Хәтер

Бу араларда бер сайтны татарчага тәрҗемә итеп утырам әле. Электрон почтама август урталарында хат киләп төшкән иде. Анда тәрҗемә эшендә ярдәм итүемне сораганнар, максатын һәм хакын күрсәткәннәр. Әлеге мондый эшне башкарган юк иде. Дөрес, заказ буенча рефератлар язу, мәкаләләрне еш язарга туры килә. Ләкин монда бөтенләй башка: сүзен сүзгә мәгънәсе туры килерлек итеп, төгәл тәрҗемә итәргә кирәк. Бәясе дә ярыйсы булгач, үземнең дә булдыра алу-алмавымны тикшерү максатыннан, кызыксынып, риза булдым мин бу тәкъдимгә. Сайт белән таныштым: татарлар турында урысча ясалган искиткеч шәп сайт булып чыкты ул. Әгәр татар телендә дә эшләнгән булса, «Белем җәүһәрләре» конкурсында катнашып, һичшиксез, җиңеп чыга алырлык эчтәлекле сайт. Кызганычка, сайтны эшләүчеләрнең татарчалары чамалы икән. Шулай булса да, урыс телле татар җанлы фидакарьләр татар дөньясы өчен искиткеч файдалы зур эш башкарып киләләр. Мин бу сайтны тәрҗемә иткәндә үзем өчен дә бик күп яңалыклар алдым.

Ләкин болары кереш сүз урынына, ә алда язылачак төп сүзем шушы сайтка бәйле рәвештә килеп туган фикер – Хәтер көне турында булачак. Эш шунда: соңгы көннәрдә мин сайтның Казан ханлыгының яулап алынуы турындагы өлешен тәрҗемә иттем. Казан алынганнан соң урыс башкисәрләренең явызлыкларын, вәхшилекләрен укып, дулкынланудан вакыт-вакыт хәтта яза алмас дәрәҗәгә җиттем. Тарихта әле беркайчан да бер халыкка каршы да мондый вәхшилек булмаган. Татар халкын бетерү өчен ниләр генә кылмаган урыс дәүләте. Мин заманында Казан дәүләт университетын тәмамлап, озак еллар мәктәптә эшләгән кеше. Ләкин ул заманда хәтта университетта да урысларның басып алуларын шактый тыйнак, йомшак итеп аңлатканнар икән. Мәктәп дәреслекләре дә империя идеологиясенә туры китереп басыла. Шулай булгач, гади халык каян белсен 1552 елда кылынган кан коюны, үтереш-суешны. Урыс чыганаклары теркәгәнчә, шәһәр басып алынгач, ир-атларны тулысынча кырып бетерәләр, ә хатын-кызларны һәм балаларны мыскыллау өчен урыс сугышчыларына өләшәләр. Татар каны елга булып ага, Казансу кызыл төскә керә, мәетләр аша үтеп йөргесез була. Кремль турысында Казансу ярлары, чокыр-чакыр, ныгытма тирәләре өемөем мәет белән тула. Өемнәрнең биеклеге кайбер урыннарда шәһәр стенасы биеклегенә җитә. Көндез сәгать өчтә атка атланып Иван Грозный шәһәргә керә, аның өчен Нурали капкасыннан Хан сараена кадәр йөз адымлык юлны көч-хәл белән мәетләрдән арындыралар.

Казан җиңелә, Казан ханлыгы яшәүдән туктый. Казанның соңгы ханы Ядкәрне Мәскәүгә алып китәләр һәм, Симеон исеме биреп, чукындыралар. Хөкүмәт һам гаскәр, бөтен дәүләт структуралары юк ителә. Казан белән идарә итү өчен Мәскәү наместнигы Бөкре Шуйский куела. Ләкин татарлар һәм Казан ханлыгының башка халыклары бәйсезлек өчен көрәшне туктатмыйлар, тик инде ул стихияле төстә бара һәм халык көрәшенә әверелә, Казан алынган көн татар халкы тарихында иң зур фаҗига – ул татар дәүләтенең юкка чыгуы, шул сәбәпле, милләтнең гасырларга сузылган коллыкка дучар ителүе. 1552 елның 15 октябре менә шушы олы фаҗигаләргә һәм югалтуларга юл ачты.

Кызганычка, милләтне, телне бетерү сәясәте әле һаман дәвам итә. Гаепсез

корбаннар ике яктан да булуга карамастан, Казанны алганда урыс патшасы Иван IV гаскәре ягыннан һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл (урысларга) 1823 нче елда ук ачылса, Казанны яклап шәһит киткән татарларга һәйкәл әлегә кадәр юк. Шул ук вакьггта Чечняда Кавказ сугышында Ермолов гаскәрләрен батырып үтерүче чечен хатын-кызларына күптән түгел Кадыйров үзе комплекс ачты. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров 1819 нчы елда Кавказ сугышы вакытында урыс гаскәрләрен батырып үтергән чечен хатын-кызларына һәйкәл куюдан курыкмады. Һәйкәлне ачу тантанасында Чечня хөкүмәтенең барлык җитәкчеләре диярлек катнашты. Әлеге тантана Кавказ сугышы вакытында генерал Ермолов гаскәрләре тарафыннан тулысынча яндырылган авылда узды. Дади-Йорт дип аталган бу авылда урыс гаскәрләре 46 чечен хатын-кызын әсирлеккә ала һәм Терек елгасы аша чыкканда әлеге хатыннар яндырылган авыллары, үтерелгән якыннары өчен үч итеп, сугышчыларга ябышып, аларны үзләре белән сөйрәп суга сикереп үләләр. Бу хәлне Кадыйров зур батырлык дип атады һәм шул уңайдан Чечня хатын-кызы көнен дә булдырды.

Инде 25 ел дәвамында 15 октябрьдә 1552 елда Казанны саклап шәһит киткәннәрне искә алу йөзеннән Хәтер көне билгеләнеп үтелә (беренче тапкыр 1989 елда үткәрелде). Әйтергә кирәк, әлеге дата Татарстан Республикасы кануны (1992 ел, февраль) тарафыннан расланган булса да, истәлекле даталар исемлегенә кертелмәгән. Әмма башкалабызда халык бу көнне татар дәүләтенең бәйсезлеген яклаган сугышчыларны искә алырга җыелмый калмый. Без халкыбызның фаҗигале үткәнен һәм андагы корбаннарны да искә төшерергә, аларның рухлары алдында баш ияргә тиешбез. Татар халкы үзенең тарихын, дөньядагы әһәмиятле урын тоткан дәүләт булганын искә төшерсен иде.

Октябрь – тарихи күзлектән караганда татар халкы өчен фаҗигале ай. Дәүләтебезне югалту ачысын гасырлар буе татып киләбез. Ләкин без әле хәтеребезне югалтып бетермәгән халык. Хәтер көне буларак билгеләнгән 15 нче октябтебез бар. Тәнендә җаны бар татар ул көнне һәрвакыт истә тота. Кызганычка, аларның саны бик аз. Татарны битарафлык пәрәвезе чорнап алган. Меңләгән милләт баласы бу көннең нинди көн икәнлеген дә белми. Белсә, йөрәге түзеп, өендә утырмас, заманында шанлы дәүләт тоткан халык баласы иәкнлеген аңлап, Каюмны саклап көрәшкән бабалары рухына дога кылырга, һичьюгы, искә алырга чыгар иде. Әле ярый ел саен 15 октябрь көнне Татар милли хәрәкәте 1552 елда Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбызны искә алу йөзеннән матәм чарасы уздыра. Ләкин анда без миллионлы халык дип мактанган татарларның йөзләбе генә килә.

Хәтер көне – ул дәүләтчелеген, димәк, Татар илен һәм җирен, иманын, рухын саклап калу өчен каннарын туккән газиз бабаларыбызны искә алу, милли горурлыгыбызны ныгыту, иман яңарту, татарлыгыбызның әле исән икәнен күрсәтү. Хәтер көне – ул татарның үткәне һәм бүгенгесе. Үз тарихында күпне күргән милләт яши һәм киләчәге өчен борчыла.

Хәтер – мәңгелек диләр. Ә бу хәтер – канлы хәтер. Миллионлаган югалтулар, онытылгысыз кайгы-хәсрәтләр китергән афәтне хәтерләрдән җуеп ташларга хакыбыз юк.

«Татар мөселман календаре».

Фотосурәт: tatar-today.ru

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *