Мәүлид бәйрәме (вәгазь)

Бөтен галәмнәрнең тәрбиячесе булган Аллаһы Раббыбызга биниһая хәмед-сәнә, шөкраналарыбыз булса иде. Безнең өчен һәр хәлебездә иң күркәм үрнәк булган нурлы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссә­ләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһленә, сәхабәләренә күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмү галәйкүм үә рахмә­түллаһи үә бәракәәтүһ! Рабигүл әүвәл аеның 11 нче киче – Ислам дөньясында зур тантана, бөтен дөнья мөселманнарының мөбарәк бәйрәме. Бу төнне сөекле Пәйгамбәребез хәзрәте Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәләм дөньяга килгән. Рабигүл-әүвәл аенда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең яшәү рәвеше, әхла­гы турындагы аять-хәдисләрне укыйлар, салаватлар әйтәләр, догалар кылалар.

Мәүлид бәйрәмен беренче тапкыр XII–XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Мәлик Мөзәффәр Әбү Сәгид Күкбури Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне бик сөйгән һәм аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең тормышын­да булган әһәмиятле вакыйгалар турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәп һәм үз телләрендә укыйлар. Мәүлид бәйрәмендә төрле ризыклар әзерләнә, мохтаҗларга, ятимнәргә сәдакалар, киемнәр бирелә. Бу изге гамәлләрне кылган мөселманнар савапка ирешер, иншә Аллаһ.

Кызганыч ки, кайбер кешеләр, Коръәнне һәм хәдисләрне дөрес аңлатмыйча, Мәүлидне уздыру куркыныч бидгать дип әйтәләр. Мөхәммәд галәйһиссә­ләм һәм аның сәхабәләре заманында Мәүлид бәйрәме бер дә үткәрелмәгән. Моңа дәлил итеп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәләмнең хәдисен китерәләр: «Нәсаралар Гайсәне олылаган кебек, мине алай олыламагыз», ягъни илаһилаштырмагыз. Бу хәдискә таянып, Мәүлидне Раштуа яисә тагын да начаррак – потка табыну белән чагыштыралар. Әлеге фикер дөреслеккә туры килми. Беренчедән, сәхабәләр заманында билгеләнгән көнне җыелырга һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең тормышы турында сөйләргә, ишетергә ихтыяҗ булмаган, чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең тарафдарлары аны һәр көнне күргәннәр һәм һәрвакыт аның янында булганнар. Бер тапкыр Аллаһы Тәгаләнең илчесе галәйһиссәләм Гомәр бин Хаттабтан (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) сораган: «Аллаһтан соң син кемне күбрәк яратасың?» – дигән. Сәхабә: «Алдан үземне, аннары сине, йә Расүлуллаһ», – дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Гомәр, синең иманың зәгыйфь», – дигән. «Алай булгач, Аллаһтан соң мин дөньядагы бөтен нәрсәдән күбрәк сине яратам!» – дигән сәхабә. «Менә хәзер инде синең иманың көчле», – дип җавап биргән Мөхәммәд галәйһиссәләм (Әхмәд бин Хәнбәл, Мөснәд).

Ибн Хишам Аллаһның Расүле галәйһиссәләмнең тормышы турындагы китабында: сәхабәләр Мөхәммәд Пәйгамбәр галәйһиссәләмне шулкадәр нык яратканнар ки, хәтта азан эчендәге «Мөхәммәд Расүлуллаһ» сүзтезмәсе әйтелгәч, аларның күңелләре Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә карата мәхәббәт белән тула һәм алар елый башлыйлар иде, ди. Расүлуллаһ галәйһиссәләмнең вафатыннан соң һәрвакыт мөселманнарны намазга чакырган Биләл (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) исемле сәхабә нәкъ менә шушы сәбәп аркасында

азанны дәвам итә алмады. Безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм гади кеше булмаган бит, ул – бөтен мәхлуклар, кешеләр һәм җеннәр өчен Аллаһы Тәгаләнең сайланган Илчесе. Аллаһ Раббыбыз Коръән­дә болай дип әйтә: «Шик юктыр ки, Аллаһ та, фәрештәләре дә Пәйгамбәргә күп салаватлар әйтәләр. Әй, иман китергән адәмнәр, сез дә аңа салават әйтегез һәм сәламнәр күндерегез» («Әхзаб» сүрәсе, 56 нчы аять).

Мөхтәрәм җәмәгать! Шуны онытмыйк! Әгәр без сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең сөннәтенә иярсәк, аның тормышыннан үрнәк алып яшәсәк, иншә Аллаһ, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешербез. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ий Мөхәммәд галәйһиссәләм, әйт: «Әгәр Аллаһыны сөяр булсагыз, миңа иярегез, иярсәгез Аллаһы сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар», – дигән («Гыймран» сүрәсе, 31нче аять).

Икенчедән, Мәүлидне Гайсәне олылау, «ила­һилаштыру» белән чагыштыру, бер сүз белән әйткәндә, наданлык булыр иде. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең туган көненә багышланган нинди дә булса чараларны үткәрү – потка табыну белән бер, дигән сүзләр Ислам динен мәсхәрә итү була. Мондый сүзләрне фәкать белемсез, надан кешеләр яисә Мөхәммәд Мос­тафа галәйһиссәләмнең дошманнары гына әйтә ала.

Мөхәммәд галәйһиссәләм үзе дә туган көнне, ягъни дүшәмбе көнне ураза тоткан. Аллаһның Расүле галәйһиссәләмнән сорадылар: «Йә Расүлуллаһ, ни өчен сез дүшәмбе көнне ураза тотасыз», – диделәр. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үз җавабында: «Мин бу көнне тудым һәм бу көнне миңа вәхи иңдерелде», – дигән (Мөслим). Белгәнебезчә, ураза тоту – ул Ислам терәкләренең берсе. Моннан күренә ки, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең туган көнен гыйбадәт белән үткәргән.

Хөрмәтле мөселманнар! Бүгенге көндә Мәүлидне бәй­рәм итү гадәтләре кайтарыла башлады. Авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә Мәүлидләрне уздыралар. Күпчелек галимнәрнең фикеренчә, Мәүлид яхшы бидгать (бидгә хәсәнә) булып санала. Бу турыда: «Мәүлид уку – бик яхшы һәм файдалы Ислам гадәте. Аңарда – мөэминнәр арасындагы аралашу, аларның иманы өчен ышандыргыч дәрес, кешеләр йөрәгендә Аллаһка һәм Аның соңгы илчесе Мөхәммәд галәйһиссәләмгә карата мәхәббәт уяту», – дигәннәр.

Мәүлид бәйрәмендә укылган дога, аять-хәдисләр, мөнәҗәтләребез өчен генә түгел, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кылган барлык изге гамәлләребез өчен сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең рух-шәрифләре шат булса иде.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *