Тамгалы шәхес

 Аның турында әйтелгән һәр сүз аерым бер мәгънәгә ия булыр кебек. Әйтик, андый кешеләрне еш кына «эш аты» дип атыйлар. Һәм, чыннан да, юккамыни безнең халыкта ир-ат дигән сүз нәкъ менә шундый ирләргә карата әйтелә?! Кайчак без Шәех аганы татар матбугатының терәге, тоткасы, имән баганасы дип тә әйтәбез. Еш кына, аның исемен уйнатып, «шәех» сүзенең гарәп телендә әйдәүче, өммәт башлыгы, юл күрсәтүче мәгънәсендә йөрүен дә искә төшерәбез. Аның белән бергә эшләгән-аралашкан яшьрәк журналистлар исә каләмдәшләре хакында «үзе дә уйнау­чы тренер» дип әйтергә ярата. Әмма, күрәбез, нинди генә чагыштырулар куллансак та, алар бу олпат кешене — остазыбыз Миншәех ага Зәбировны тулысынча сурәтли алмас иде.

Аллаһыга шөкер, безнең татар халкы шәхесләргә бай. Ә бит чынлыкта дөньяны шәхесләр алып бара, дөньяны шәхесләр тота. Менә сез карагыз кешелек дөньясын, һәрбер өлкәдәге үсеш шәхесләр белән бәйле. Әдәбият дисәк тә, музыка дисәк тә, театр сәнгатен алсак та, күз алдында олпат шәхесләребез пәйда була. Бу мәсьәләдә безнең журналистика дөньясы да ярлы түгел.

Шәхес ул башка кешеләрдән аерылып, күзгә бәрелебрәк тора. Боларның холык-фигыльләре үзгә, кылган хезмәтләре дә үзенчәлекле. Безнең менә шундый уникаль, кабатланмас шәхесебез — Миншәех абзыебыз. Тарих мондый шәхесләрне сирәк бирә. Ул гомер буе давылланып эшләп йөрде. Соңгы мизгеленә кадәр эштән-иҗаттан аерылмады. Миңа ул күк тарафыннан тамга салынган шәхес кебек тоела иде. Шәех Зәбиров журналистикага, язу-сызу дөньясына бөтен тормышын багышлаган кеше. Ул үзе сайлаган мәсләгенә фанатик­ларча хезмәт итте.

 

Зиннур МАНСУРОВ,

«Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире,

ТРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *