә Ихсанова, бүген театр уйный, – диде. Туфан абый ирләрне, хатыннарны тормыш иптәше дияргә дә, диючеләрне дә яратмый иде.

И-и-и, дөнья! Кеше дигән җан иясен бер утка, бер суга сала. Әле генә өстемә басканнар иде, инде менә Туфан абый күккә чөйде, «тормыш иптәшем» диде. Сап-салкын күз яшьләрем кайнар битләрем буенча тәгәрәп китте. Туфан абый:
– Әйдә, йөреп керик әле, – дип, кулымнан сөйрәп торгызды, яратып артымнан какты, мине алгарак уздырды.
Мин чәчәкләр янына киттем. Түп-түгәрәк бер хатын каршыма килеп чыкты:
– Ник безнең арага керәсең? – диде. Минем дә шаярасым килде:
– Син бит үзең безнең арага кермәкче идең, – дидем.
– Ул инде Сине күптән онытты, – диде.
– Оныттымы икән, бар, бар, үзеннән сора әле, онытса, ник үзе янына утыртты икән?
Иң матур, иң затлы чәчәкләрне сатып алдым. Тәнәфестән кергәч, Туфан абый кесәсеннән дару алып капты.
– Яртысын миңа бир әле, – дим.
– Яртысы гына җитми шул инде, – диде. – Сезгә иртәрәк әле.

Спектакль барганда чәчәкләремне Туфан абыйга тоттырып куйдым, каршы килмәде. Ә инде пәрдә төшкәч, чәчәкләремне аннан алдым да, Рәшит Заһидуллинга менгереп бирдем. Туфан абый да сәхнәгә менде, югыйсә, чәчәкләрне ул да, кемгә булса да, үзе теләгән кешегә бирә ала иде бит. Сәхнәдән үткәндә: «Хуш, хуш», – дидем. Янәсе «пока, пока» инде. Бу безнең соңгы мәртәбә күрешүебез, хушлашуыбыз булган икән.

Бу көн 24 март 2012 ел иде. Туфан абый 2 майда вафат булды. Без шулай хушлаштык. Аның вафатына санаулы көннәр калган булган инде.

Кешенең үләренә 40 көн кала гүр ишекләре ачыла, фәрештәләр озата йөри диләр. Ә инде без «Төш» спектаклен караган көнне 39 көн генә калган булган. Менә шушы айдан бер генә атна артыграк вакыт эчендә Туфан абый дөнья белән гел хушлашып, әйтәсе килгәннәрен әйтергә, язарга, сөйләргә өлгерде. Хәер, хушлашуны ул байтак еллар иртәрәк башлады шул.

2012 елда «Казан утлары» журналының 1-3 нче саннарына Туфан абыйның «Үзгәрү» дигән күләмле язмасы чыккан иде. Язмаларны кеше исән чакта бер төрле, вафатыннан соң бөтенләй икенче төрле кабул итәсең шул. Бу язма да кояш баер алдыннан язылган, хушлашу, җавап бирү, тәүбә итү кебегрәк кабул ителә. Кайчакта мин: «Ни хәлләрдә яшисең?» дигән сорауга «Үләргә әзерләнәм» дип җавап бирәм», – ди Туфан абый. Ә кеше үлемгә әзерләнергә тиеш… Мин дә Ходай каршына ни күтәреп барачагым турында еш уйланам. Буш чумадан белән Бөек зат каршына бару оят», – дип яза ул. Менә бу инде чын мәгънәсендә «чумадан»га салырлык гамәлдер. Бу инде Ислам динендәге чын мөселманның уйлары, гамәлләре.

Туфан абый 75 яшьлеген бәйрәм иткәндә «чумадан» тутыруы турында сөйләп, кайберәүләрне гаҗәпләндергән иде. Чөнки ул тамашачылардан җыелган алкышларны да шул «чумадан»га салачагын әйтте. Янәсе, ничек инде алкышларны Аллаһ каршына алып барасың. Ә нигә алып бармаска? Ә бит Туфан абыйның шундый пьесалары бар. Андагы дәгъват кайбер хәзрәтләрнең гаҗәп үтемле вәгазьләрен дә уздырып җибәрә. «Сөяркә» драмасы нәкъ шундыйлардан. Анда сүз аны-моны уйламыйча яшәп, гөнаһка чумган хатынның иманга килүе турында, дип яза автор бу турыда Фәүзия Бәйрәмовага ачык хатта. Пьесаны укымыйча, автор әйтергә теләгәнне режиссерның бозуы, хәтта исеменең дә бөтенләй аңлаешлы «Гөнаһлы гөнаһсызлар» булуын әйтә 2002 елда. Һәм бу хат 2005 елда «Утырып уйлар уйладым» дигән китапта беренче әсәр итеп куела. «Каләмдәш Фәүзия Бәйрәмовага ачык хат» диюен диелгән ул, ләкин бу ун ел элек язылган хатта бүген әдәбият, сәнгать, театр турында язучы каләмдәшләргә дә турыдан-туры һәм искерми торган васыять. «Сез мине укып белмисез, димәк. Белгән булсагыз, нигә театр Туфан абый Миңнуллин язганны икенче төрле итеп күрсәтә, дияр идегез», – ди. Бу бит сәхнәдән уйналган спектакль турында язган һәр кешегә кагыла. «Мулла» әсәре белән дә нәкъ шулай булды. Ни хәлгә генә төшермәделәр дә, нәрсә генә өстәмәделәр, пычраттылар. Ярый әле Туфан абый моны күрми китте. Авыл шпанасының мәчеткә алып кереп авылдаш кызны көчләгәннәрен күреп йөрәге ярылыр иде. Андый ук үчле булырга да, үзең теләп бер баш тарткач, кабат алынырга да кирәк булмагандыр. Мулланың үлү-үлмәве турында сүз бармый, бүгенге көндә бу бик тә проблемалы вакыйгага азан белән «Фатиха» сүрәсен аермаган кешенең тотынуы һич акылга сыймый. Туфан абыйда Азан бит, авыл өстендә Азан яңгырый. Иманга, дингә чагыра. Туфан абый, әгәр исән булса, бу спектакльне күргәч, белмим, белмим инде… Әнә бит Фәүзиягә дә ничек усал, хәер, дөресен әйтә. Нәкъ менә шушы язмадан соң бугай, Фәүзия белән Туфан абый арасында упкын барлыкка килде. Хәер, упкын түгел инде, Туфан абый үзе бу турыда: «Озак еллар ул миңа кырынрак карап йөри», – дип яза. Мин беләм, Туфан абый, бездән Фәүзия Бәйрәмованың һәр китабын таптырып, укып бара иде.

Ә инде 24 март көнне Фәүзия «Ачылмаган татар тарихы» китабын бүләк иткәч, «Язып бир», – диде. Бәйрәмованың Туфан абыйга әйтәсе сүзләре әзер иде бугай, ул бер кырыйга китте дә, сырлап та куйды. Аның язуы бик матур. Үләренә 38 көн калган бер чорда Туфан абый 500 битле бу китапны 9 көндә укып чыккан. Укып кына калмаган, 3 апрель көнне зур гына «Фәүзия Бәйрәмова» дигән мәкалә язган. Ул «Казан утлары» журналының 7 нче санында басылды (2012 ел). Табып укыгыз әле. Фәүзия Туфан абыйга китабын бүләк иткәндә: «Хөрмәтле Туфан абыйга! Милләтебез бөек һәм фаҗигале юл үтте, ул бәхеткә дә бәхетсезлеккә дә лаек. Сез бөтен гомерегезне татар халкын бәхетле итәргә багышладыгыз. Милләтебезнең азат булган көннәрен күрергә насыйп итсен иде. Без башлаган эшне балаларыбыз дәвам итсен иде». Бу сүзләрнең ихласлыгына ышандым, ди Туфан абый. Җанга якын бу сүзләр гомеренең соңгы көннәрендә җанын бер генә сыйпап узмагандыр.

Бу язма, мин шулай уйлыйм, Фәүзия Бәйрәмовага зур, чын бәя. «Язганнарына бәям югары. Талантлы кызыбыз, чын көрәшче шәхес, кыйбласы төгәл билгеләнгән», – ди. Үзеннән-үзе сорау туа: «Туфан абый, ник югары мөнбәрләрдән, Фәүзияне бик тә депутат итәсебез килгән чорларда үз сүзеңне кычкырыбрак әйтмәдең?» – диясе килә.

Шулай инде Туфан абый, нәкъ шул язмасында даими укып барган язучыларым биш-алтыдан узмый, ди. Алай гына булмагандыр, ул бит минем дә һәр язганымны укып бара иде. Бервакытны: «Әй, күп тә эшлисең, өстәгеләр генә күрми», – дигән иде. «Сез күрәсез бит әле, сез инде ул безнең югарыдагы кешебез», – дип көлдергән идем.

Ә инде Фәүзия турында Туфан абый: «Язучылар берлеге идарәсе утырышында берничә тапкыр аны Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим иттем, ләкин аның кандидатурасы яшерен тавыш биргәндә төшеп кала торды», – ди. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) вафат булгач, сәхабәләре бик елаганнар. Таралырбыз, динебез тукталыр, дип куркучылар да булган. Туктамады бит. Туфан абыйның мондый теләкләрен васыять дип кабул итүчеләр, тормышка ашыручылар булыр. Әлбәттә, Фәүзия күптән инде Тукай бүләге иясе булырга тиеш иде. «Фәүзиягә бер генә теләк (сәбәпләре дә бардыр), ул язучы каләмдәшләреннән бераз читләште, – дип яза Туфан абый һәм: – Бергәрәк булыйк», – ди. Моның өчен, әлбәттә, язучыларның Фәүзия Бәйрәмова язганнарны укып караулары кирәктер. Әгәр укысалар, язарларына күп темалар табарлар, иҗатларына этәргеч алырлар иде.

Милләтем, халкым, динем дигән хатын-кызларыбызны Туфан абый күз уңыннан ерак җибәрмәде, дип беләм. Минем үземә бик күптәннән Туфан абыйның бик якын кешеләре белән аралашып, шатлык-борчуларын уртаклашып, нәсел-нәсәпләрен белешеп яшәү насыйп булды. Туфан абыйның әтисе Габдулла, әнисе Халисә исемле иде. Аларның беренче балалары Кәбир абый 1932 елгы, Туфан абый – 1935, Өммия апа – 1937, Риваль – 1946, Альберт – 1949, Ринат – 1951 елгы иде. Халисә апа – Туфан абыйның әнисе – ун малай арасында (ялгышуым да мөмкин, әллә 11ме икән?) үскән бердәнбер кыз. Ә инде Халисә апаның 10 ир туганының Гатаулла исемлесенең кызлары Асия апа һәм Әминә апа – чын татар хатыннары. Яшьли әнисез калалар. Казанга килеп һөнәр үзләштерәләр. Катлаулы, зур станокларда берсе дары, икенчесе самолет төзүче заводта эшләделәр. Һич тә аларның мактаулы, хезмәт алдынгылары булулары турында озак итеп язарга җыенмыйм. Менә шушы апаларының, гап-гади татар хатыннарының әдәбиятка, сәнгатькә, телебезгә, динебезгә мөкиббән булуларын әйтәсем килә. Асия апа яшьли ире үлеп, кызын ялгыз үстерде. Әлфия гаҗәеп дәрәҗәдә акыллы, тәртипле, уңган булды. Ә инде кияүгә чыгып, ике баласы булгач, аларга да милли тәрбияне Асия апа бирде. Казан шәһәре уртасында урыс мәктәпләрендә дә, бүгенге көндә чын татарлар үстереп булганын күрсәтте. Кызык кеше иде Асия апа. Матур сөйли, аш-суны оста әзерли иде. Шәех абыйның да: «И-и-и, әз генә укыса, Туфанны уздырасы булган!» – дигәне истә.

Бер көнне Асия апа чакыра,. Ирем белән киттек. Өйгә бәлеш исе таралган. Табын корылган, бәйрәм рухы, телевизор кабызылган, 15-20 минуттан «Әлдермештән Әлмәндәр» башланасы. Югыйсә, ул да, без дә кат-кат караган. Асия апа: «Сезнең белән карыйсым килде», – ди.
Экранда Өммия – Әлмәндәрнең килене – Нәҗибә апа Ихсанова (киленнәре) күренгәч, Асия апа карап-карап торды да: «И, чукынчык, бигрәк ямьсез инде, – карагыз әле, нәкъ минем төсле», – диде. Асия апа җир куенына 80 яшен тутырып керде, туган авылына алып кайттылар.
Сеңлесе Әминә апа белән Галәү абыйның да балалары Фәрит, Илдар, Милия (Лилия) үз балалары белән татарча сөйләшә торган татарлар булдылар. Ана теле туган тел булып калды. Әминә апаның сокландырганы – ул әле менә 80 гә таба барганда да татар газета-журналларына язылмыйча калмый. Әле алай гына да түгел, телефоннан шалтыратып, фикер алыша.

Ник бик җәелеп язаммы, чөнки Туфан абый, гомеренең бер чорын рәхәтләнеп туган авылында, нәкъ менә шушы кешеләр белән яшәде. Туганнары Альберт, Фәрит, Мөнир абыйның, тагын әле мин белеп бетермәгәннәре күпме, туган авылын күтәртте. Өйләр салдыртты. Ул чорда Асия апалар, Әминә апалар җәй буена авылда яшәделәр.

Әгәр авылдагы Венера апа турында бер сүз дә әйтмәсәм, килешмәс, ул Туфан абыйның әнисенең абыйсының малае Хәсиб абыйның хатыны иде. Ире иртә үлде, Венера апа да елагандыр. Нәкъ менә шул чакта Туфан абый Венера апага да тормыш иптәше булды. Ул аңа сыер алып бирде, азыгын да юнәтте. «Мин кайтканда сөт, катык кертерсең,» – диде.

Ялгыз шәһәр хатынына эт иптәш булса, авыл хатынына сыер зур иптәш иде. Шуның белән ул көне үткәнен дә сизми кала. Туфан абыйга сөт, катык кына кертеп калмый, Туфан абый Казанга китәсе көннәрдә таңнан торып каймак аерта, күчтәнәч җибәрә. Туфан абый ап-ак, йомшак, йон носки ярата иде, аны да Венера апа бәйләгәндер кебек тоела. Һәрхәлдә, андый эшләрдән хатыны Нәҗибә апа азат булгандыр, дип беләм. Туфан абый өчен ул беренче чиратта артистка иде. Ул аның уйнаганын ярата һәм шуның өчен бөтен шартларны тудыра иде. Туфан абыйның нәрсәдер булгач инде өенә кайтып, Нәҗибәне итәгенә утыртып ике сәгать җырлатканын сөйләгәне исемдә.

Моннан нәкъ ун ел элек Туфан абый безнең районнан кул көрәше буенча Татарстанда икенче урынны алган бер бик тә мәрхәмәтле, уйчан кыз Раилә турында язган булган. Мин аны күрми калган булганмын. «Утырып уйлар уйладым» дигән китабының 86 нчы битендә: «Авылга кайтып килдем әле, «малай», – ди Раилә. Үзеннән ничәмә дистә өлкән кешегә «малай» ди. Әмма миңа ул сүз ошый. Үз иткән, якын күргән (язмама Туфан абыйның үз сүзләре) кешеләргә бу якта шулай дип әйтәләр, күрәсең. Кычытканлы авылы кызы Фәния Хуҗахмәтова да ул сүзне миңа еш әйтә. Безнең якта хатын-кызлар гына үзара «малай», «җаным» дип сөйләшәләр», – дип яза.

Еш әйттемме икән инде? Әйткәнмендер шул инде, әйтмәсәм, язмас иде. Ул да үз иткән, якын күргән шул инде. Ирем кинәт вафат булгач сына, сыната яздым. Дөнья беткән төсле тоелды. Алай гына бетми икән әле ул, үзеңә дигән гомерне үзең яшисе. Туфан абый да күз яшьләремне күрде. «Тукта, – диде. – Үлгәннәр алдында бурычлы булып калганнар гына елый, син Шәех алдында бурычлы түгел», – диде.

Туфан абый үлгәч, мин еламадым. Үлемнең бер халәттән икенче халәткә күчү генә икәнен, кабернең вакытлыча гына, аның да үтеп китәчәген инде мин чын мәгънәсендә төшенгән идем.
Хәбәр килгәч, кичләтеп кенә өйләренә килдем. Оныклары Даниярның: «Бабаем, син бит миңа бабай гына түгел, чын дус идең», Диләрәнең: «Бабаем, бу колакларың бигрәк йомшак иде, нишләдең соң?» – дип такмаклавы җанымны көйдерсә дә, Туфан абыйның елмаюлы йөзен күргәч, сөендем. Йә, Раббым, бу кешеңә мәрхәмәтле булгансың, үз каршыңа алып барасы «чумаданы» шыплап тулган булгандыр. Фәрештәләрең җанын бик җайлап алганнардыр, барасы җирен күрсәткәннәрдер. Чөнки Туфан абыйның үзе белеп тә, белми дә калган яхшылыклары бик күп. Ул яхшылыкны эшли дә, оныта да белә иде. Иткән изгелегеңне әйтеп йөргәч, изгелек буламыни?

Туфан абый соңгы елларда бик күп дусларын мәңгелеккә озатты. Марсель Сәлимҗановның вафатын авыр кичерде. Бервакыт зиратта икәү генә йөрибез. «Кеше өстендә кеше ята, монда калсаң нишләрсең?» – ди. Мин дә, үзем турында: «Минем урын Шәех абый кочагында, чардуганны да шулай куйдым», – дим. «Минем дә әти белән әни янында», – ди. Әйтерсең дә күңеле нидер сизенә. Кәефен күрәсем килә: «Үл генә, «малай», авылыңа кайтарабыз», – дим. Их, мәгънәсез, тупас шаярулар.

Булмады шул, Туфан абыйны Казанда, затлы, зыялылар зиратына җирләделәр. Ә үзе хәзер төштә йә Разилне эзләп, йә Марсельне, йә Нәбирәне сорап керә. «Сүзем бар, Фәндәс белән Гәрәйне, Зөфәрне табыгыз, – ди. – Иркә Зөлкәрнәй дә бөтенесен дә белә», – ди.
Беләм, Туфан абый, каберенең әтисе, әнисе янында туган авылында булуын теләгән иде. Бәлки, кабереннән туфрак кайтарырга да, үзе теләгән урынга таш куяргадыр. Баш казый Җәлил хәзрәткә сөйләгән идем. Шул көнне Җәлил хәзрәтнең төшенә кергән, бик матур, ди Туфан абый. Кулында мин бүләк иткән тәсбих, ди. Бик уңайлы, Нәҗибә апаңа әйт әле, ул да шундый белән тартсын, – ди. Матур төш, хәлләре бер дә начар түгелдер. Шундыйга охшаган.

Фәния Хуҗахмәт. 

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *