Китапчы Әлфия

Филолог булмакчы иде ул. Китап укырга яратуына һәм иншаларны бик матур язуына караганда, ул да журналист, язучы, һичъюгы, татар теле укытучысы булырга тиеш иде. Классташы, гомерлек дусты Фидания белән Казан дәүләт университетына имтиханнар да биреп йөрделәр. Балларының җитмәслеген белгәч, ул елны кеше дә бигрәк күп иде, бераз гына сөенделәр дә бугай әле. Тоттылар да туп-туры КамАЗга киттеләр. Бөтен классташлар шунда бит. Ул елларда завод яшьләрне классы-классы белән йотып кына торды. Эш, торак бирде, һөнәр өйрәтте, яхшы акча түләде. Тагын әле шунысы бар: 25 кешедән торган бригадада барысы да татарча гына сөйләшәләр. Төшке ашка ашханәгә йөрмиләр, күмәк ашны, бригадаларына җитәрлек итеп, һәр көн бер кеше дежур торып пешерә. Чираты җиткәч, Әлфия бер дә каушап калмады, нәкъ авылдагыча итеп токмач басып кисте. Ул нәкъ авылдагыча эрерәк тә булды әле. Ашына 4-5 күкәйдән тәбә дә пешереп салды. Шул көнне, әй, мактап карадылар да үзен. Аннары сиздерми генә аның дежур көнен көтә башладылар. Токмачлары камилләште Әлфиянең, үзенең дә ышанычы артты. Бер дә иренеп тормады, хезмәттәшләргә дә, дус кызларга да, токмач кисә белмәгәннәргә дә бүләк ясый башлады. Әй, ошаталар иде бүләген. КамАЗ өйрәткән бу һөнәр аны гомер буе озата бара. Шулай яшисе иде дә яшисе иде бит. Шунда кияүгә чыктылар, шунда туйлар үткәрделәр. Яхшы фатирлар бирделәр. Балалар шунда туды, шунда үсте. Ләкин КамАЗга күз тиде. Башта, янгын чыгып, цехлары янды. Бригада таралды. Башта сәгатьләп, көнләп, соңрак айлап-айлап завод тик тора башлады. Эшләмәсәң, акча юк, ә яшәргә кирәк. Хатын-кызлар базарга чыкты. Шакмаклы кытай сумкасы сөйрәп, Мәскәүгә, чит илләргә йөри, товар ташый, базарларда сата башладылар. Акча эшләргә тотындылар. Әлфияне дә бик кызыктырдылар. Ул инде болай да шимбә, якшәмбе көннәрендә базар янына «Татар мөселман календаре» сатарга чыккалый иде. Башта ояла, кыенсына, авылдашлары күренсә, кача иде. Китап сатуның бик тә дәрәҗәле, мактаулы эш икәнен аңлап алды. Беркөнне аның янына бер абый килде. Айдар Хәлим китабына бәйләнде генә бит.

– Ник сатасың? – диде. Әлфия ник сатканын исбатлады.

– Кайдан алдың? – диде. Әлфия кибеттән алганлыкка чегын чыгарып күрсәтте. Бәйләнчекнең сораулары бетмәгән иде әле.

– Ничек соң сез аны кибет бәясенә сатасыз? Сез бит яһүд түгел, ул гына бер дистә күкәй ала да, пешереп, берсен бер сумнан сата икән. Файдасы калмый бит дигәч, ә шулпасы? – ди икән.

– Ә шулпасы… – ди Әлфия, бу кешенең Айдар Хәлим икәнен танып алып, – артыгызга борылып карагыз әле, күпме кеше чиратка басты. «Айдар Хәлим»не алган кешеләр башкаларны, башка китап-календарьларымны да алалар.

Язучы китап сатучыны мактый, рәхмәт әйтә.

Ә инде ире, балалары белән Казанга күчеп килгәндә, Әлфия шактый остарган була. Бауман урамында китап саткан җиргә дә кемнәр генә тукталмый. Әнә берсе, һаман казына, һаман күзәтә.

– Китапны язу да авыр, бастырып чыгару да бик авыр, ә инде укучыга җиткерү барысыннан да авыррак. Үзенең Әбрар Кәримуллин булуын әйтә.

– Сезнең исемегез ничек? – ди.

– Әлфия, – ди сатучы.

– Китапчы Әлфия була инде, – ди Әбрар ага. – Сез үз эшегезне тапкансыз һәм аны җиренә җиткереп бик яратып башкарасыз, – ди. Шуннан соң инде, әллә гомеренең азагы җиткәнне сизепме, китапларын Әлфиягә ташый башлый: «Тарата алсаң, тарат, сата алсаң, акчасы үзеңә булсын», – ди. Юк, таратмый Әлфия китапны. Таратырга ярамый, бушка килгән малның рәхәте юк. Сата ул аны. 3 сумгамы, 5 сумгамы. Барыбер сата. Әле бүген дә трамвай билеты 25 сум торганда, Әлфиядә 9-10 сумлык зур тарихлы, халкыбызның яратып укый торган «Мәликә», «Бәдавам», «Көйле иман» китаплары бар.

Инде менә ничә ел Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән зур форумнар китапчы Әлфия катнашыннан башка узмый. Регистрация башланганчы ук, Ринат Зиннуровичның урынбасарлары Марс Тукай, Данис Шакировлар чакыруы буенча конгресс ишеге янына килеп баса. Эшмәкәрләр, байлар, китап сөючеләр нинди яңа китаплар барлыгын күрсеннәр дип тырыша. Әле дә бит татар башкаласы Казанга килеп китап алмыйча китми торган кешеләр бар. Ульян өлкәсе, Кулатка районы башлыгы Эдуард Әнвәр улы Ганиев шундыйлардан. Әлфиянең өстәле янына килә дә:

– Бусын бишне, бусын өчне, менә бусын күптән эзлим, егермене куй, бер мәктәпкә кирәк иде, – ди. – Өч бик яхшы эшләнгән, затлы Коръән куй, бүләккә кирәк, – дип, 3-4 данә иң эре, алсу төстәге, өр-яңа акчаны чыгарып бирә дә, – калганына яңа китаплар куй. Нәрсә кирәген, ничек төрергә кирәген үзең беләсең. Әлбәттә, татар тарихы, язмышы турында, әдәби әсәрләр… Әзерләгез, шофер кереп алыр, куешырсыз, – ди. И куешмыйбызмы соң инде. Әлфия ханым аны илтеп бирергә дә әзер. Әйе, әйе, Кулаткага Сабантуйларга китап сатарга йөри ул. Бер елны Туфан абый Миңнуллин да эксперимент ясаган. Сабантуйга китап сатарга чыккан. Ике китап саткан. Әле бит китабы нинди диген. «Миңһаҗ маҗаралары» – ятып, тәгәрәп укый торган китап.

– Туфан абый, – ди Әлфия, – Сез кай җиргә бастыгыз соң?

– Халык иң күп йөри торган, сыра сата торган җиргә, – ди Туфан абый.

– Китап сатканда андый җирдән ераграк булырга кирәк, – дип киңәш итә Әлфия ханым.

Туфан абый, үпкәләп:

– Кирәк түгел китабыгыз, үзегез сатыгыз, – ди.

Шуннан соң Туфан абый «Минһаҗ маҗаралары»н җыя да (ул аны үз акчасына чыгарган иде), Әлфияләр офис-кибетенә –Тукай урамы, 57 нче йортка илтә.

– Халыкка бүләк итеп, бушлай таратыгыз, – ди.

– Юк, – ди Әлфия. – Китапны бүләк итәргә ярамый, укымыйлар, кадере булмый. 5 сумга сата ул аны, халык егылып ала. Ул бит аны акча түләп алды, хәләл акчасын кертте, сатып алды.

Соңгы арада болай да китапның кадере китте. Аны чүп тартмаларына ташлый башладылар. Бер Зөләйха исемле ханым гел шуларны гына карап йөри. Баштарак ул иске дини китаплар гына җыеп китерә иде. Хәзер инде татарча китаплар да китерә. Әлфия аларны чистарта, төзәтә дә китап сата торган бүлмәдә ишек төбенә тезеп куя. Бәясе бер сум. Бер кеше бик озак Акмулланың кара тышлы шигырь китабын сорады. Ул да килеп чыкты. Аны да Әлфия табып кайтты. Чүп базы янындагы өемнән табып кайтты. Мәхмүт Хөсәен белән кочаклашып яталар, ди. Ярыйсы ук таушалганнар, сызып-сызып та укыганнар, кайчандыр бик кирәкле, кадерле булганнар да соң, кирәкләре беткән. Нишлисең, без бик катлаулы, авыр, афәтле заманда яшибез. Яңа туган балаларын да чүплеккә ыргыталар. Ләкин бу күренешләр вакытлыча гына. Татар халкының әле китап укудан туктаганы, китап яратмый башлаганы юк. Әлфия кибетеннән кеше өзелми. Ә күпме заказлар килә. Дон буендагы Ростов шәһәреннән Сабирҗан абзый нинди генә китаплар соратмый. Елга 3-4 зур-зур посылкалар җибәрә. Әлфиянең аның әле бер генә үтенечен дә үтәми калганы булмады. Почта чыгымнары кыйммәт, китаплар авыр. Җиде томнан торган «Татар тарихы»ның бер-бер китабы 3-4 кило. Соңгы арада аны да почта аша сората башладылар. Сорасыннар гына, Әлфия почта, товар ташый торган оешмалар аша да җибәрә. Аларда арзанрак та. Почтада чиратлар күп, кыйммәт тә. Ул хезмәттәшлек иткән 420107, 420021 нче почта хезмәткәрләренә бик рәхмәтле. Китап сөючеләр аның үзенә дә бик рәхмәтле. Әгәр белсәләр – бу көннәрдә аның түгәрәк гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә чиратка басарлар иде. Ул аны белдермәс, сиздермәскә тырышыр. Иртән иртүк эшкә китәр. Барыбер кайткан җиренә кызы, килене бай, матур өстәл тезәр. Ире чәчәкләр алып кайтыр. Улы, кияве бүләкләр тапшырыр. Гаиләдә дә аңа булган хөрмәт чиксез. Шулай итеп Әлфия ханым Җиһаншина китапны язучы да, китап итеп чыгаручы да булмады. Ул китапның укучысын табып, илтеп җиткерүчесе һәм китапка иң якын торган кеше.

Бүген ул татар китабының яңа чыкканын да, элеккеге, борынгыларын да укып баручы, белеп торучы, яклый-саклый торган кеше. Бу авыр, кирәкле хезмәтне ул бик тә теләп, яратып башкара. Бүген татар милләтенә китап яратучылар бик кирәк. Уңышлар Сезгә, Әлфия ханым. Гомер юлларыгыз һәрвакыт китаплы булсын.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *