Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,

Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.

Моннан 110 ел элек язган шигырендә Тукай безгә, татар язучыларына, халык күңеленә үтеп керү, милләтне уяту юлларын өйрәтеп калдырган. Моның өчен халыкка дөресен әйтергә, аның фаҗигале тарихын бәян итәргә, бу хәсрәтле тормышының сәбәпләрен дә күрсәтергә кирәк икән. Шагыйрь хак әйтә: «Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел», ул элек тә шулай булган, хәзер дә шулай, эшләр болай барса, бу хәс­рәтләр мәңгелек булырга мөмкин. Сүзем тагын милләт турында, аның юкка чыгып барган ана теле, тапталган, ботарланган тарихы, киләчәктә татар халкының милләт буларак юкка чыгу куркынычы турында…

Соңгы вакытларда матбугатта, бигрәк тә, интернетта, кайнар бәхәсләр бара – тел бетү белән милләт тә бетәме, татар халкы үзенең бетәсен беләме, белсә, нигә моңа каршы тормый, милләт буларак исән калу өчен көрәшми? Әйе, ана теле юкка чыгу белән, ул милләт үзе дә бетә, ягъни, кайсы халыкның телен алса, әкренләп шуның составына күчә. Безнең очракта, бу – урыс теле, үз ана телен югалткан татар халкын да милләт буларак урыслашу көтә. Моны әле күпләр аңлап бетерми, аңлаганнары ышанмый, һаман нәрсәгәдер өмет итә, кемнәрнеңдер ярдәмен көтә. Ә ярдәм булмаячак, беркемнән дә! Шушы коточкыч югалту фаҗигасен үзе аңлап, милләт үзе сискәнеп уянмаса, ул тарих тәгәрмәче астында калачак. Иң авыр елларда да, дәүләтсез, илсез, патшасыз, гаскәрсез хәлдә үз-үзен, телен, динен, мәдәниятен, тарихын саклап калган татар халкы киләчәккә инде урыс булып барачак… Менә бу – ачы хакыйкать, һәм халык аны белергә тиеш. Җәяләрне ачып, чын хәлебезне күрсәтер вакыт җитте. Милләтнең яртысы инде күптән урыс белән катнаш никахларда тора, болар инде бездән киткән, хәзер калган яртысын ничек саклап калу турында уйларга кирәк.

Милләтнең гафләт йокысындагы хәтер күзәнәкләрен ничек уятырга соң, үзенең кемлеген ничек исенә төшерергә, нәрсәне мәңгелеккә югалтасын ничек аңлатырга?! Нинди изге догалар, милли моңнар аша, тарихка дан һәм кан белән язылган бөеклекләр һәм фаҗигаләр аша аның җанына юл табарга?! Күп татар зыялылары бүген шул хакта уйлый булыр. Тел белән бергә, татарлыгыбызны да бирүебезне, динебез дә китәчәген, мең еллык милли әдәбияттан һәм мәдәнияттән баш тартырга туры киләчәкне ничек аңлатырга? Әби-бабалары мең ел буе тезләнеп намаз укыган кавемнең киләчәктә нәселе урыска әйләнеп, чиркәүгә йөриячәгенә ничек ышандырырга?! Моннан биш гасыр элек үзенең дәүләтчелеген югалткан, рәсми хөкүмәт тарафыннан милләт буларак юк итү сәясәте алып барылган, үзен басып алган кавемнең тел һәм дин басымы астында даими рәвештә яшәгән татар халкы бүген яңа сынаулар алдында тора. Бәлки, монысы инде соңгы сынаудыр, милләт өчен көрәшнең дә соңгыларыдыр… Урыс телле буын үзен чорнап алган урыс мохитенә җайлашырга мәҗбүр булачак, шуңа ияләнәчәк, шуны үзенеке итеп кабул итәчәк. Бәлки шушы шомлы киләчәкне күз алдына китергәч, милләт чын хәлен аңлар, телен-динен, нәселен, үз-үзен саклап калу өчен көрәшә башлар…

Яшерен-батырын түгел, татар халкында сәяси аң да, тарихи аң да шактый түбән бит, ә болар исә үз чиратында милли үзаңның зәгыйфьлегенә китерә. Моның шулай булуына татар зыялылары үзләре дә гаепле, чөнки күпләр җил уңаеннан юырта, хакимияткә яраклашып, җайлы темаларга гына иҗат итеп ята. Ә иң җайсыз, иң куркыныч тема – милләтнең урыслар тарафыннан басып алынуы, гасырлар дәвамында максатчан рәвештә физик һәм рухи яктан юк ителүе, көчләп чукындырулар, каршылык күрсәткән өчен үлем яки төрмә, гасырлар буе алып барылган урыслаштыру сәясәте… Экран һәм урыс китаплары татарларны мыскыл итү һәм аларга карата нәфрәт белән тулы. Нәтиҗәдә, татарларның бер өлеше, бигрәк тә, урыс телле яшьләр, татар булырга ояла, хурлана башлады…

Ә татар язучылары, тарихчылары исә бу темага сирәк алына, алынган очракта да, төп гаеплегә төртеп күрсәтми, тел яшергән килен кебек, милләт фаҗигасенең кырыенда гына калтырап йөри. Алай гына да түгел, Казан дөрләп янып ятканда, урыс-татар мәхәббәтенә мәдхия укыйлар, милләтнең шушы хәлдә калуына татарның үзен гаепләп, китаплар язалар, тарихи тема белән сәүдә итәләр. «Бөтен нәрсәдә татар үзе гаепле икән, ханнар үзара талашып-сугышып яткан икән, ханбикәләр зина кылып йөргән икән, мондый милләт өчен көрәшеп торырга кирәкме соң?» , дигән фикер туарга мөмкин бит! Мондый мазохизм, үз-үзеңне ашау, шул рәвешле, басып алуны аклау – милли аңны күтәрә аламы? Юк, киресенчә, үз тарихыңны пычратып күрсәтү ул үз милләтеңнән ваз кичүне тизләтәчәк кенә, чөнки моның өчен, «татар үзе начар булган», дигән аклану-җирлек булачак.

Татар тарихи романнарында төп каршылык, конфликт кемнәр арасында булырга тиеш соң? Әлбәттә, тарихның үзендәге кебек – басып алучылар һәм басып алынучылар арасында. Милләтнең бүгенге фаҗигале хәле – ул инде нәтиҗә, татар халкына каршы гасырлар буе алып барылган юк итү, геноцид сәясәте нәтиҗәсе. Милләтебез башына төшкән шушы бөек фаҗигане татар әдипләре, тарихчылары, төп сәбәпчеләрен күрсәтеп, дөньяга чыгарырга тиеш иде. Чөнки татар халкына каршы алып барылган бу геноцидны үз милләтебез дә, дөнья җәмәгатьчелеге дә тиешенчә белми әле. Белсә, бу хәтле дәһшәттән каны катар, җаны өшер иде…

– Казан алынганнан соң суеп үтерелгән, суларга батырылган, тереләй утларда яндырылган татар ирләре, урысларга коллыкка бирелгән меңләгән татар хатын-кызы, балалар һәм картлар турында халык белми – бәлки алар арасында синең әби-бабаларың да булгандыр! Хәтереңне уят, татар!

– Дарларга асып, Идел буйлап салларда агызылган татарлар турында халык белми – бәлки ул дарларда синең бабаларың чайкалып агып барадыр!

– Югалган дәүләтне яңадан торгызу өчен дистәләрчә тапкыр яуга күтәрелгән, тигезсез көрәштә җиңелеп, тоткын булган, гәүдәсе тереләй

дүрткә өздерелгән, очлы таш казыкларга утыртып үтерелгән, ат койрыгына тагып өстерәп йөртелгән – бәлки ул синең бабаң шулай газап чигәдер?!

– Көчләп чукындырганнан соң, яңадан ислам диненә кайткан өчен тереләй утларда яндырылган, бозлы бәкеләрдә катырып үтерелгән, аяк-кулларыннан асып, төрмә-монастырьларга ябылган, гомерлек сөргеннәргә сөрелгән – ул синең газиз әби-бабаларың бит!

– Иң авыр, иң вәхши, иң дәһшәтле елларда да безнең өчен телне, динне, тарихны, мәдәниятне саклап калган, шушылар хакына дошман кулыннан шәһит киткән, корбан булган – ул синең изге әби-бабаларың! Син бүген аларны кемнәргә алыштырасың?! Үз теләгең белән телне-динне-тарихны читләргә бирү – ул инде үткәннәреңне генә түгел, киләчәгеңне дә үзеңне юк итүчеләргә тапшыру, дигән сүз! Әби-бабаларның хәтерен сату, изге рухларына хыянәт итү, дигән сүз… Илеңне һәм җиреңне басып алган, әби-бабаларыңны кылычтан үткәргән, мәчет-мәдрәсәләрне утка тоткан кавемнең азгын кочагына инде үз ихтыярың белән барып керү… Үз ихтыярың белән аның телен, динен, яшәү рәвешен алу, нәселеңне, милләтеңне юк иткән кяфер кавемгә әйләнү… Милләт өчен моннан да зур фаҗига, моннан да зур югалту, моннан да зур хурлык һәм моннан да зур гөнаһ була аламы?!

Безнең кебек коллыкта калган халыкның ике генә юлы бар – йә шул гомерлек коллык белән ризалашасың һәм милләт буларак юкка чыгасың, йә шул коллыктан котылу юлларын эзлисең. Моны милләткә акыл ияләре, милли сәясәтчеләр, галимнәр, зыялылар аңлатырга һәм дөрес юлны күрсәтергә тиеш. Әгәр без татар илен басып алган милләтне һәм дәүләтне үзебезнеке дип таныйбыз икән, асыл улларыбызны һәм кызларыбызны шушы төрмәне саклау өчен корбан итәбез икән, аның милли каһарманнарын үзебезнеке дип кабул итәбез икән – без инде коллыгыбыз белән килештек, дигән сүз. Әнә бит татарның бер язучы-галиме нәрсә яза: «Яшь буынны күкрәге белән дошман амбразурасын каплаган Александр (Мөхәммәтҗан) Матросов, Газинур Гафиятуллин, бозга катырып үтерелгән генерал Карбышев (керәшен татары) үрнәгендә тәрбияләргә кирәк, алар өлге булып торырга тиеш», – ди. Бу моны татар стратегиясенә тәкъдим итә. Ягъни, татар халкы шушы империя төрмәсен саклау өчен һаман үзенең ул-кызларын туп ите итәргә тиеш икән! Әлбәттә, мондый фикерләү белән коллыктан беркайчан котылып булмаячак.

Без гафләт йокысына китеп барган үз милләтебезне сискәндереп уяту юлларын эзлибез… Гафләт йокысының үлем йокысына әйләнү куркынычы барлыгын аңлатырга тырышабыз. Милләт булып оешып яшәүнең, телебезнең һәм динебезнең Аллаһтан әманәт икәнен, болар өчен кыямәт көнендә соралачагыбызны исенә төшерәбез. Бу дөньяда кяфер кавемне дус итеп тотсаң, кыямәт көнендә дә алар белән бергә – җәһәннәмдә булу куркынычын кисәтәбез. Һәм милләтне үз язмышы турында җитди уйланырга чакырабыз. Шагыйрь әйткәнчә:

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,

Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.

Фәүзия БӘЙРӘМОВА.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *