Миляди 2022, һиҗри 1443-1444 елларда дини бәйрәмнәр вә мөбарәк көннәр

Рәгаиб кичәсе көне. 4 февраль. Рәҗәб аеның 1 нче җомгасы.

Мигъраҗ кичәсе. 27-28 февраль. Рәҗәб аеның 26 сы – кичәсе, 27 се – көне.

Бәраәт кичәсе. 17-18 март. Шәгъбән аеның 14 е – кичәсе, 15 е – көне.

Ураза башлана. 2 апрель. Рамазан аеның 1нче­ кө­не.

Кадер кичәсе көннәре. Рамазан аеның соңгы ун көне.

Фәтхе Мәккә көне. 22 апрель. Рамазанның 21 нче көне.

Кадер кичәсен рәсми билгеләү. 27-28 апрель. Рамазан аеның 26 сы – киче, 27 се – көне.

Ураза гаете кичәсе. 1 май. Рамазан аеның 30 нчы көне.

Ураза гаете. 2 май. Шәүвәл аеның 1 нче көне.

Гайдел-фитыр көннәре. 2-4 май. Шәүвәл аеның 1-3 нче көннәре.

Хаҗ башлана. Тәрвияһ-Уй көне. 7 июль. Зөлхиҗҗәнең 8 нче көне.

Гарәфә көне. 8 июль. Зөлхиҗҗәнең 9 нчы көне.

Корбан бәйрәме. 9 июль. Зөлхиҗҗәнең 10 нчы көне.

Тәшрикъ көннәре. 10-12 июль. Зөлхиҗҗәнең 11-13 нче көннәре.

Мөселманнарның ай календаре буенча Яңа ел – һиҗри 1444 ел башы. 30 июль. Мөхәррәмнең 1 нче көне.

Гашура көне. 7-8 август. Мөхәррәм аеның 9 ы – кичәсе, 10 ы – көне.

Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн. 14 август. Мөхәррәм аеның 16 нчы көне.

Мәүлид бәйрәме. 7-8 октябрь. Рабигүл әүвәлнең 11 е – ки­чәсе, 12 се – көне.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *