Дисбе

Разил ВӘЛИЕВ

Орчык тартып әби җеп эрләде,

Эрли-эрли җырын җырлады:

«Йон бәйләгән кабам кояш кебек

Орчык җебем – кояш нурлары»…

 

Әби, әби, синең истәлекне

Ничек кенә инде яңартыйм?!

Кулларымда синең серле дисбең,

Күз алдымда җылы мич артың…

 

Минем әткәй – синең шахтер улың,

Зур Исмәгыйль аның исеме,

Күчтәнәчкә җимеш алып кайткан,

Төшләреннән җыйган дисбеңне.

 

Шул дисбеңне тартып ялваргансың

Нык булсын, дип, шахта терәве.

Теләкләрең кабул булган синең…

Әле дә тибә аның йөрәге.

 

Сугыш килгән. Шул дисбеңне тартып

Син озатып аны калгансың,

Күз яшенә манма сүзләреңне

Ишеткән тик яшел намазлык.

 

Әткәй хәзер телевизор карый,

Дөньяны ул бераз оныткан.

Тик шулай да сине онытмаган,

Кабереңә каен утырткан.

 

Күз яшьләрең сеңгән намазлыкны

Яшереп куйган сандык төбенә.

Искә төшкән саен алып карый,

…Ул кадәр ук «көфер» түгел лә.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *