Өлкәннәр көне

Рәсәй тагын бәйрәм итә. Октябрь башы – өлкәннәр көне. Мин дә, шул шаукымга кушылып, бер әбиемне бәйрәм белән котлыйм әле дип, телефонга баскан идем, үпкәләде, ачуланды: «Ике атнага якын хәлемне белгәнең юк», – ди. Бирде кирәгемне, үземә дә оят булып китте. Аның бернигә дә мохтаҗлыгы юк, ә менә бер минутка, ярым шаяртып, тор, утыр, коймак пешер, дигән сүземне көтә. Минем бит сез, календаремне яратучылар, күп дип әйтеп булмый. Бер хәбәр биреп кую өчен вакыт та кирәкми. Синең, бер көлеп, өлкәннәр көне дию дә шул көнне мунча кертү, транспортта бушлай йөретү, шуның өчен күп-күп акчалар әрәм-шәрәм итү, үз мәнфәгатьләренә шудыру да өлкәннәрне кимсетә икән. Быел 1 нче октябрьгә кадәр көтеп тормадым, котлыйсыларымны котлап, бирәсе күчтәнәчләремне таратып чыктым. Күчтәнәч дигәч тә инде хәтере калыр, төрлесен ясадым. Кайсына 3-4не помидор, кыяр салдым. Кайсына 4-5 бәрәңгемне, юып, киптереп, матур пакетка салдым, берәр кишер, икешәр суган куйдым. Быел алма үлчәүсез булды, кышкылыкка таратырга күп итеп алма кагы киптердем. Төрле чәйләр дә ясадым. Мин боларны һич тә мактаныр өчен сөйләмим, миңа шулай күңелемә, җаныма тынычлык, рәхәтлек табам.

Динебез шулай куша. Яшьләргә мәрхәмәтле, өлкәннәргә хөрмәтле булыгыз, ди.

Җир йөзенә безне ничек яшәргә, нинди булырга, туры юлдан адашмыйча, саташмыйча ничек барырга икәнен күрсәтергә җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләм балалар белән дә, өлкәннәр белән дә ничек булырга кирәклеген безгә өйрәтеп, эшләп күрсәтеп калдырган. Өлкәннәргә хөрмәт, ярату безгә хәдисләр, риваятьләр, догалар булып килеп ирешкән. Ул бит :»Әти-әниләребезгә «уф», дип тә әйтмәгез», — дигән. Күпләребез «уф»ның тырнак астындагы кер икәнен дә белми. Әниләрне, аналарны изгеләштерә. Картларны балаларга тиңли зурлый, шаярта, хөрмәтли. Бервакыт әбиләргә сезне оҗмахка кертмиләр, ди ул. Әбиләр елаша, куркыша башлыйлар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Башта сезне 33 яшькә кадәр яшәртә, оҗмахта карчыклар булмый, шуннан соң гына кертә. Аллаһының кодрәте киң, ни кылса, шуны булдыра».

Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына төрле яшьтәге замандашлары киңәшкә килә. Иң яше, көчлесе, көр тавышлысы сөйли башлый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) иң өлкәннәренә сүз бирә: «Син сөйлә», – ди. Без бит алай итмибез. Ә монда күпме нәсихәт, күпме гыйбрәт, күпме үрнәк. Халкыбыз да шуңа охшаш гыйбарәләр бик күп. Ул: «Үз яхшылыгың үзеңә кайтсын», – ди. Димәк, көчең, хәлең булганда да яхшылык эшләргә тырышырга кирәк. Начарлык эшләсәң, начарлык булып куып тота. Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың, – ди. Аннан болай дигәне дә бар әле: «Җил чәчсәң, давыл урырсың».

29 ел «Татар мөселман календаре»н чыгарам бит инде. Үзем үк сатам да. Миңа аны сату да бик рәхәт. Сөйләшәм, сорашам, хәлемнән килгәнчә дингә чакырам. Әбигә, әнигә, бабайга бүләккә алам, дип килүче яшьләр күп. Әле арада шундыйлары бар көчкә-көчкә йөргән карт-карчыкларны, җитәкләп, хөрмәтләп, безне күрергә, китап-календарьне сайлап алырга үзләрен алып киләләр. Яшь кызлар, ханымнар хәзер бит рульдә, бер дә һаваланмыйлар. Әбиләренең артында елмаеп басып торалар. Чөнки болар иманлы гаиләнең балалары. Үзләре балаларына, оныкларына күрсәткән игелегенең җимешләрен җыялар.

Бервакыт бик авыр хәлдә калган берәү Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына киңәш сорап килә:«Нишләргә, нишләргә?»«Әти-әниеңне хөрмәтлә», – ди Пәйгамбәребез (с.г.в.).«Алар күптән вафат», – ди. «Дуслары, иптәшләре бармы?» – дип сорый Пәйгамбәребез (с.г.в.). «Бар», – дип җавап кайтара. «Аларга хөрмәт күрсәт, күңелләрен күр», – ди.

Берчак эшкә бер ир-ат килде. Коръән, китаплар алды, сөйләшеп китте. Чит илләрдә йөргәнен, күп акчалар эшләгәнен, хатыныннан, балаларыннан, бәхете юклыктан зарланды. Керфек тә какмый тыңладым. Тыңладым да: «Әниең исәнме?» – дидем. «Исән», – диде ул, һавалы гына. «Бәхетең бар икән, кайт һәм әниеңнән гафу үтен», – дидем. Ул аптырап калды. «Син аны бик елаткалыйсың», – дидем, сөйләгәннәреннән чамалап. Ул инде сүз арасында улының Андрей, кызының Ирина атлы икәнен ычкындырган, марҗа белән гомер иткәнен сөйләгән иде.

– Кит син ул гаиләдән, анда инде синең кирәгең беткән.

– Кая барырга?

– Авылда ялгыз берәр классташ кызың бардыр әле.

– Беренче яраткан кыз да бардыр әле, – ул әллә нишләп китте. Ә соңрак ике ел эчендә мин аның бәхетле кешегә әйләнгәнен күрдем. Өйләнде, йорт салды, яхшы машина алды. Менә шулай ул, марҗага өйләнеп, әниләрен елаталар да, әниләренең күз яше балаларын гафу итәргә әзер. Динебез шулай куша.

Дөнья шундый гыйбрәтле. Мин Казаннан 25-30 чакрым читтә, авылда яшим, гел автобус белән дә, очраклы машиналар белән көн дә Казанга йөрим. Кич белән театрга, концертка барасы булгач, күлмәк алыштырырга да кайтып киләм. Ике арада ике автобус йөри. Шуларның берсе – Наил исемлесе яз көне минем Фәния Хуҗахмәт календарь чыгаручы икәнемне ишеткән иде. Юл өчен акча алмый башлады: «Сине безнең әни ярата, ул Кун авылында яши», – дигән иде. Мин, тырышып-тырышып, акчага мохтаҗлыгым юклыкны аңлаткан идем. Ул исә бу бит акча түгел, кечкенә генә хөрмәт, – дигән иде. Җайсызлыгы шунда – бакчачылар йөргәндә тулып киләләр дә, урын булмый, бигрәк тә, кич кайтканда. Андый чакларда миңа һәрвакыт урын була. Бер шофер урын алып кала. Бу инде хөрмәт дисәң дә була. Хәзер бит яңа мода керде – яшьләр өлкәннәргә урын бирми. Шунысы кызык: баласы бирергә теләсә дә, әнисе, әбисе каршы килә. Үсә төшкәч, балалары юлдан язгач, исләренә төшә дә, әмма соң. Ә акчамны мәктәп балаларына бирәм. Аларның акча түләп йөргәннәренә эчем поша. Шулай ярыймы инде, ә аннан балалар чит илгә китә дип зарланышалар. Туган илне кечкенәдән яратырга өйрәтергә кирәк шул. Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми, дип әйткән халкыбыз (Тананың сөте булмый бит). Телевизорны ачсаң, еш кына Равил хәзрәт Бикбаев килеп чыга да, тулы бер вәгазьгә, үгет-нәсыйхәткә торырлык: «Кечкенә чагында балагызга Аллаһ турында сөйләмәсәгез, үскәч, Аллаһыга балагыз турында сөйлисе була», – дигән сүзләрне әйтә. Шуңа дә Пәйгамбәребез кат-кат: «Балаларга мәрхәмәтле, өлкәннәргә хөрмәтле булыгыз», – ди. Кечкенә чагында мәрхәмәт, яхшылык, ярату күрмәгән бала усал, каты бәгырьле, мәрхәмәтсез була. Балалар йортлары бетмичә, картлар йорты бушамый. Тирә-ягыбызда шуны күреп, тоеп яшәү, кыен бит, «күңел күрмәк, бер калҗа», диләр безнең якларда. Өлкәннәргә күп кирәкми. Ул яшьтә торыр урын, кияр кием булса, пенсия дә ай саен килеп тора. Үзләренә генә булса, җитә ул аларга.

Соңгы араларда юлларда очраклы машиналарда еш йөрим. Беркемнән сорамыйсың, ялынмыйсың: «Утырт әле, абый»га утырасың да китәсең. Беркемгә бер сүз әйтми генә, туган авылга Корбан ашына кайтып килергә булдым. 200 чакрым. Берсеннән төшәм, икенчесенә утырам. Алексеевск борылышына җиткән идем, бер 15-20 минут көттем. Бер зур иномарка килеп туктады. Утыртып китте. Безнең кеше түгел. Татарчасы матур гына, төс-кыяфәт, мөгаләмә икенчерәк, юл буена сөйләшеп кайттык. Биләргә җиткәч, энекәшкә шылтыраттым: «Аермага чыгасыңмы?» – дидем. Юлдашыма энемне дә мактап алдым.

– Сезгә ничә яшь? – дигәч, аптырап калдым.

– Быел җитмеш тулды, – дидем. Ә инде безнең тукталышка җиткәч, 500 сум акчамны бирергә теләп, матур сүзләр, рәхмәтләр әйтә башладым. Ә ул:

– Миңа Сездән акча алырга ярамый, чөнки Сез минем әниемнән ике яшькә өлкәнрәк. Энегез чыкмаса, мин Сезне юлда бастырып калдырырга да, авыр сумкаларыгызны күтәртергә дә тиеш түгел. Гөнаһ була, – диде. Исемен дә сорамадым.

Шул ук көнне кире киткәндә дә ,шофер йоклап китмәс өчен иптәшкә генә алдым, ике көн йоклаганым юк, Аллаһ саклады, диде. Кесәсеннән чыгарып, ике биш йөзлек бирде. Бу акчаларны кесәгә салдым. Юлда, РКБ тукталышында безнең район ягына кайтырга бер хатын, акчамны урладылар, дип елап басып тора иде. Карап-карап тордым да бер 500лекне аңа бирдем. Шунда ук утырып та китте. Янымда торган бер хатын, ул марҗамы, чувашмы: «Ник бирдең?» – дип тиргәргә тотынды. Ә мин андыйларга, безнең милләт булмаганнарга да бирәм. Көнем өчен, Аллаһ ризалыгы өчен, минем милләтемне берәүгә дә кул суздырмасаң иде, диеп бирәм. Динебездә кем икәненә карама, сузылган кулны кире бормаска куша. Алай гына түгел, кул сузып сораучыга кырын карарга, ачуланырга да ярамый.

Әйтәсе килгән сүзем – өлкәннәр көне бер көн генә түгел, ел әйләнәсе булырга тиеш. Динебез шулай куша. Шул чакта гына тормыш алга бара. Илгә-көнгә бәрәкәт, җан тынычлыгы иңә. Бүген ул барыбызга да кирәк. Инде дә килеп, бер-беребезне, якыннарыбызны, елга бер генә көн булса да, картлар көне белән котламыйм. Һәркемгә дә картлык килүен телик. Картаеп гомер итәргә язсын.

Фәния Хуҗахмәт. 

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *