Газиз халкыбыз!

Мәгълүм булганча, Россия Федерациясендә халык санын алу тарихи вакыйгасының статистика яки гражданлык проблемалары белән генә чикләү дөрес булмас иде. Әлеге эш тирән сәяси төс ала бара. Татар милләтен берничә «кавем»гә бүлеп карарга тырышу – шуның бер дәлиле. Бу хәл татар әдипләрен дә бик борчуга салды. Чөнки татарны ваклау, милләтне таркату – ул мең еллык тарихы булган әдәбиятны ваклау һәм таркату да… Татарны төрле якка тарткалау бик авыр хәлне – тел, мәдәният, йола, дин проблемаларын алып киләчәк, аның болай да шактый какшаган хәлсез рухын тәмам юкка чыгарачак.

Мәшһүр Тукаебызның шигырьләрен тагын биш-алты стильгә төрләндереп укыйкмы? Г. Исхакый әсәрләрен төзәтеп утырыйкмы? Һ. Такташның бунтарь поэзиясенә, Х. Туфанның ягымлы лирикасына ревизия ясыйкмы? Бүген әдәби иҗатта беренче адымнарын гына ясаучы яшьләрнең кыйблаларын буташтырыйкмы? Аларның тернәкләнеп кенә килгән ышанычларын югалтыйкмы? «Кайсы матбугат органын кайсы кавемгә кертәбез?» – дип, бәхасләр кузгатыйкмы? Ниһаять, ярсый-ярсый татар әдипләрен бүләргә керешикме? Бу хәлләрне күз алдына китерү дә кыен.

Татар әдәбияты бер генә ул! Татар теле дә бер генә! Йоласы да, рухы да, язмышы да бер генә аның! Шушы берлекне саклый алсак кына, бөеклегебезне, милли үзенчәлегебезне һәм киләчәгебезне тәэмин итә алачакбыз.

Сүзебез бер булсын: без – татарлар. Аннары гына – мишәрләр, Әстерхан, Себер татарлары, нугайлар, керәшеннәр, типтәрләр… Болары инде – татарның милли аерымлыгы түгел, ә бәлки, күңел байлыгы, рух байлыгы, тел байлыгы… Менә шушы күңел, рух байлыгын югалтмыйча, бердәм, нык һәм өметле татар милләте булып яшәргә дә яшәргә әле безгә!

Газиз халкыбыз! Дәрдмәнд тә: «Татарлыгым өчен җан атармын», – дигән. Без дә бу хакта онытмыйк, халык санын алу кебек җаваплы, мөһим вакыйганы бер милләт булып, «татар» булып башкарып чыгыйк.

Безнең бердәмлеккә омтылышыбыз һич тә милләтебезнең башка халыклардан өстенлеккә ирешергә теләвен аңлатмый. Без, татарлар, һәр халыкны ихтирам итәбез. Шул ук вакытта алардан үзебезне дә ихтирам итүне үтенәбез.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *