Рамазан аеның фазыйләтләре

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: «Аллаһы Тәбә­ракә вә Тәгалә рамазан аенда ураза тотуны сезгә фарыз кылды. Тагын да кичәләрдә уяу торып, тәравих укуны һәм башка тагать-гыйбадәт кылуны сөннәт кылды. Әгәр берәү рамазан аенда Аллаһы Тәгалә ризасы өчен савап өмет итеп, ураза тотса, тагать-гыйбадәт кылса, Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә ул кешенең барча гөнаһларын ярлыкар, ул анадан яңа тугандай булып калыр һәм тәмуг утыннан котылыр».

Һәм әгәр бер кеше бу ай кергәне өчен шатланса, үтеп китүе өчен кайгырса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең тәнен тәмуг утына хәрам кылыр. Димәк, һәрбер мөэмин-мөселман булган кешеләргә бу айның керүе өчен шат булып, тагать-гыйбадәт кылу тиешледер. Чөнки бу айда бер фарыз намазны һәм башка гыйбадәтләрне кылу башка айларда җитмеш фарыз намаз кылган кебек булыр. Һәм тагын бу айда бер нәфел (өстәмә) гыйбадәтен кылу башка айларда фарыз гыйбадәт кылган кебек булыр.

Вә бу шундый шәриф айдыр – сигез оҗмах ишеге ачылыр, ягъни бу айда вафат булган кеше оҗмахлы булыр.

Әгәр бер кеше ураза хәлендә җан тәслим кылса, ул кеше оҗмахлы булыр.

Әгәр бер кешенең казага калган намазы булса, бу айда тәүбә-истигъфар кылып, кичәләрендә уяу торып, үтәсен, иншәАллаһ, казага калдырган өчен газап кылмаса да кодрәте бардыр.

Һәм бу айда бәндәнең ризыгы киң булыр. Әгәр бер кеше бу айда бер ураза тотучыны туйдырса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең гөнаһысын ярлыкар, оҗмахта Пәйгамбәребезнең Кәүсәр чишмәсеннән эчерер. Бу кеше кыямәт көнендә халык сусаганда, һич сусамас. Ә инде кешенең ураза тотучыны туйдырырга куәте булмаса, фәкыйрь булса, бер йотым сөт, яки җимеш, яки су белән бер ураза тотучының уразасын ачтырса, аңа да савап булыр. Һәм бу айның
башы – рәхмәттер, уртасы – гөнаһларны ярлыкау, ахыры – уттан котылудыр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: «Дүрт төрле эштә барча айларда, хосусан, бу айда даимчелек кылыгыз, ул дүрт эшегез белән Аллаһы Тәгалә риза булыр. Икесенең үзегезгә күп файдасы булыр, – диде. Аллаһы Тәгалә разый була торган ике эшнең беренчесе – «Ләә иләәһә илләллаһ, Мөхәммәд расүлуллаһ» кәлимәсен күп әйтү. Икенчесе: «Әстәгъфируллаһ»ны күп әйтү. Үзегезгә файдалы ике эшнең берсе – Аллаһы Тәгаләдән оҗмахны бик сорау; икенчесе – тәмугтан саклану өчен Аллаһ Тәгаләгә бик сыену».

Бу айда зикер, тәсбих, Коръән уку белән мәшгуль булу кирәк, шуның өчен галимнәр: «Оҗмах дүрт төрле төркемгә гашыйк», – диделәр. Беренчесе: Коръән укучыга гашыйк. Икенче: бу шәриф айда телен гайбәттән, сүз йөртүдән һәм башка ярамас нәрсәләрдән саклаган кешегә гашыйк. Өченче: бу шәриф айда ачларга ризык биргән кешегә гашыйк. Дүртенче: рамазан аенда ихлас белән ураза тотучыга гашыйк.

Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: «Көннәрнең өстене җом­гадыр. Җомга ике гает көненнән, Гарәфә көненнән һәм Гашура (ягъни мөхәррәмнең унынчы көненнән) артыграктыр. Бу җомга көнендә сәдака бирү, изге гамәлләр кылу башка көннәрдә кылудан өстенрәктер».

Әгәр бер кеше бу җомга көнендә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә йөз мәртәбә салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә ул кешенең йөз хаҗәтен үтәр, җитмеше ахирәт хаҗәтләреннән, утызы дөнья хаҗәтләреннән булыр.

Аллаһы Тәгалә әйтте: «Минем каршымда айларның өстенрәге рамазан аедыр, – диде. – Рамазан аенда бәндәләремә рәхмәтемне арттырырмын, ризыкларына бәрәкәт бирермен».

Галимнәр әйткән: «Ураза тоткан кешеләр каберләреннән хуш исләр белән кубарылырлар. Шул хуш исләреннән белерләр: болар дөньяда ураза тоткан төркемнәрдер, дип. Фәрештәләр боларның каршыларына төрле тәгамнәр һәм эчемлекләр алып килерләр: «Ашагыз, эчегез! Сез дөньяда адәмнәр ашап-эчеп йөргән вакытта ураза булдыгыз, ач вә сусап йөрдегез», – диярләр.

Башка адәмнәр барчасы исәптә булырлар, бу ураза тоткан кешеләр ашап-эчеп, шат булып йөрерләр».

Рамазан аенда сәхәр ашауда күп-күп саваплар бардыр. Чөнки ураза тоту нияте белән ашау һәм эчү гыйбадәт кебек тиешле нәрсәдер.

Сәхәр ашаучыларга Аллаһы Тәгалә рәхмәтен иңдерер һәм фәрештәләр дога кылыр.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *