Рамазан вә Коръәннең фазыйләте

Әй, мөселман җәмәгате!

Бу әңгәмәбездә мөэминнәр өчен сөенеч, бәрәкәт, гафу ителү, мәгъфирәт ае булган Рамазан-Шәрифтән мәгълүматланырбыз.

Күңелләргә куаныч биргән Рамазан-Шәриф – мөселман өммәте хозурында бер рәхмәт хәзинәсе, бер мәгъфирәт мизгеле, бер котылу чарасы.

Рамазани мөбарәк – елдагы унике айның энҗесе, кеше гомеренең бәрәкәте, инсанның сәгадәтен яндырып көл итәргә теләгән нәфес утын сүндерүчедер.

Рамазан-Шәриф ае – тоташ мәгъфирәт ул, чөнки бу айда Җәнаби Хак бөтен мәгъфирәт капкаларын ача.

Рамазан ае рәхмәттер, чөнки әҗер-савабының исәбен-чиген Аллаһтан башка һичбер зат белмәгән һәм белә алмаячак ураза гыйбадәте шушы мөбарәк айда.

Рамазан-Шәриф шундый бер айдыр ки, аның hәp минуты, hәp сәгате, hәp көне, hәp кичәсе кешенең мәхкәмә мәҗбүриятеннән вә мәхкүмияти җаваплылыктан котылуы өчен бердәнбер чара, бердәнбер дәлилдер. Тагын да турысы, тагын да ачыгы – бу Рамазан-Шәриф Мөхәммәд өммәтенең фәлахи (рәхәт) мәңгелек белән кавышуы өчен сәбәптер. Шулай булгач, Җәнаби Хакка күңел биргән мөэминнәрнең калебендә урын алуы бик тә табигыйдер.

Рамазан-Шәриф шундый бер мөбарәк ай ки, аннан башка һичбер ай үз исеме белән ачык итеп Коръәни-Кәримдә аталмаган. Бу шәрәф бары тик Рамазан аена гына насыйп булган.

Ни өчен Рамазан ае башка айлардан күпкә фазыйләтле, күпкә өстен булды, бу бөек шәрәфкә лаек булды соң?

Һич шөбһәсездер, Аллаһу Тәгаләнең нинди вакытта нинди хөкем кылачагының төрле-төрле хикмәтләре вә серләре бар. Җәнаби Хакның Рамазан аендагы иң бөек карары – Коръәни-Кәримне иңдерүедер. Коръән Рамазан аенда иңдерелде.

Рамазан-Шәриф, димәк, Коръән ае. Ул үзенең шәрәфен, гыйззәтен, фазыйләтен, бәрәкәтен Коръәннән, Коръәннең илаһи фазыйләтеннән алыр.

Коръән инсан углының сәгадәтенә дошман булган һәр-төрле начарлык, бозыклык һәм зарар ишекләрен ябар. Инсанга бозыклык-зарар китерә торган бөтен түбәнлекләрнең тамырын корытыр… Кыскасы, бу тиңсез нигъмәтнең кадерен, кыйммәтен, дәрәҗәсен белик!..

Ихлас ки, Рамазан аена кергәч, кешене һәлакәт утына аткан нәфесе тыелып калыр, нәфес тәрбия юлына керер. Барлык хайвани теләк-омтылышлар басылыр, азгынлык тойгылары үләр, инсан өчен сәгадәт вә сәламәтлек ишекләре ачылып, аның йөзендә бәхтиярлек, бәхетлелек чаткылары, нурлары чагыла башлар.

Менә шушы мөбин (дөреслек белән ялганны аеручы) Коръән Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә шушы мөбарәк Рамазан аенда иңдерелә башлады.

Коръән-Кәрим – һидаятьнең (дөрес, туры юл) иң бөек һәм иң зиннәтле бер өлгесе, инсаниятнең фазыйләт күгенә ачылган бер һидаять кояшыдыр. Ул мәңге батмас, мәңге сүнмәс
кояштыр.

Коръән Кәрим Рамазан аен безгә менә ничек тәкъдим итә:

«Шәһри Рамазан – әлләзи унзилә фиһил-Коръән». Мәгъ­нәсе: «Рамазан-Шәриф ае – Коръән-Кәрим иңгән ай ул».

Коръән безгә шул мөбарәк айда килде. Коръән ул – «Һүдән лин-нәс». Әгәр «Һүдә» сүзенең көннең иң якты, иң нурлы чоры дигән тәгъбирне аңлатканын искә алсак, димәк, Коръән-Кәрим инсаннарга яктылык биргән, нурлар яудырган, аларга һидаять юлларын күрсәткән, сәгадәт юлында озатучы булган, яшәеш күген каплаган золым, караңгылыкларны нурлары белән тараткан, кешелеккә караңгылыктан чыгуның киң юлларын ачкан, рухи тынычлык биргән, бәрәкәтләр бакчасына алып кергән бер илаһи Китап ул.

Коръән кешегә хакыйкатьне, сәгадәтне ирештергән бердәнбер мөршидтер (туры юл күрсәтүчедер). Мөкатдәс Рамазан аенда менә шундый Китап иңде. Бу үзе генә дә Рамазан-Шәриф аеның бөеклеген аңларга җитәрлек дәлил түгелме? Башка дәлилләр дә бар: «Инсаннарга һидаять бакчасы булган Коръәни-Кәримдә һидаять һәм фуркан бәяннәре бардыр».

Фуркан – «аерып бирү» дигән сүз. Ягъни хак белән батыйльне аерып бирү, изгелек белән түбәнлекне аерып бирү, хәерлек белән начарлыкны аерып бирү, аера белергә өйрәтү.

Мөхтәрәм мөэминнәр! Хәяттә иң бөек кагыйдә (иң нәтиҗәле корал), иң бөек сәгадәт кагыйдәсе, бәхтиярлек өлгесе, бәхет ачкычы, кешелек юлы – изге белән яманны аера белүнең бер үлчәменә ия булудыр. Әйе, дөньяда бер сәгадәт үлчәменә сәхиб булудыр.

Әгәр берәү хәтта хәерле белән хәерсезне (начарлыкны) аера белми, изгелекне юньсезлектән аерып карамый икән, ул башын бер бәладән икенче бәлагә салудан башка берни күрмәс. Чөнки адәм хәерлекне хәер дип танымаса, начарның начар икәнен аңламаса, ни хәерле юлга баса алмас, ни начар юлдан кача алмас. Хәерне таныган – хәергә сыенсын, начарны белгән – аннан читләшә белсен, изгене түбәнлектән аера белсен. Аны да танымас, моны да танымас булса, мескен, бичара, ахмак бер күбәләк кебек башын кая борса, шунда «кунар». Нәтиҗәдә һәлак булыр да, югалыр. Тарих мондый ахмакларның җанлы шаһитедер.

Коръән Кәримдә барлык изгелекләр «хәер» кәлимәсе белән аңлатыла. Бөтен түбәнлекләр, әшәкелекләр «шәрр» кәлимәсе аша бәян ителә (аңлатыла).

Дини фикердәшләрем! Шулай итеп, Җәнаби-Хак Коръ­әни Мөбин аша кешеләргә «хәер» белән «шәрр»не аерып бирә, хак белән ялганны (батыйльне) аерып бирә, бәяннәр, «ачык дәлилләр, хөҗҗәтләр» китереп, кыямәт үлчәве булдырганын белдерә. Ул кыямәт үлчәүләре һич ялгышмас! Бернинди алдау юк! Ул үлчәүләр хәерне хәер дип, начарлыкны начарлык (шәрр) дип күрсәтеп торыр.

Җитәр ки, син мөселман булсаң ихлас хәстәреңне күр! Әзер бул, күңелеңне шул бөек Китапка багла, йөзеңне аңа бор! Калебеңне ул бөек Китапның хөкемнәренә киереп ач! Аңа ихлас баглануың сиңа шатлык алып килер.

Һәм сөен! Ул мөкатдәс Китап шундый сәхиб (хуҗа) һәм әңгәмәдәш ки, – кеше хаҗәт итәме, итмиме – барыбер. Барыбер ул дигәнчә булачак!.. Кеше теләсә дә, теләмәсә дә, аның урыны – тәхет, әмере – алтын булыр һәм булачак!.. Аның хөкемнәре булды һәм булачак.

Һәрнәрсә үзгәреп тора. Әмма Коръәннең хөкемнәре үзгәрми һәм үзгәрмәячәк. Һәр канун үзгәрә. Әмма Коръән кануны үзгәрмәс. Һәр кием модасы чыкканнан соң тузмаган булса да гамәлдән чыгар, Коръән гыйлеменең модасы чыкмас. Коръән гыйлеме кыямәткә кадәр бакый булып калыр. Һәр байлык-зиннәт – юклык вә ваклык ул. Коръән зиннәте бакый вә дәвамлыдыр, мәңгелектер.

Мөэминнәр! Менә шундый бер Китаби-Мөкатдәсне, мөкатдәс Китапны, менә шундый нурлы җәүһәрне Аллаһыбыз мөбарәк Рамазан аенда иңдерде.

Рамазан-Шәриф шундый фазыйләтле бер ай булганга күрә, Аллаһыбыз хөкемнәрен тәкъдир иткән Коръәни-Мөбиндә бу мөбарәк айның фазыйләтен, бәрәкәтен, шәрәф вә бөеклеген бәян итте. Хак белән батыйльне аерган Коръәни-Хәким Рамазан аенда килде.

Коръән мөэминнәрнең күңелләренә камиллек бирер, иманнарын арттырыр, ышанычларын тирәнәйтер. Кяферләрнең дә имансызлыкларын арттырыр, көферлекләрен тирәнәйтер, калебләренең хасталыгын көчәйтер. Алар рәхәт вә хозурлы калебкә ирешә алмаячак. Калебләрендә хас­талыклары, көферлекләре артканлыктан күрәсең, Аллаһы кушканнарга каршы нык рәхимсез барырлар, дошманлашырлар, даими каршы торырлар. Мөселманнарны, кулларыннан килсә, бер чокыр суда батырырга теләрләр. Аллаһтан курыкмасалар да, Аның әйткәннәреннән шүрләрләр. Һәм Аллаһның милкендә яшәрләр. Аллah биргән ризыкларны ашарлар, эчәрләр, әмма Аны тыңламаслар. Аллаһ кушканнардан, Коръән кушканнардан нык куркырлар.

Имам-хатыйбмы, Коръән курсларында укучымы, го­му­мән, Коръәни оешмалар шуңа күрә дә: наданлыкны төзәтү инде соңлады, диярләр. Ә Аллаһның хәбәре мондый: «Коръәнебез мөэминнәрнең иманын арттырган кебек, кяферләрнең дә көферлеген тирәнәйтер». Димәк, кяферләр «шартлыйлар», мөшрикләр «чатныйлар», шашыналар
икән – Коръән әйткәннәр хак, дигән сүз.

Әй, мөэминнәр! Моннан мең дүрт йөз ел элек кяферләр ни сөйләрләр иде, беләсезме? Тыңлыйк:

«Саклан, Коръәнне тыңлама. Коръән укыганда гауга чыгарып шау-шу күтәр. Кеше Коръәнне тыңламасын. Шулай итеп, аны тыңламаска мәҗбүр итегез». Чынлыкта XIV гасыр элек көфер куллану алымы шундый иде. XX гасырда исә алым башка. Бер җирдә Коръәни оешма (берләшмә) көчәйдеме, шунда ук шау-шу куба.

Әйе, мөселман кардәшләрем! Коръәнгә каршы мондый дәгъва булган һәм булачак (йөриячәк). Кыямәткә кадәр ул тынмас. Чөнки Аллаһ дәгъвасы ул. Коръәннең кыйммәтен, дәрәҗәсен бел, файдалан. Шушыны белмичә, мин үземә үзем хуҗа дип йөрсәң, нигъмәт кулыңнан ычкыначак. Аллаһ башка бер милләт аша бу дәгъваны йөртер. Нигъмәтнең кыйммәтен белмәгәннең кулыннан ул нигъмәт алыныр. Белгәннең нигъмәте артыр. Бу – Аллаһ кануны.

Мөхтәрәм мөселманнар! Һәркайсыгыз Коръән кебек һидаять нурының иңдерелүе мөбарәк Рамазан аена туры килүен аңладыгыз. Җәнаби Хакка чиксез рәхмәт һәм шөкерләребез ки, бу мөбарәк көннәрне безгә бүләк итеп шәфкать күрсәтте. Капкасына килдек, шушы мәгъфирәт аеның капкасын (ишеген) шакыгыз (шул Рамазан көнне ахшам һәм, иншә Аллаһ, тәравих намазын кылырсыз). Аллаһ ураза вә тәравих гыйбадәтләре белән зиннәтләндергән бу мөбарәк Рамазан ае җәмгыбезгә хәер вә мөбарәк әйләсен, иншә Аллаһ…

Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә:

«Кем иманын һәм савабын Җәнаби Хактан үтенеп, Рамазан аеның уразасын тотса, барлык гөнаһлары гафу ителер», – диде.

Шулай итеп, мәгъфирәт ае белән кавышабыз. Бу мөбарәк айның кадерен һәм кыйммәтен белик. Һәммәбез катгыйлык белән үзебезне гафләттән ерак тотып, акыл белән гыйбадәтләребезне кылыйк. Бу шәрәфле айның рәхмәтеннән, мәгъфирәтеннән файдаланып һәм җәһәннәмнән азат булу, котылу чарасын алырга омтылучы бәхтиярләрнең сафларына кушылып, хаклык казанганнар арасында булырлык тырышлык куйыйк. Рамазан-Шәрифтә һәркайсыбыз еш һәм күп итеп Коръән укыйк, еш һәм озак итеп Коръән тыңлыйк. Пәйгамбәр әфәндебез: «Кыямәт көнендә ураза һәм Коръән шәфәгатьче булачак», – диде.

Җәнаби Хак ураза тоткан һәммәбезне шәфәгатенә ирешкән колларыннан әйләсен! Җәнаби Зөлҗәләл вәл Кәмал Коръән укыган һәм тыңлаган һәммәбезне үзенең шәфәгатенә мазһар коллары сафына керергә лаек итсен!

Әмин! Әмин! Би хөрмәти «Taha» вә «Йәсин»!«Сүбхәнә Раббикә Раббил-гыйззәти гәмма ясифун. Вә сәламин галәл мүрсәлин. Вә әлхәмдүлилләһи Раббил-галәмин әл-Фәтихәһ».

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *