Язучы, табиб, кактуслар үстерүче һәм тагын…

Бу китабыма аның турында язарга уйламаган идем. Тагын үзенчә, уйламаганча килеп керде. Архивымда менә шушы хатка тап булдым. Кат-кат укып чыктым да, исләрем китеп, тагын бер кат укыдым. Сезгә дә укытырга булдым әле мин аны. Үзе дә ачуланмас иде, Илгизәргә дә укыт, дигән бит. Ул чакта аңа да укытмаган идем, кушкан эше дә үтәлмәгән булып чыга бит.

Миңа үз гомеремдә бик кызыклы шәхесләр, зур кешеләр, талантлар белән аралашып яшәүләр насыйп булган икән. Менә шул чакларның яктысы гомерем буена озата бара. “Кемнәр инде ул зур кешеләрең?” — дип сорарга да мөмкиннәр бит әле. Мактау булгач, мактанудан китсен: Мөдәррис, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов, Рәшит абыйлар, әлбәттә, Шәриф абый Хөсәенов! Менә бу хат — нәкъ шуның бер якты нуры. Ник соң ул аны авторның үзенә язмаган? “Фәния!” — дип миңа яза бит. Бердән, эчен бушата, икенчедән, сабак бирә. Алай язарга, алай яшәргә, алай булырга ярамый, ди. Менә бу хат дисәң дә хат. Ул аларны миңа байтак язды бугай. Кайберләрен: “Укы да ерт”, — дип яза иде. Бөртекләп җыясы, саклыйсы булган да, хәзер соң, баш бармыни соң? Әле бусы да Шәех Зәбиров белән бер түбә астында гомер итмәсәң, булыр идемени?! Шәриф абый аны башта бер дә яратмады. “Ата каз — кызыл коммунист”, — диде. Шәех абыйларның 14-15 яшьлек чакларында үз авылларында Сталинга каршы “Ленин юлыннан” дигән банда оештырганнарын сөйләгән идем, аны да бер-ике мәртәбә үзенә чакырды.

Шәриф абыйны белүчеләр исән әле, гаҗәп кызыклы кеше иде. Ул берәүгә дә охшамаган: күп белә, сәнгатьнең теләсә кайсы тармагыннан мәгълүматлы. Ул картиналар, аларның авторлары, опера, балет, борынгы татар халык көйләре турында нәрсә сорасаң да сәгатьләр буе сөйли. Башта әле бик килешле генә итеп йөрәгеңә чәнчеп ала: “Нәрсә син, шуны да белмисеңме, шуны да белмичә ничек журналда эшләтәләр соң сезне?” — ди. Күбрәк беләсе, күбрәк укыйсы, опера, балетларның берсен дә калдырмыйча карап барасы килә. Хәер, без студент чакта да Гүзәл Шакирова белән кимен куймадык. Опера һәм балет театрының беренче, икенче рәтләренә билет 30 тиен генә иде. Шунысы гына кыен иде, театрга туфлисез кертмиләр. Игезәк Ибәтуллиннарга, Гайнуллиннарга, Калашниковаларга, Хәкимоваларга гашыйк, һәр рольләрен яттан белә идек. Хәзер уйлыйм инде, Шәриф абый, бәлки, шулар өчен дә кешегә санагандыр, кунакка чакырган, хатлар язгандыр, “Азат хатын”га, “Социалистик Татарстан”га, соңрак “Мәдәни җомга”га килсә дә, минем янга, минем бүлмәгә кергәндер. Хәер, беренче чиратта, ул Кояш апа белән Рейн абыйларның дусты иде. Аяз абый белән Нәкыя апаның да, Шәүкәт Галиевнең дә дусты иде. Марсель Сәлимҗановны еш сөйли иде, хатыны Гөлнараны яратып, сокланып мактый иде. Рөстәм абый Яхинны бик хөрмәт итә. Аның әнисе Мәрьям апаны ярата иде. Рөстәм абый өчен махсус сүзләр яза иде. “Сорнай моңы” җыры шулай туды. Ә инде Хәлимә ханымны яратмый иде. Үзен түгел, мәчеләрен. Ул турыда кая гына язмады, нәрсә генә эшләмәде. Эшләтә алмады, татарның бөек композиторы мәче исендә буылып үлде. Язганыма каршы чыкма, һәрнәрсәне үз исеме белән атарга кирәк, дияр иде Шәриф абый. “Күт” дигән сүзне дә ярата иде бугай. Без дә бит әле: чиләкнең дә күте, дип сөйлибез. Ул да: чиләкнең генә төбе була, кешенең төбе, дип сөйләп булмый, дияр иде. Ә үзенең: “аның төбен төшергәннәр инде”, дигән гыйбарәсе бар иде.

Шәриф абый туган көнен бик ярата иде. Табыны, ризыклары, сөйләшкән сүзләр матур, затлы була иде. Ул бөтен каз кыздыра, башлы тозлы кәбестә куя, аны мүк җиләге белән бизи. Мүк җиләгеннән ниндидер затлы, хуш исле эчемлекләр әзерли. Аннан соң шагыйрьләрнең шигырьләренә аты-юлы белән пародияләр җырлый. Аңа тамашачы кирәк, публика кирәк. Шул чакта син аңа берәр каршы сүз әйтеп кара, куа да чыгара. Холкын белгәнгә, ялгыш сүз ычкындырудан сакланабыз. Мактавыңны да ошатмаска мөмкин. Ә өе матур. Савыт-сабалары затлы, кыйммәтле. Өен кыйммәтле картиналар бизи. Ул аларны үзенең иптәшләре, гаилә әгъзалары кебек хис итә. Аларга да каршы сүз әйтергә ярамый. Шәриф абый безгә үзеннән бушаган чәй савытларын бүләк итә иде. Әй, сөенә идем шуңа. Үзе әйткәндәй, бер дә бурычлы булып каласым килмәде әле. 65 яшь тулган елны мин аңа Англиядә Америка өчен эшләнгән “Әхмәд” чәен бүләк иттем. Зур, затлы, матур тартмалы, гаҗәп хуш исле, тәмле. Күрәм, бүләгем ошады. Әти җибәргән, дидем. Аптырап калды, “Каян?” — ди. “Теге дөньядан”, дигәч кенә Әхмәт кызы булуым исенә төште. Үзем дә ошарлык бүләк бирә алуыма бик сөендем. Әле бит:

— Кит, кит, мин мондый чүп-чар эчмим, — диргә дә мөмкин. Юк, юк, алай әйтмәде. Ә менә “бишбармак”ны өч мәртәбә бәйләтте. Үзе сорады. “Йә базардан, йә кешедән бәйләтеп китерә күрмә” , — дип кисәтте. Котым очты, матур-матур кофталар бәйләп кисәм дә, перчатка бәйләгәнем юк. Тәвәккәлләдем. Төзәтә-төзәтә, сүтә-сүтә, бәйли-бәйли тәки әвәләдем. Эшкә үзем килеп алам, диде. Килде, карады, йөземә генә бәрмәде. Бик тырышып тагын берне бәйләдем. Бусын да яратмады. Хурландым. Нәрсә мин шуннан көлдереп торам соң әле, дидем дә, Мәскәүдән бик шәп Италия йон җебе алып, “бисмилла”мны әйтеп башлап, тагын бер пар бишбармак бәйләдем. Әй, матур, әй, җылы, әй, йомшак чыкты. Туган көненә баргач, куеп калдырдым.

— Анда нәрсә ташлап киттең? — диде телефоннан.

— Кайда, нәрсә? — дигән булдым, бернәрсә дә белмәгәндәй. — Юк, юк, миңа әллә нәрсәләр якма, — дидем.

Берме-икеме ел узгач, мин аны транспортта очраттым. Киров районында табиб булып эшли, эшкә троллейбуста йөри. Ә ул һәрвакыт шыгрым тулы. Кулыңны югары күтәреп, сузылып, тотынгычка ябышасың. Салкын кыш көне перчатка белән пальто җиңе аерыла, ачыла да кул-беләк туңа икән шул. Шәриф абый шуңа озын итеп бәйләткән икән, дип уйлап та бетермәдем, мин аның кулында үзем бәйләгән бишбармакларны күреп алдым. Ул да күрде. Арты белән борылды да икенче якка карап басты, мин дә тиз генә төшеп калдым да икенче троллейбуска утырдым.

Бервакыт төн уртасында Кояш апа белән Рейн абый такси тотып килеп керделәр. Тәрәзәмне “кыйныйлар”:

— Тиз генә киен дә чык, — диләр. Кот очты. Дәвамы гаҗәп матур төш кебек иде. Кояш апаларга автомат-телефоннан Шәриф абый шалтыраткан, ничәдер сәгатьтән бер кактусым (әлбәттә, исеме белән әйткән) чәчәк ата, ничәдер сәгать кенә тора, гомерегездә дә башка күрә алмыйсыз, — дигән. Бу — аның кактуслар белән “тилергән” чагы. Ул аларның бер 600 төрен җыйды бугай. Төн уртасы үтеп киткән, ул өстәл әзерләп безне көтә. Ә чәчәк дигәне чәнти бармак башы кадәр бернәрсә шунда. Алдан сары иде, берәр сәгатьтән алсулана башлады, кып-кызыл төскә керде, кара чиягә әйләнә башлады. Таң атты, кояш чыкты, эшкә алардан гына киттек. Чәй эчтек, кофе уртладык, Мәскәүдән генә алып кайткан тәмле әйберләр ашадык. Ул шул чәчәкне үстерә алуы, аны безгә күрсәтүе белән гаҗәп бәхетле иде. Үзе дә тилерә, безне дә тилертә.

Шәриф ага Хөсәенов — татарда бик аз язып та, үзенең мәңге кабатланмас, зур, бөек язучы икәнен исбатлый алган шәхес. Аз, бик аз язды ул. Ләкин һәр язганы бөек иде аның.

Безнең үсмер чакларыбызга, җиткән кызлар, егетләр булган чакларыбызга ул “Зөбәйдә — адәм баласы”н язды. Камал театрында Наилә Гәрәева барыбызның да яратуын яулады. Зөбәйдә безнең яшьтәшебез иде. Бунтарь, үзсүзле, акыллы көрәшче иде ул. Яшьлекнең нәкъ үзе. Дөньяны үзгәртмәкче. Аны Түбән Кама шәһәренең үзешчән театрында Наил абый да сәхнәләштерде. Без — яшь төзүчеләр аны ничә мәртәбә куелса, шул кадәр карадык. Аның жанры — трагикомедия. Бу инде көлә-көлә елау, дигән сүз. Шунысы кызык: аны ничә мәртәбә карасаң да туйдырмый. Зөбәйдәне кабат куяр чак җитте. Театрларга яшь тамашачы кирәк, каткан күңелләрне йомшартасы, сукрайган күзләрне ачасы бар. “Зөбәйдә…” — картая торган әсәр түгел.

Шәриф Хөсәеновның “Әни килде”сен барыбыз да белә. И-и, шөкер, Галимә апа уйнаган Әнине дә күреп кала алдык. Ул да шедевр, бөек, кабатланмас әсәр. Тәҗрибәле, сабыр, акыллы Марсель Сәлимҗановның бу әсәрне сәхнәләштерүе бер батырлык булса, бу әсәрнең сакланып калуы — иң зур хәзинә. “Әни”нең бит бер баласы наркоман. Нинди сүз ул, нинди наркотик бәхет ияләре булган Совет илендә. Барысы да бары тик бәхет өчен генә яратылган иде бит. Телделәр, кистеләр, турадылар. Ай-һай, Шәриф агайның җаны әрнегәндер. Юк кына кешеләр сине ничек язарга өйрәтсен дә, җаныңнан ярып чыккан фикерләреңне “ярый”, “ярамый”га бүлеп утырсын әле. Хәер, ул чакта Шәриф абыйны “Совет әдәбияты” журналында басылган “Мәхәббәт сагышы” повесте өчен “кыйный” башлаганнар иде. Шул ук бәхет мәсьәләсе. Кайдан килсен бәхетсезләр? Бәхет иле гөрли, чәчәк ата. Бу илдә наркоманнар, колорадо коңгызлары һич булырга мөмкин түгел. Аларны качырып, яшереп үрчеттеләр. “Әни килде”  — гап-гади әсәр. Әгәр Марсель абый Шәриф абыйны ышандыра, килештерә алмаса, ул әсәр Мәскәүгә гастрольләргә бара алмас, башкала тамашачыларын, тәнкыйтьчеләрне шаккатыра алмас иде. Мәскәү газеталары артистларыбызны, авторны, сәхнәгә куючыларны мактый. Бик күп театрлар аны үз сәхнәләрендә уйнадылар. Шәриф абый шуларның кайберләренә үзе дә бара, соңыннан “Әниләр” белән хатлар алыша иде. Ул рольне уйнаган артисткаларга затлы бүләкләр җибәрә иде.

Бер язда Кояш апа:

— Тиздән бәйрәм, яңа күлмәкләр тектерегез, — диде. Белүен белә идек тә Качалов театры артистларының “Белое платье матери”ны өйрәнеп ятканын, сезон япканда ук күрсәтерләр әле, дип уйламаган идек. Кояш апа ул елларда журналда “Гүзәллек дөньясы” дигән бүлекне дә алып бара, репетицияләргә дә йөри. Бу юлы да: “Бик шәп булачак”, — дип хәбәр җиткереп торды. Яңа күлмәкләр дә тектердек. Шәриф абый дулкынланды, без дә белеп тордык. Ул елны Качалов театры сезонны “Әниемнең ак күлмәге”н бер мәртәбә генә уйнап япты. Җир асты юлындагы ап-ак нәркизләрне, ут-кызыл лилияләрнең барысын да алып бетердем. Валентина Павлова, миңа калса, Әнине Галимә апага караганда да шәбрәк уйнады. Ул сабыр, тыйнак, түзем, батыр (елак түгел) татар хатыны иде. Бер кочак чәчәкне барысына да учлап-учлап биреп чыгам, өләшәм, дип уйлаган идем (чөнки чәчәкләрем бик күп. Бу бит май ахыры, Казанда үскән гади чәчәкләрнең 30-40 тиен чагы). Шуларны күтәреп сәхнәгә чыктым, “Әни” каршына килеп бастым да катып калдым. Тагын күпме шулай дәвам иткәндер, кемдер мине этеп җибәргәндер. Һәм Валентина Михайловна белән җиңелчә генә бәрелешеп алдык. Аллаһымның хикмәте, мин бер кочак чәчәкләремне аның өстенә сиптем дә юк булдым. Зал туктый алмыйча алкышлый. Кул-аякларым калтырый, йөрәгем дөп-дөп тибә иде.

— Әй, канатым, афәрин, — дип Кояш апа кочаклап алгач кына үз хәлемә килдем. Зур бәйрәм булды, ресторанга киттек. Шул хәлдән соң мин Качалов театрына да баргалый, кайбер артистлар белән исәнләшеп тә йөри башладым. Ә көз көне Павлова “Әни”не уйный алмады. Яман чир белән авырып тиз арада үлеп тә китте. Людмила Маклакова уйнады. Аны күрми калдым. Ә Павлованың якты образы бүгенгедәй күз алдымда тора.

Камал театры Шәриф абыйның 70 еллыгына “Әни килде”не яңартты. Күрдем, мин аны карадым. Наилә Гәрәева да Галимә апаны алыштыра алмады. Чөнки ул — мәңгелек Зөбәйдә, мин аны “Әни” дип кабул итә алмыйм. Бер кеше ике рольдә яши алмый.

Үз вакытында Тинчурин театры да “Әни килде”не куйды. Ана образын Исламия Мәхмүтова уйнады. Шәриф абый аны да яратты, театрга, башкаручыларга бәйрәмнәр ясады, түренә безне дә утыртты.

Сез тагын: Шәриф Хөсәенов Фәниягә чәчәкләре өчен рәхмәт әйткәндер инде, дип уйлый күрмәгез.

— Ыштансыз, — диде, — кыланам, дигәч тә, чик-чаманы белергә кирәк инде, — диде.

— Өйрәтмә әле, — дидем. Ә кемдер: “Син чәчәкләр сипкәндә, Шәрифнең күзләре яшьләнде”, — диде. Анысына ышанам. Шәриф абый ихлас, саф, намуслы, хисле кеше булгандыр. Нәкъ менә шуны күрсәтмәс өчен “битлек” кия торган булгандыр.

Мин әле хәтерлим: ул Киров районы поликлиникасында эшли иде. Аның авыруларының күбесе — 40 нчы заводныкылар. Эш авыр, зарарлы, күбесе хатын-кызлар. Күреп тора бит инде, арыганнар, таушалганнар, авырганнар. Даруларын яза, больничныйлар бирә, “Кайт та ят, — ди. — Көнме, төнме, теләсә кайчан хәлеңне белермен, — ди. Кайчакта: — күршеләреңә әйтеп куям”, — ди. Безнең хатын-кыз шулай бит инде, больничныйга чыга да өй җыештырырга тотына. Ә Шәриф абый бер авыруын кер элеп йөргәндә тота. Эшләре судка барып җитә язды.

Ә теге кып-кызыл лилияләр өчен Шәриф абый миңа эшемә декабрь аенда өч ап-ак роза китерде. Мин аптырап калдым, исем китте, әле ул чакта без чәчәкләр иле Голландия барын белми идек. Розалар декабрьда йоклый, диләр иде. Юк икән.

Соңгы мәртәбә ул минем яныма апрель башларында килде. Авыру иде инде, йөзенә дә чыккан, үзе егетләнмәкче. 3-4 битле хат китергән. Укы әле, диде. Күрәм, ул аны күптән язган. Ул хат Аяз Гыйләҗев, Шәүкәт Галиев һәм Хәсән Сарьян турында.

— Йә, нишлим инде хәзер? — дидем.

— Белеп тор, — диде. Күрәм, эче поша, хат — хушлашырга бер сәбәп кенә.

— Бер көнне иртән, эшкә килгән кебек, миңа кил әле, — ди.

— Ник? — димим, исем китеп тик карап торам.

— Курыкма, курыкма, көчләмим, — ди.

— И-и, оятсыз, — дигән булам.

— Курыксаң, Саимә Ибраһимованы алып кил, — ди.

— Ник аны?

— Ул да балет ярата, Рудольф Нуриевның син күрмәгән язмаларым бар. Көне буе шуларны карарбыз, — ди. Юк, барып булмады. Соңрак инде аның безгә күренәсе килми иде.

Нәкъ менә 26 ноябрь көнне таптым бу хатны. 1929 елны Буа районында, Өчмунча авылында туган, Кильдуразда урта мәктәпне тәмамлаган. Димәк, быел аңа 80 яшь тула. Язучылар берлегендә, китап нәшриятында, бигрәк тә Буа районында бу датаны дөньякүләм шаулатырга әзерлек башлангандыр, дип беләм. Башламасалар, башларга бик вакыт.

Мин бу язмамны утырдым да, бер сәгать эчендә ак кәгазьгә түгелдем, ничек тәмамлыйм икән, дип уйга калдым. Ничек бар, шулай язарга, тәмамларга булдым.

2008 елның 13 декабре. Сәгать 11 туларга 20 минут. Ә бит җыен 10 да башланырга тиеш иде, чит төбәкләрнең эшмәкәрләре җыелган, премьер-министр Рөстәм Миңнехановны көтәләр. Ул — эш кешесе бит, килеп җитә алмый. Урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да фойеда дулкынланып аны көтә. Хәер, аларда андый хис юктыр инде. Ул кереп чишенәсе урынның ике ягында да сәүдә кайный. Бер ягында — Кытай чүп-чары, ярым-йорты кул эшләре. Барбины мөслимә итеп киендергәннәр. Зилә ханымга ошады бугай. Сатучылар да зирәк — бүләк итеп тә куйдылар. Олы гына йомшак башмаклар сайлады, ирләр башмагы.

— Ал, ал, оныгыңның әнисе бар, үзеңнекенә ал, — дигән булдым. Аңлашып җитмәдек, мин бит Зиләгә: малаеңа ал, димәкче булам, ул Римзилгә сайлый икән.

— Аның әнисе юк, берничә ел элек үлде, — ди.

Мин кайда басып торсам, шуннан селкенмәдем дә. Минем монда килергә исәбем дә юк иде. Кырымнан килгән хатыннар шалтыраткач кына, Бөтендөнья татар конгрессына — Бөтендөнья татарларын җыйган җиргә 12 се көнне иртәнге сәгать 7 дә килеп, китапларыбызны, календарь, Коръән, догалыкларыбызны матурлап тезеп куйдым. Сатылды, күп саттык, истәлеккә бушлай да, култамгалар куеп та өләштек. Роберт Миңнуллин да килеп сәлам бирде, читтән генә байтак карап торды. Иңе-буе бертигез булган ниндидер Эдуард дигән кеше җыелышның беренче көнендә үк һәртөр китаптан берәрне алып төенләтте. Икенче көнне дә яныбызда озак торды. Зур мәчет салдырганын, Кулаткада зур татар җыеннары үткәргәнен, Сарытауда татар гимназиясенә дә ярдәм итеп торганын ишеттем. Шулайдыр, шулай булмаса, Казанның чибәр шагыйрәләре шулкадәр аның янына басып фотога төшәргә тырышмаслар иде. Ике көн буена яныбыздан ышкынып үтеп йөргән мәдәният министры ялгыш кына китаплар ягына күз төшергән булыр иде. Чүп базыннан әйбер сайлаганда, ара бер генә метр, китапларга артын куйды. Шәриф Хөсәенов булса, күтен куйды, дияр иде. Ул үзе һич тә алай теләмәгәндер. Менә бит ничек килеп чыга. Рөстәм Нургалиевичны көтүләре дә кызык. Ринат Закиров ишекле-түрле чапты. Урамнарга чыгып-чыгып көтте. Килгән Рөстәм урамда тормый бит инде. Тасмага яздырып алып үзенә күрсәтсәң, нәрсә әйтер икән, рәхәтләнеп, эчен тотып көләр иде. Әллә мондый кыланулар аңа да ошыймы икән? Ринат Закиров та безнең якка — димәк, китапларга күз салмады.

Безгә дә, бәлки, этелеп-төртелеп, гаепле кешеләр кебек йөрергә кирәкмидер. Җәй буена сабантуйлардан — чит төбәкләрдән, җыеннардан кайтып кермибез. Китап, календарь ташыйбыз. Кемнәрдер баеп яталар, акча эшлиләр, дип тә уйлый торгандыр. Татар яшәгән һәр төбәккә үз машинаңда аркылыга-буйлыга чабып бик акча эшләп булмый шул. Аннан соң максат та акча эшләү генә түгел. Үзебез теләп алган, яратып, кинәнеп эшли торган эш. Декабрь аенда без бөтенләй почта хезмәткәрләренә әйләнәбез. Чит төбәкләр сораган китапларны, календарьларны төрәбез. Почта чыгымнары бигрәк зур инде. Татар халкы бар әле, укый. Китап чыгарып баеп булмый. Әгәр китап чыгарып баеп булса, депутат, халык шагыйре Роберт Миңнуллин баер иде. 100 генә китап чыгармагандыр инде. Шулай да соңгы китабының беренче битенә: “Ислам Әхмәтҗановның матди ярдәме белән чыкты”, дигән. Ислам да молодец инде, кемгә ярдәм күрсәтергә икәнен белә. Ятимнәргә ярдәм һәрвакыт тиеш.

Ул көнне конгрессның татар эшмәкәрләре җыены эшлекле узды. Сөйләштеләр, сүз күп булды. Эш тә шулай булсын иде. Инде күңелемә беркетим. Шәриф Хөсәенов рухын догадан калдырмасам иде. Миннән аңа дога тиештер, ул миннән дога өмет тә итә торгандыр.

Бу хатны мин уйладым-уйладым да сезнең хөкемгә дә тәкъдим итәргә булдым. Ничек бар шулай инде. Аны бит редакцияләп, татарчалаштырып та, үзгәртеп тә булмый. Шәриф Хөсәенов начар кеше түгел иде. Ул мине туры сүзле, гадел, барыннан да бигрәк ялганчы, ялагай булмаска өйрәтте. Мондый хатларны ул күп язды, һәрвакыт исем-фамилиясен куйды. Ул һәрвакыт язучылардан, аларның җыелышларыннан ерак йөрде, ә үзе чыккан һәр язманы укып бара иде.

 

“Фәния!

Эшем муеннан булуга карамастан, сиңа шушы хатны басып җибәрергә булдым әле. Укып чык та, «Социалистик Татарстан»ның 25 гыйнвар санында “Хәсрәт буасы ерылгач” дигән материалны бастырып чыгарган Илгизәр Фазлуллин дигән иптәшкә бир, ул да укып чыксын. Бәлкем үзе өчен кайбер нәтиҗәләр ясар.

Ул тетеп мактаган Мәфтуха Юманкулованы мин 1953 елдан бирле беләм. Мединститутны бетергәч, шул елны мин 12 нче хастаханә филиалы булган 8 нче амбулаторияда участок табибы булып эшли башлаган идем. (Ул амбулатория сезнең нәшриятның каршысында гына агач йортка урнашкан иде, моннан ун еллар чамасы элек сүттеләр үзен.) Айга бер мәртәбә 12 нче хастаханәнең терапия бүлегендә дежур торырга, ике елга бер мәртәбә бер ел буе шул бүлектә эшләргә туры килә иде. Мин Мәфтуха Юманкуловага шул бүлеккә иң беренче кат дежур торырга килгәч тә игътибар иттем. Бу, мөгаен, 53 нче елның октябрь ае булгандыр. Аны анда Мәфтуха Шәриповна дип түгел, Мария Александровна дип йөртәләр иде. Менә шушы хәлгә гаҗәпләнеп, сөйләшеп киттем бугай мин аның белән төнге дежурлык вакытында. Аннары аның бик мөләем итеп сөйләшүе, татарчаны да, русчаны да шартлатып белүе, безнең хастаханәләрдә эшли торган санитаркалар өчен һич кенә дә хас нәрсә түгел иде, шуңа да игътибар иттем. Минем белән беренче очрашып сөйләшкәндә үк Мәфтуха апа үзе хакында барысын да диярлек сөйләп бирде. “Халык дошманы” хатыны икәнлеген дә, Казакъстанда сөргендә яшәвен дә, улы Альфредның “психбольницада” ятуын да, аның әтисе турында уйлап акылдан шашуын да (әйтерсең, әтиләрен “халык дошманы” дип белдерелмәгән кешеләр арасында шизофрениклар юк — ул чакта мин Мәфтуха апаның сөйләвенә ышандым тагын!), үзенең “Сухая река”да “частный” йортта әнисе белән фатирда торуын да, шуның өчен хуҗаларга 150 сум түләп ятуын да (ә аның ул замандагы санитарка оклады 280 сум иде), барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде. Бу хатынны кызганып, аңа ничек ярдәм итәргә икән, дип баш ватып чыккан төннәр турында язып тормыйм. Сөйли торган иде: үзем тамагымны шушында туйдырам, әнигә икмәк белән шикәрле чәй. Шуңа өстәп тагын килька сатып алам, организмына аксым керсен, дип. Ике йөз сиксән сумның 150 сумын фатир өчен түләгәч, бу расходларга күпме калуын үзегез санап карагыз. Әле шул окладтан заем да, подоходный налог та тотып калалар иде бит.

1954 елның җәендә мин шул 12 нче хастаханәнең терапия бүлегендә палата табибы булып эшләдем. Шул чакта минем палатамда Мәфтуха апаның әнисе бик озак ятты. Аякларында безбелковые отеки иде татарча әйтсәң, ачлыктан шешенгән, дигән сүз инде бу. Кызганып, без аны шактый озак, берничә ай тоттык палатада.

Нәкъ шушы вакытларда Татарстанда бер кампания башланды. Нефть районнарында табиблар җитешмәү сәбәпле, Казан табибларын үгетләп тә, көчләп тә шунда җибәреш китте. Безнең хастаханәдән дә 4 табиб шушы исемлеккә эләкте һәм, Казанда калуым Өлкә Комитеты аркылы Академия театры соравы буенча булса да, бу исемлектә мин дә бар идем. Үзем китәргә теләмәгәч, Министрлык приказы белән мине эштән дә чыгарып ташладылар. Мин шул чактагы 3 нче Секретарь ип. Батыев янына киттем мине Казанда калдырган кеше дә шул иде. Министр ярдәмчесен обкомга чакырып алып (Бикчурин дигән кеше иде, бахыр), миннән башка гына Батыев бүлмәсендә сөйләштеләр, мин прихожийда утырып тордым. Мине эшемә яңадан восстановить иттеләр. Минем әйткән нәзерем бар иде: әгәр кире алынсам, вынужденный прогул өчен түләнгән акчаны Мәфтуха апага бирер идем. Түләделәр. Ул чакта 20 көннән артыкны түләмиләр иде. Дүрт йөз дә күпмедер сумны бухгалтериядан алып, тиененә кадәр санап, Мәфтуха апага бирдем, бик зур рәхмәтләр әйтеп алды.

Ул арада Мәфтуха апа әнисен картлар йортына дом хроника) урнаштырып куйды. Свияжскидагы йортка. Урнаштырды да, аның янына бару белән үзен бик мәшәкатьләмәде. Теле белән күп сайрый, ләкин берни эшләми. Хәтта, үлгәч, күмәргә дә бармады ул аның янына. Боз киткән көннәргә туры килде, бара алмадым, диде. Хрониклар йортыннан табиблар аңа әнисенең үлүен хәбәр иткәннәр, чакырганнар икән, димәк, утрауга эләгүнең юлы булган. Мәфтуха апа үзе теләмәгән. Бу нәрсәләрне мин тора-тора, Мәфтуха апаны күзәтә-күзәтә генә аңладым. “Сýка ул Мәфтуха Юманкулова, ә аның турында республика журналлары һәм газеталар инде ничәмә еллардан бирле мактау материаллары басып чыгара. Аның шундый “сýка икәнлеге бигрәк тә ире аклангач, аның үзенә фатир, пенсия бирелгәч, әледән-әле депутат булып сайлана башлагач беленде. 12 нче хастаханәдә мин 1960 елның августына хәтле эшләдем, аннан соң да андагы табиблар белән гел аралашып яшәдем. Аны бөтен хастаханә күрә алмый һәм битенә карап: “Член парламента!” — дип мыскыллый иде.

Аның күт ялаучы, подхалим булуын сөйләп тә бетерерлек түгел. Райисполкомга депутат итеп бик күп мәртәбәләр аны яхшы депутат булганы, халыкка файда эшләгәне өчен түгел, подхалимка булганы, түрәләрне борчып, сайлаучылар өчен берни дә сорамавы өчен “сайладылар”. Бу сүзне тырнаклар эченә алуым шуңа, моңа тиклем булган сайлауларның нинди сайлаулар булуын, андагы депутатларның кем булуларын бүгенге көндә күп сөйләп торуның кирәге юк дип уйлыйм. Орденны да, ел саен диярлек бирелә торган күлмәклек отрезларны да Юманкуловага бик җайлы депутат булганы өчен, сессияләр ачкан вакытларда чәчрәп чыгып сөйли белгәне өчен бирделәр. Депутат буларак аның сайлаучылар өчен бармагын да селкеткәне булмады, дип уйлыйм. Болай уйларга минем нигезем бар.

Әле Мәскәүдән укып кайткач та, башка хастаханәдә эшләсәм дә, мин Мәфтуха апа белән шактый вакыт аралашып йөрдем, аның Производственная урамындагы өендә дә булгаладым. Газетада материалны бастырган иптәш тә бәлки күргәндер, аның өендәге майлы буяу белән ясалган ике картина-пейзаж опияләр, әлбәттә) — минем бүләкләр. Сүзләренә ышана идем, кызгана идем. Хәер, сагайта торган хәлләр әледәнәле чыгып тора иде. Мәсәлән, бер заман (63 нче ел булгандыр) кыш көне бу минем Красное Знамя урамындагы иске фатирыма килеп керде. Исполкомдагы сессия утырышыннан кайтып барышы икән. Сеткага салып кулына 5-6 кило бик матур, импортный алма тоткан. Райисполкомда саттылар, ди. Ул чакта минем шактый ярлы чак, табиб булып эшләп кенә, кыш ур­тасында алма алып ашап булмый иде. Кызыгып карап тордым алмаларына. Ә бу чыгып киткән чакта сеткасындагы алмаларны кызарып пешкән яклары күренеп торырлык итеп әйләндереп маташа. Түзмәдем, әйттем: Мәфтуха апа, нигә инде шулай итәсең, ишек алды тулы бала-чага, шул балалар кызыгып калыр, дип уйламыйсыңмыни? Беләсезме, ничек дип җавап бирде әле моннан берничә ел элек кенә әнисе ачтан шешенеп яткан Мәфтуха апагыз?

Неужели инде бүгенгесе көндә баласына алма да алып бирә алмаган кеше бар безнең илдә?!

1963 елның җәендә минем Мәскәүдә туып үскән Наза  исемле племянницам бер Казан егетенә кияүгә чыгып, Казанга кайтты. Егет тулай торакта язылган, төзүче булып эшли үгенгесе көндә ул инде республиканың атказанган төзүчесе), өйләнешеп торыр урыннары да бар, ләкин ул йортта ирле-хатынлы ике кешене язарлык мәйдан юк, язмыйлар. Пропискасы булмагач, Назаны эшкә алмыйлар. Ул чакта минем Красное Знамя урамындагы бүлмәм — 14 метрлы иде. Шунда сеңелкәшне кертмәкче булам — итмиләр. Ялгыз булса, итәр дә идек, ләкин моның бит загста язылган ире бар, димәк, монда ире дә киләчәк. 14 метрга өч кеше сыймыйсыз, диләр. Уйлап-уйлап тордым да, киттем үзебезнең депутатыбыз Мәфтуха Юманкулова янына. Бик авырсынып тыңлады бу минем йомышны. Чәнчеп тә алды. Болай чакта килмисең, күтеңә каты бугың терәлгәч килдең! — ди. Шулай да алып калды документларны, исполком председателе белән сөйләшү өчен. Ничәдер көннән бардым мин моның янына. Мәфтуха апа документларны кире кайтарып бирде. Председатель белән сөйләштем, булмый, ди. Ничек инде, мин әйтәм, булмый? Нәрсә, безнең илдә мәхәббәт тыелган нәрсәме әллә? Кеше бит Мәскәү пропискасын ташлап кайткан. Киресенчә, Казан кешесе Мәскәүгә язылырга маташса, мин әле бу кире кагуны аңлар идем. Ә бит монда киресенчә!

Кыскасы, сүгендем, сүгендем дә, райисполком председателенә приемга язылдым. Хәзер инде истән чыккан, бер татар иде. Кереп, чукындырып чыгарга иде исәбем, ләкин бик җылы кабул итте бу мине. Мин әйтәм, сезгә минем эш хакында депутат Юманкулова сөйләгән иде инде. Минем сезгә килүемнең сәбәбе шул: яшьләр нишләргә тиеш менә шушындый очракта? Аерылышыргамы?

Кыскасы, Мәфтуха апабыз председатель янына кермәгән дә, сөйләшмәгән дә булып чыкты! Миңа чеп-чи ялган әйткән икән депутатыбыз. Председатель гаризага кул куеп, паспорт өстәленә җибәрде мине. Депутат Юманкулованың ялганы өчен гафу үтенде һәм үзенең атын шулай сатып йөргәне өчен сөйләшергә булды. Сөйләшкәнме белмим, ул тиздән башка урынга күчеп китте.

Иптәш Фазлуллин язган публикацияне укыгач, күңелдә яңа сораулар туа. Мәсәлән, кем ул И. Юманкуловның кызы Б. Майорова? Мәфтуха апа миңа ире белән ничек йоклаганын гына сөйләмәде, башкасын барысын да сөйләп бетерде. Аның кызы юк. Димәк, Юманкуловның башка хатыны булган! Ул Майорова Мәфтуханың үги кызы булырга тиеш була. Шулай булса, ни өчен ул аны хәзер генә исенә төшергән? Әтисе кулга алынгач, ул кыз балага да бит бик рәхәт булмагандыр. Кайда булган ул кыз? Нигә ана булган кеше, үги ана булса да, ул кыз турында бер дә кайгыртмады икән? Ниһаять, ни өчен КПСС Үзәк Комитеты Юманкуловны партиягә кайтару турында Б. Майорова гаризасын тикшерә, ни өчен Юманкулова Мәфтуханыкын түгел? Нәрсә, фатирлар, персональ пенсияләр алгач, Мәфтуха апага бу нәрсәгә төкерерлек булганмыни?

Мин моннан 8-10 ел элек күргәндә үк (ул чакта мин аны өемнән куып чыгардым, аның турында нәрсә уйлыйм, шуларның барысын да әйтеп) Мәфтуха апа ычкына, акылга җиңеләя башлаган иде инде. Аннары аны, гомумән, акылдан язды, дип сөйләделәр. Шуңа күрә бу язмада булган кайбер фактлар фантазия җимеше түгелме икән, дип уйлыйм? Мәсәлән, Мәфтуха апаның әтисенең РСДРП әгъзасы булуы. Ай-һай, булдымы икән? Шулай булган булса, нигә соң аның әнисе, РСДРП әгъзасының хатыны, әле 50 нче елларда ачтан шешенеп ятты?

Сөргендә егерме ел булуы да һич кенә дә ышандырмый. Әгәр 53 нчеелда Мәфтуха апа 12 нче хастаханәдә эшләп яткан икән ннан алда күпме эшләгәнен әйтә алмыйм), берничек тә 20 ел килеп чыкмый.

Йомгаклау рәвешендә шуны әйтәсем килә. Бүгенгесе көндә, “үзгәртеп кору”, “ачыклык”, дип йөртелгән дәвердә, акны ак, дип, караны кара, дип әйтергә мөмкин булган көннәрдә, бәлки, Ибраһим Юманкулов һәм Мәфтуха Юманкулова кебек шәхесләргә дә җитдирәк карарга кирәктер. Мәфтуха апаның сөйләвенчә, Юманкулов татар һәм башкорт язуын яңа әлифбага күчерү буенча эшләгән. Хәтеремдә юк, әллә гарәп хәрефләреннән латин хәрефләренә, әллә латиннан кириллицага. Тегесе дә, бусы да халкыбыз мәдәнияты үсешендә коточкыч трагедия. Мәскәүләрнең күтен ялап, поджопник булып, үз халкының язуы өстендә шушы җи­наятьне эшләп яткан кешене мактап телгә алмас идем мин.

Мәфтуханың Дәүләт заемын таратуда актив эшләгән өчен грамота белән бүләкләнүе дә мактарлык эш түгел. Бәлки, иптәш Фазлуллин яшь кешедер, белмидер, ләкин без, өлкән яшьтәгеләр, бу заемнарны ничек таратуны бик яхшы хәтерлибез. Мәскәүдәге бер апамның сөйләгәннәре истә: заводта эшләгән җизнине әйтелгән суммага язылмаган өчен бер атна милиция бүлегендә тотканнар. Ә авыл халкы өстеннән көлүләрен, ирләре фронтта үлгән ятим хатыннарның заем түләмәгән өчен актык кәҗәсен алып чыгып китүләрне әйтеп тормыйм. Так что, дускайларым, әлеге мин әйткән сýка дигән атамага туры килгән Мәфтуханың тәртибе кемнедер ярлыкап, аның Калинин янына баруы да әкият булырга тиеш. Үткәрделәр, ди Мәфтуханы Кремльнең Үзәк Башкарма Комитеты утырышы барган җиргә, тот капчыгыңны.

Сөйләвенә караганда, улы Альфред шизофрения белән авырса да, социально опасный элемент түгел. Ләкин ул кеше гомер буе психбольницада ята (“Психиатрическая клиниканы татарча психик клиника дип әйтү ярамыйдыр, бәлки. Психик клиника ул бит психическая клиника дигән сүз була!). Бердәнбер улын гомерлеккә җүләрләр йортына илтеп ташлаган, газиз анасын хрониклар йортына тапшырып, күмәргә дә бармаган хатынны сýка димичә, кем дип атыйм? Чын кеше үзе үлсә үләр, ләкин газиз анасын да, газиз баласын да шулай ташламас.

Теләсә, иптәш Фазлуллин бу хатны Мәфтуха Шариповнага, ягъни Мария Александровнага укысын, мин үзем белгәнне яздым. Әле бик азын гына яздым. Киләчәктә Социалистик Татарстан менә шундый ялган героиняларны күтәреп чыкмасын иде дигән теләк белән

Шәриф Хөсәенов.

Фәния Хуҗахмәт язмасы.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *