Ул эш ярата иде

10 ноябрьдә журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге иясе, «Татар мөселман календаре»на нигез салучы, эшләп, туплап калдырган хезмәтләре белән әле бүген дә шул эшне дәвам иттерүче, «Яшь ленинчы», «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга» гәзитләрен оештыручыларның берсе, чирек гасыр
«Социалистик Татарстан» газетасының алыштыргысыз сәркәтибе
Миншәех ага Зәбировның туган көне.
Ул Лениногорск районы Сарабиккол авылында туган (1932-2009).

Ул эш ярата иде

Татар матбугатының шәехе, солтаны, алтын баганасы, 50 елдан артык гомерен «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга», бигрәк тә чирек гасырга якынын «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан») газетасында, армый-талмый, дәртләнеп, кайнарланып, яратып, сөенеп хезмәт иткән, 17 ел рәттән «Татар мөселман календаре» чыгарып килгән Миншәех Харис улы Зәбировның Аллаһ хозурына мәңгелеккә күченүенә өч ел булды. Ул үзеннән соң бик күп изгелекләр, яхшы эшләр, китаплар, календарьлар калдырып китте. Ул кешеләр өчен яшәде, кешеләр дә аны ярата иде.

Биек тау башында туган ул, паспортында да Ош шәһәре дип язылган иде. Бишенче дистәне ваклаган Харис абзый озак көттергән улына исемне бик алдан әзерли. Тимершәех дип куялар. Ни хикмәт буладыр инде, баланың сулышы кысыла, суларга һава җитми. Кыш җитте дип тормыйлар, җәйне дә көтмиләр, язгы дәрья суларында ага-ага туган авылга — Лениногорск районы Сарабиккол авылына алып кайтып, туган як мулласыннан колагына Миншәех дип кычкырталар. Ярый әле ул чакларда Шәехнең нинди мәгънә аңлатканын белмиләр. Бер очракта ул юлбашчы дигәнне белдерә. Икенче урында «шәех» сүзе дәрәҗәне аңлата һәм ислам диненә хезмәт иткән — зур шәхес, акыл иясе дип билгеләмә бирелә.

Ул үзе әнә шушы серле исеменә гомере буена тугры булып яшәде, аны акларга тырышты. Кечкенәдән нык, зур башлы, таза, матур, көчле булгандыр ул. 1932 елда туса да, бик тиз үсә, 1941 елда башланган сугышның буеннан-буена үгез җигеп колхозда эшли. Тыл батыры була, орден, медальләргә күмелә. Сугыш бетүен бетә ул, җиңүчеләр дә кайта, тилмереп көткән җиңеллек кенә килми. Халыкның тормыш хәле бер дә яхшырмый. Юлбашчылык шунда чагыла. Сарабиккол үсмерләре Сталинга каршы «Ленин юлыннан» дигән «банда» оештыра. Тавышы Мәскәүнең үзенә үк ишетелә. Мәктәптә бер генә укытучыны да калдырмыйлар. Район җитәкчеләренә дә кагыла. Луиз Хафизов, Искәндәр Зәбиров һәм Миншәех Зәбиров шул гарасаттан да исән-сау чыга. Дөрес, бу вакыйга аларны гомер буена озата бара, вакыт-вакыт сиздерми генә тез астына китереп тибә. Шөкер, егетләр нык, берәү дә егылмый, һәрберсе үз өлкәсендә кирәк. Ул чакта да Шәех абый журналист, листовкалар язучы, таратучы. Шулай итеп ул 14-15 яшьтә иптәшләре тарафыннан билгеләп куелган һөнәргә гомере буена тугры булып кала. Алай гына да түгел, татар матбугатының солтаны, шәехе була. Бу юлга кереп китмәсә, ул, һичшиксез, язучы булыр иде. Язучы Роза апа Хафизова белән бер чишмә суын эчә ул. Сылубикә әбинең төннәр буена укыган китапларын — Йосыф кыйссасын, Сак-Сок бәетен, Коръән тыңлап үсәләр. Шуннан соң да инде син шигырь-поэма, пьеса язмый түзеп кара. Яза ул аларны. Әнә шул халыкны бәхетле итәсе килү комачаулый. Юк, киресенчә, этәргеч бирә. Төзелеш институтына да керә ул, сызым сызарга да өйрәнә. Әйләнеч булса да, Казан дәүләт университетына укырга керә. Әле алай гына да түгел, Мәскәүдә Үзәк Комитетның партия мәктәбен кызыл диплом белән бетерә, аспирантурага да кереп кайта.

Шуннан соң инде ул матбугат дәрьясына чума. «Яшь ленинчы»да эшли, «Татарстан яшьләре»ндә мө­хәррир, «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга» газеталарын оештыручыларның берсе була. Шулай да «Социалистик Татарстан» газетасында эшләгән еллары — иң бәхетле елларыдыр.

Мөхәррире — олпат, олы йөрәкле Шәмси ага Хамматов дилбегәне, ышанып, тулысынча аңа тапшыра. Яхшы кешенең кучеры да үзе кебек булырга тиеш. Миңа 10 елга якын «Социалистик Татарстан» газетасында Миншәех Харис улы кул астында эшләү насыйп булды. Аның эш бүлмәсе, кайсы гына газетада булса да, һәрвакыт ачык, һәрвакыт штаб кебек кайнап тора иде. Һәрвакыт аның янына яшь журналистлар җыелыр иде. Киң күңелле, ачык йөзле кеше иде. Һәрвакыт, кайда гына, нәрсә генә сөйләшсә дә, гомер буе сүзе шул газеталарга барып тоташа иде. Ә газета матур, бай, эчтәлекле чыккач, ничек сөенә иде. Нәкъ менә шул елларда, бигрәк тә язучылар корылтаенда газетаны тәнкыйтьләгәч, әдәбият-сәнгатьне яктырткан «Әллүки» кушымтасы чыга башлады. Ул аңа да бик сөенде.

Әлбәттә, аның иң зур эше «Татар мөселман календаре»н чыгаруы булгандыр. Аны бит ул уйлап тапты, ул эшләде. Ул гомере буе шуңа әзерләнгән. 20 елдан артык «Татар числолыгы»н да төзүче булды. Әйтергә генә җиңел, әле бит рәхәтләнеп өйрәнергә намаз китабы гына да юк чакта халкыбызны намазга өндәгән, иманга чакырган, Коръән укырга өйрәткән гаҗәеп дәрәҗәдә бай эчтәлекле календарьның атасы, язучысы, төзүчесе, якты нурга манучысы, газиз халкыбызга илтеп җиткерүчесе дә — Миншәех Зәбиров иде.

Сез аны сөендереп «Фәния календаре» дип йөргәч тә, ул бит аныкы иде. Аны ул уйлап тапты да миңа бүләк итте, ул мине бик ярата иде. Ул бөтен кешене бик ярата иде. Аның бер кеше турында да начар сүз әйткәне булмады, ул гайбәт сөйләми, сөйләтми дә иде. Ул эш ярата иде. Юк кына нәрсәләрдән дә кызык эзли, таба, шуңа сөенә иде. Соңгы елларда ул алмагачлар утыртты, бакча үстерде, чәчәкләр ярата иде. Өй тирәбезгә өч төрле сирень генә утыртты, барысы да шау чәчәктә. Соңгы елларда чуар тавыклар үстерде, чебиләр чыгартты. Шуларга сөенде.

Ул Аллаһны ярата иде. Шул яратуы хакына соңгы елларда бигрәк тә күп эшли иде. Аллаһ аның үзен дә яратты. Бик күп изге эшләргә сәбәпче итте. Ул сәбәпче булганга гына Габделхак абый Саматов язучы булды. Язучы Роберт Батулла Коръән тәфсирен чыгара алды.

Шәех абый дини китаплар, Коръән эченә чумып, эчендә йөзеп, рәхәтләнеп яши, эшли иде. Халкыбызга дөнья һәм ахирәт кыйммәтләрен җиткерергә тырыша иде. Дөньяны чистартуның, кешеләрне коткаруның, бәхетле итүнең бердәнбер юлы бары тик Аллаһ юлы гына икәнен җаны-тәне белән төшенә һәм халыкны да шушы татлы, изге юлга өнди иде.

Аның җаныннан чыккан изге теләкләре, гыйбрәтле сүзләре кешеләргә барып җитә, бик күп рәхмәт хатлары килә, ул аларны бик рәхәтләнеп укый, календаребызны укыганга, яратканга бик сөенә иде. Кешеләр үзләре дә киләләр иде. Бервакытны Уфадан Шәех абыйның университет сабакташы Шәүрә апа килде.

— Шәех, сиңа имтиханга килдем, тыңла әле ми­не, — диде. Бик матур бер хатирә булып калды. Бөтен кеше йоклап беткәч, Шәүрә апа госел коенып чыкты, матур күлмәк киде һәм «Йәсин» укыды.

— Сезнең календарь буенча өйрәндем, шуның буен­ча намазга да бастым, рәхмәт сиңа, Шәех, укуым дөрес­ме? — диде.

— Ярый, ярый, — диде Шәех абый.

Һәр икесенең йөзе нур белән тулган иде, Шәех абыйның бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде.

Бу мизгелдә алар икесе дә бик матур иде. Казаннан ияреп килгән сабакташ апа гына гырлый-гырлый йоклый иде. Ә миңа сигезенче дистәне ваклап йөргән югары белемле, хәтерле, акыллы фикерле кешеләргә карап утыру, төн уртасында кунак итү бик рәхәт иде.

 

*   *   *

Мондый очрашулар бездә бик еш була, ул кунак­лар ярата, үзе сөйли, кунакларны тыңлый иде. Инде менә аның турында китап чыгарырга уйлыйм. Хаҗдан төшереп кайткан фотолары да бик күп, аларны да сезгә күрсәтәсем килә. Әллә ниләр эшләп калдырган инде. Хәтта сүзлек тә төзегән. Телебезгә, матбугатка соңгы елларда бик күп сүзләр керде. Шуларның бик күп төрле язылышына үртәлә иде. Хәрәм, харам, хәрам, харәм — кайсысы дөрес. Ул аларны җыйган, бер комиссия кебек утырыш җыеп хәл итәсе генә калган. Аллаһ юлында булгач, аның бар эше дә бик җиңел барды. Соңгы арада күңеле сизгән шул инде, гел — эш, эш, диде,

Вафаты белән дә сабак биреп, китап язарлык эшләр, гыйбрәтләр калдырып, безне сискәндереп, елмаеп, мәңгелеккә күченде.

 

Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *