Изге айда – изгелек кыл

Рамазан аенда сәхәр кояш чыкканчы ике сәгать алдан ашала. Кояш баегач, авыз ачыла.

Уразаның фарызлары өчтер: 1) ният кылу; 2) ашау-эчү­дән тыелу, 3) якынлыктан тыелу.

Ураза булуга сәхәр ашаганнан соң, таң атканчы ният кылу мөстәхәбтер (зарарсыз-гөнаһсыз эштер). Өйлә вакытына бер сәгать чамасы калганчы ният кылынса да – дөрес булыр. Өйлә вакытына бер сәгать чамасы гына калгач ният кылу – могтәбәр булмас.

Уразага күңел илә ният кылу кяфидер (тиештер). Тел илә һичбер сүз әйтмәсә дә, күңеленнән иртәгә ураза булачагын уйласа, уразасы дөрес булыр.

Гарәпчә ошбу сүзләрне укып, тел илә ният кылу мөстәхәбдер: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».  Мәгънәсе: «Аллаһы Тәгалә өчен, ихласым илә, ният кылдым рамазан уразасын тотмакка, таң вакытыннан башлап, кояш батканчы».

Кояш баткач, уразаны тәмам кылганда, бер тәгам (аш, ашамлык), тоз йә су илә ифтар кылу, ягъни авызны ачу сөннәттер. Хөрмә кебек татлы җимешләр илә ифтар кылу  мөстәхәбдер.

Авыз ачканнан сон ошбу доганы укыйлар: «Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә галәйкә тәүәккәлтүә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххартү». Мәгънәсе: «Йә Аллаһым, ошбу уразамны мин Синең өчен генә тоттым вә мин Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым, вә Синең ризыгың илә авызымны ачамын. Әй гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, инде минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыкагыл».

*   *    *

Ураза булган кешегә ошбу эшләр сөннәттер (гадәттер):

1) таң атканчы, төнлә торып, сәхәр ашау; 2) ураза тоту илә нәфесенә гөнаһ эшләрдән тыюны ният кылу; 3) кәсептән бушаган вакытларында дини китаплар уку;
4) кояш баегач та, ахшам намазыңны укыганчы, ифтар кылу.

Көндез, ураза вакытында, ошбу 10 төрле эшне кылу мәкруһдыр (начардыр): 1) файдасыз сүзләр сөйләү; 2) әдәпсез сүзләр сөйләү; 3) мунчага кереп озак утыру;
4) суга чумып, коену; 5) тәгам вә чәер чәйнәү; 6) бер нәрсәгә телеңне тигереп, татып карау; 7) авыз үбү; 8) һич ифтар кылмыйча ике көн ураза булу; 9) ни булса да бер гөнаһ эш кылу; 10) авыруың артачагыңны белә торып ураза тоту.

Ураза булган кешегә ошбу ун төрле эш дөрестер:

1) сатып алыначак малны татып карау; 2) балага тәгам чәйнәп бирү; 3) күзгә сөрмә тарту; 4) мыек вә иренеңне майлау; 5) тешләрне пакьләү; 6) кан алдыру; 7) сөлек салдыру; 8) комган илә госел кылу; 9) мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу; 10) сабын илә юыну.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *