2022 елга яңа календарьны кулга алуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз

Әссәләәмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү вә җәннәтү!

Газиз дин кардәшләрем, хөрмәтле мөселманнар! Сезнең һәрбарчаларыгызны да 2022 елга тәгаенләнгән менә бу яңа календарьны кулга алуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә насыйп иткәч, тагын күрештек, гел шулай булып торсын иде әле. Без бит инде 29 ел буена бер-беребезгә өйрәнеп беткән. Көтмәгәндә әллә каян килеп чыккан бу чир-зәхмәт бөтен дөньябызны айкап ташлады. Беренче елында календарьларыбыз сатылып бетмәде. 2021 елныкы исә җитми дә калды. Күпләребез авырды, куркуга төште. Мәктәпләрдә укулар, мәчетләрдә намазлар (хәер, аларын өйдә дә укып була), хәтта ислам диненең биш баганасыннан берсе булган хаҗ сәфәре дә туктап калды. Күп танышларыбыз якты дөнья белән хушлашты. Акрын-акрын тормыш үз җаена кайтты-кайтуын, әмма барыбер күңелләрдә шомлану калды. Бер караганда курку кебек, бер караганда, нинди­дер – аңлап та, аңламыйча да – Аллаһка якынаю да. Үлем ике каш арасында, — дип юкка гына әйтмиләр шул инде.

Сезнең һәрбарчаларыгызга да Аллаһының рәхмәте, бәрә­кәте, җәннәте насыйп булса иде. Күңелем тыныч, ник булмаска тиеш соң әле ул? Ул бит Үзе дә, сорагыз – сораганны бирәм, кичерү сорагыз, тәүбә итегез – гафу итәм, ди. Бәхетле дә итә, оҗмахка да кертә. Тыңламыйбыз, теләмибез икән – утка сала, яндыра да ала. Яхшылык белән начарлыкны, матур белән ямьсезне, җәннәт белән җәһәннәмне аерырга өйрәтә, сайлап алу хокукын бирә. Дөнья мәйда­ны – безнең өчен сыналу, сайлану урыны.Тәкъдиребез алдан язылса да, язмыш үз кулыбызда дисәк тә, Ул теләгәнчә генә була. Ахирәт көнендә ике абыстай очрашкан икән. Икесе ике якка китеп бара – берсе җәннәткә, берсе тәмугка. Елашалар. Берсенең җәннәткә бер савабы җитми. Ул тәмугка төшәргә, утларда янарга, аннары гына оҗмахка эләгергә тиеш икән. Җәннәтлесе: «Әйдә, башта тәмугта яныйк та, аннары җәннәткә күчәрбез», – ди. Миннән: «Ахирәт дуслар кемнәр алар?» – дип сораганнары бар. Бер-берсе өчен утка-суга керүчеләр икән бит! Һәркемнең дә шундый дусты булсын иде. Бу – мөселманнар арасында гына була торган дуслык. Шулвакыт абыстайларга карата: «Алар икесе дә Аллаһ юлында гел бергә йөрде, җәннәткә дә бергә озатыгыз», – дигән хөкем килә. Йосыф хәзрәт Дәүләтшин үзенең дәресләрендә: «Җәннәттә иң күбе хатын-кызлар булыр икән, – ди дә, әкрен генә: – тәмугта да», – дип өстәп куя…

Хәзер бөтен кешенең – әбинең дә, бәбинең дә кулында телефон. Коронавирус дип бикләнеп өйдә утырганда аңардан башка бик авыр булыр иде. Өлгереп, йөреп бетереп булмый, дип борчыла-хафалана идек, карантинда чакта Йосыф хәзрәтнең 62 сәгатьлек «Ахирәт дәресләре»н тыңлап рәхәтләндек. Барыгызга да тәкъдим итәм. Төннәрен тыңлап ятыгыз, көндезләрен өстәл янына утырып, яза-яза тыңлагыз. Утырыгыз, ятыгыз, дигәч тә, анысы да артыграк китсә ярамый – табигатькә, дөньяга чыгыгыз. Быел бик зур бәйрәмнәр көтелә. Идел Болгарстанында ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуны республикада 21 майда бик зурлап бәйрәм итәчәкбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә бәйрәмнәрне, табигатькә чыгуларны бик яраткан. Дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани дә Сабан туйларында көрәшкән. Сез дә ишетеп, белеп торыгыз. Җанисәп алулар да тәмамланган, авыру-чирләр дә, ничек кинәт килгән булса, шулай ук юкка да чыккан булыр, иншәАллаһ! Казан, Болгарлар бик матурайды, сагынасыздыр, кайтыгыз.Телефоннарыбызны яттан беләсез дип уйласак та, быел да язып куйдык. Кулдан килгән ярдәмне күрсәтергә һәрвакыт әзербез. Безнең Казанда яшәвебездә сезнең дә өлеш бар.

Шулай, дусларым! Һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмләшеп, Аллаһ риза булырлык итеп яши алсак иде.

Иң изге теләкләр белән Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ. 

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *