Ак җилкән (Истәлек)

 

— Мин 1932 елның 10 ноябрендә Кыргызстанда, Ош шәһәрендә тауда туганмын,
— дип башлап китте сүзен иртәгә 70 яшен тутырачак өлкән журналист Миншәех
Зәбиров.
Шушы беренче җөмлә әйтелүгә, Шәех абыйның минем аңда йөргән Ак образы ак
түбәле мәһабәт тау рәвешен алды да куйды. Олы гәүдәле, чал чәчле кешене тау белән
тиңләүдә бернинди яңалык юк, әлбәттә. Әмма бу тәңгәл сыйфатта бернинди
ясалмалылык та юк, аны белгән һәр кеше, берсүздән, минем белән килешә торган
чагыштыру бу. Ак күлмәкле сынын ак томан кебек кенә йөздереп роза куаклары
арасында йөргәнен карап торганда да олы аклыкка ярашлы чагыштыру эзләп күңелем
кымырҗый иде. Менә үзе әйтте дә бирде. Аннары шул эздән бала чагына кереп
китте. Сәер ул адәм баласы, җитмешкә җитәме, сиксәнгәме, йөзгәме, барыбер җиде
яшьлек, унбиш яшьлек чагын сагына. Күрәсең, кешенең хисси калыплану,
табигатьнең һәр мизгеленә, һәр сулышына гаҗәпләнү еллары гомернең иң мәгънәле
өлеше булып кала торгандыр.
Шәех абый сөйли.
— Минем әти бер байда кучер булып торган. Ә бае Иркутск-Өркет якларыннан
алтын-көмеш алып кайтып сәүдә итүче икән. Аңа ияреп йөргән әти әнине дә
Өркеттән алып кайта…
Егерменче гасырның без «Җәмгыять белеме» дәресләрендә ятлаган укладлары
(җәмгыять катламнары) Тимершәех атлы баласын бер укладтан икенчесенә очыртып
кына йөрткән инкыйлаб зилзиләсе Себер баен нык өркеткән булырга тиеш. Ул
көнбагыш мае сыга торган заводын ялчысына калдырып, каядыр китеп югала.
Киткәндә: «Син моны күмеп куй, кирәге чыкмагае», — дип әйтеп өлгерә. Шуннан
соң НЭП башлана.
— Әти заводны эшләтә башлый. Яллы хезмәт тә файдалангандыр инде. «Тиз генә
ычкын», — дигән ым булуга, әти заводны янә күмә дә Ошка китә. Шунда тауларда
печән чаба. Мин — Тимершәех булганмын. Битемне миң баскач, исемемне Миншәех
дип кычкыртканнар…
Исемне алмаштырып була ул, әмма үзең белән туган язмышың гына күләгәдәй
калмый йөри. Аннан бит әле татар кешесенең, йөремсәк булса да, җирсү дигән бер
үзәк өзгеч халәте бар. Харис абзый Сарабиккол авылына әйләнеп кайта. Анда инде
колхозга берләшкәннәр.
— Фермада сарык карый иде әти. Шул тирәдә куян баласы куып йөргәнем
хәтердә әле. Америка ярдәме дип, халыкка ап-ак ипи өләшәләр. Миңа да ике телем
күмәч тоттырдылар…
Хатирәнең бу кыйпылчыгы дүрт яшьлек сабый акылы тормышның кара ягыннан
битәр ак ягын сеңдерергә әзер икәнен күрсәтү өчен. Югыйсә бит илдә 37 нче еллар.
Сәяси офыктагы болытларның кучкылланып куерган чагы. Иле кебек, әтиләрнең дә
кырыс вакыты. Тәпи басуга кул арасына керә башлаган малайларның башыннан
сыйпап, аяп тору юк.
— Лобогрейка таккан атка атланып йөри идем. Аттан егылып төштем. Әти килеп
тә җитте, шоплап та җибәрде: «Җебегән булма!» Тау битенә борчак чәчкәннәр. Без
борчак җыеп эсселәдек тә Шушма елгасына сикердек. Мин шунда ук төпкә киттем.
Мине бер абзый коткарды. Әти тагын яңакка җиффәрде. Менә шундый тәрбия —
болай да тормыш диңкеткән ата-анаңа мәшәкать ясамаска өйрән!
— 1943 елны әти сукырайды. Апаны ФЗӨгә алдылар. Без 11 бала идек. Мин бала
карыйм. Ач балалар минем кулда үлә бардылар. Бөтен байлыкны җыештырып,
Казанга бер тәпән бал илттек. Шул бәягә әтинең күзен ачтырдык. Күршедә бригадир
яши иде. Аның хатыны безгә берәр уч он бирә торган иде. Кузгалак та калмады,
алабута да бетте. Ә минем ач күңелдә хыял: тананы сатам да әнине Иркутскига алып
барам, дим инде. Сагына гына бит әни. Анда тормыш та әйбәттер сыман…
Тана белән бергә хыял да үлә. Ул арада сугыш та бетеп куя. Тик авыл кешесенең
генә тормышы һич җиңеләйми. Яктылык Сылубикә әбиләргә сепарат янына җыелган
әниләр җырында да, «Йосыф китабы»н укыган әбиләр янында гына калган кебек.
Тагын әле ул өч мәчетнең өчесен дә аударган көнне әтиләре сөйрәп алып төшкән
калай әрҗә тулы китапларда посып ята булыр. Муса Җәлилнең «Алтынчәч»е дә бар
бит ул әрҗәдә. Әнә шул тыенкы яктылык ачлыктан, ялангачлыктан, хаксызлыктан
йөдәгән сугыш арты авылы малайларында олы бер Гаделлекне нәкъ менә алар эзләп
табарга тиеш дигән очкынны дөрләтә, малайлар күкрәгендә Данко йөрәген уята.
Онытылырга тиеш иде бу вакыйга. Мәңгегә. Ләкин КГБ архивларындагы
серләрнең дә теле чишелгән мәлләр була икән. Шәех Зәбировның «Социалистик
Татарстан» газетасында эшләгән вакыты. Инде ул зуп-зур агай. Чүлмәккә бикләнгән
җен — 1946 елда Сарабиккол авылында булган «ЧП» хакындагы документлар
аларның кулына «үз аягы» белән килеп кергәч, ул, утлы күмер тоткандай, чарасыз
кала. Хәзер генә ул — 70 яшьлек Шәех Зәбиров 14 яшьлек малайлар маҗарасын
иркенләп сөйли ала. Хәтәр хәлләр булган югыйсә. Халыклар атасының культы
апогейга җиткән бер вакытта ерак татар авылында яшерен оешма төзелсен әле. «Яшь
гвардия»дән бер дә ким түгел. Шундыйрак бер оешманың Костромада атылганын да
ишеткән бар. Болар ничек соң, ничек исән? Әллә ул биш буын Зәбировлар яшәгән
авылның бердәнбер Зәбировы булып калганмы?
— «Кил», — диде Луис. Ул директор малае. Укымышлы, акыллы, тәртипле.
Ленин бабай турында нимесчә шигырь дә язган иде әле. Төнге 11дә биек тирәкләр
ышыгында агач мылтыклы өчәү каршы алды мине. Луис, Мөдәррис, Искәндәр, мин
— дүртәүләп алачыкка кердек. Гүзәл исемле кыз сакка басты. Шул төнне «Ленин
юлыннан» дигән отряд оешты. Сталинның гамәлләре дөрес түгеллеген фаш итү иде
ниятебез. Ленинча кушаматлар алдык. Луис — Ленский, мин — Ворошилов ке­бек, —
Луганский, вазифа бүлештек. Мин — типография директоры. Герцен белән Огарев
кебек, кан чыгарып, ант итештек — бер-беребезне сатмаска! Бишәр кеше тупланасы
икәнбез. Шуннан ары беркем беркемне белми. Пугач явы узган җирләрдән корал да
эзләп йөрдек әле. Рахметов кебек тәнне чыныктырабыз, биектән сикерәбез. Мин, әти
белән көтүдән кайтам да, төнлә ай яктысында алмагач төбендә резинадан хәрефләр
ясыйм. Күп кирәк. Листовкалар таратасы бар. Мәктәптә Сталин портретының күзен
чокып куябыз. Иртәнгә укытучылар ямап өлгерә. Бер иртәне әни: «Дусларыңны —
биш кешене алып китәләр», — дип уятты. Төнлә авылда кырыклап листовка
таратылган икән. Минем йөрәк жу итте. Авылга районнан, Казаннан КГБлар килде.
Мин көне буе, төне буе бәрәңге күмәм — өйгә керергә куркам. Чөнки миңа терәлеп
калды хәзер. Төнге бердә Ударник — этебез — өрә башлады. Мине авыл Советына
китерделәр. Өстәлдә пистолет ята. «Дөресен сөйлисең!» «Без Советка каршы түгел,
ләкин дөрес бармый бит», — дим. «Бу сүзеңне бер кеше­гә — әти-әниеңә дә сөйлисе
түгел. Юкса атабыз!» Шуннан соңгы хәлләр аянычлы. Укытучылар эштән алынды,
партиядән чыгарылды. Бөтен авыл безгә ачулы. Кушаматыбыз — «Контр». Мәктәп
тәмамлау турындагы таныклыкны КГБга барып аласы икән. Тәртиптән — неуд
(икеле!). Неуд белән өйдән дә чыгып булмый. Мин ул «неуд»ка, аптырагач, кара
түктем.
Бәләкәй фетнәчеләр язмышына да кара түгелә. Әмма ак таплар да бар. Иң гаҗәеп
ак тап — исән калу сере. Луис Хафизов хакында апасы — язучы Роза Хафизова язып,
бу сергә беркадәр ачыклык кертергә тырышты. «Контр» тамгалы Шәех Зәбировның
күргәннәре маҗаралы китап өчен менә дигән сюжет та бит. Ләкин безгә журналист
Зәбировка якынаю мәслихәт. «Кара табын» юасы да юасы әле аңа. Бала оятыннан
атасына да Ташкент ягына чыгып китүдән бүтән чара калмый. Соңгы кәҗә дә сатыла.
Авыл тибәргән, Казан кабул итәргә теләмәгән Миншәехкә, кубарылган җан кебек,
бик озак бәргәләнәсе әле. 1952 елда Казан төзелеш институтына барып кергәнче,
аның әле 18 көн буе ач килеш такта вагоннарда Ташкентка барасы, анда бизгәктән
йөдәп, кабат авылга кайтып, чирле үгез җигеп, Табанай таулары аша симәнә
ташыйсы бар. Ләкин шушы урында шөкер кебек яңгыраган Шөгер бар! Шөгер урта
мәктәбе нигәдер аны контр итеп танымый. Ул мон­да — комсомол секретаре, «Яшь
сталинчы» газетасының актив хәбәрчесе. Хәер, КГБ аны озак еллар әле күздән
ычкындырмый.
Бер хәсрәтнең бер рәхәте дигәндәй, Төзелеш институтының бозлы баскычы үз
нәүбәтендә язмыш сызыгына янә төзәтмә кертә. Аркасына зыян килгән егет ярты ел
хаста булып, ярты ел тимер юлда сәүдәгәр булып йөри дә, 1953 ел көзендә Казан
университетына килеп керә. Хәзер инде ул хак юлда. 1958 елдан — «Татарстан
яшьләре» газетасында эшли башлаганнан санала аның журналист стажы. Менә шул
көннән Матбугат йорты коридорларында җирән чәчле, комач йөзле егет, ялкын
кебек, әле бер вакытлы басма учагын, әле икенчесен дөрләтә.
Аның күкрәгенә мәңгелеккә оялаган тынгысызлык, пионерлык очкынын күрептер
инде, 1960 елда чыга башлаган «Яшь ленинчы» газетасына җибәрәләр. Хрущев
җепшеклеге тамгалы малайларның җилкәненә җылы су­лыш өрә. Редакциядә куна-
төнә эшләүләрнең нәтиҗә­се — Татарстан пионерларының газетасы илкү­ләм
конкурста җиңүче! Аннары, комсомол югары мәктәбендә укып кайткач, «Татарстан
яшьләре» газетасы. 1963-1965 елларда ул мөхәррир булып эшләгәндә яшьләр
газетасының тиражы 18 меңнән 68 меңгә җитә. Бу бит начар чыккан фото өчен дә
Өлкә комитеты бюросы җыела торган еллар, газета битендә дөнья күргән яңа сугару
системалары турындагы мәкалә өчен дә, Равил Фәйзуллинның шигърият кануннарын
тар-мар иткән нюанслары өчен дә бердәй җавап тоткан заманнар. Шәех абый кайсы
мәкалә өчен кайда, ничек җавап тотканын бүгенгедәй хәтерли, һәр очрак турында
төгәл көнен, кешесен әйтеп, мавыктыргыч итеп сөйли.
Газета журналистларын утызмеңчеләр итеп колхоз күтәрергә җибәргән бер
вакытта Шәех Зәбировны Шәмси Хамматов «Социалистик Татарстан»га китерә. Бер
генә җөмлә: «Бергә эшлик!» Газетаның җаваплы сек­ретаре — ул инде армиянең
штаб башлыгы кебек. Штаб башлыгына йөз колаклы, йөз күзле булырга кирәк. Һәм,
иң мөһиме, бүгенге көннең сулышын сизә торган үтә дә сизгер борын да кирәк әле.
Иң кызыклы фикерләр җаваплы секретарь кабинетында — штабта туарга да, үләргә
дә мөмкин. Ләкин матбугатка партия җитәкчелеге хөкем сөргән заманда фикер дигән
әйбер фәкать Өлкә комитетында гына туарга хаклы иде шул. Әйтик, Гомәр
Бәшировның «Азат хатын»да чыккан әсәреннән өзеккә каршы мәкалә кирәк икән
анда. Университеттагы әдәби түгәрәктә бергә йөргән язучы дуслары — Шәрәф
Мөдәррис, Илдар Юзеев, Ләбиб Айтуганов, Юныс Әминовлар белән аралар
өзелмәгәнгә күрә җаваплы секретарь — Шәех Зәбиров язучылар даирәсенең
сулышын тоеп тора. Шуңа күрә теге мәкалә урынына башкасы языла. Шуннан соң
инде «язучыларга игътибар юк» дигән фикер өлкә комитетының ул вакыттагы
беренче секретаре Гомәр Усманов чыгышына ук үтеп керә. Абруйлы журналистны
Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов СССР язучыларының Мәскәүдәге
съездларына да үзе белән алып бара. Мәрхүм язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев
әйтүеннән: «Шәехнең үзенә тапшырыгыз», — дигән йөремсәккә әйләнгән гыйбарә дә
бар бит әле. Янәсе, нәрсәнең нәрсә икәнен ул тиз төшенер! Журфак тәмамлап,
газетага эшкә килгән егетләр аның тирәли бал кортлары кебек кайнаша. Шәех
абыйдагы егәрле атом төше — дәрт, яңалыкка сизгерлек туплый аларны. Югыйсә
редакциядә халык арасында абруй казанган Флорид Әгъзамов, Гарәф Шәрәфетдинов,
Мирхәт Хөснимәрдәнов кебек журналистлар байтак. Соңыннан Шәех абый
компаниясендәге бу егетләр — Габделхак Шәмсетдинов, Габделбәр Ризванов, Ислам
Әхмәтҗанов, Зиннур Мансуров, Хәлим Гайнуллин үзләре дә җитәкче журналистлар
булып үстеләр. Димәк, ул алардагы иҗат кузын дөрләтә белгән, колачлы фикерләргә
өйрәтә алган. Дөрес, алар үзләре бу урында бертавыштан: «Газетаның мөхәррире
Шәмси Хамматов иде бит әле», — дип өстәп тә куярлар. Шәех абыйлары эзеннән
барып, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе
лауреатлары булып киткән егетләр Шәех Зәбировның мәшһүр Шәмси Хамматовка
гыйльми эшләр башкарганда терәк булганын да белми түгелләрдер. Ямашев
премиясен исә ул үзе «Татар стена календаре» өчен алган иде.
Шәех Зәбировтагы туплау, мавыктыру сәләте «Шәһри Казан» дигән яңа газета
чыга башлаганда ай-һай ярап куйды да соң. Инде «Шәһри Казан» үз укучыларын
яулап алып, үз йөзен булдыргач, «Мәдәни җомга» дигән яңа газетаның имиджын
тудыру өчен дә Шәех Зәбиров тәҗрибәсе кирәк булды. Хәзер бу газета кыйбласын,
укучысын тапкан, татар зыялылары арасында абруй казанган басма. Әллә ничә
вакытлы басманың «беренчесе» булу бер кеше өчен күбрәк түгел микән? Әй ул
беренчелек! Куйган хезмәтең кар кебек югала да, аклыгы чәчкә генә ягылып кала
шул. Януларны, көюләрне Татарстан, Рәсәй Хөкүмәте зурлап биргән Мактау язулары
гына аклап бетерә торганмы…
Бүләкләр турында сүз чыккач, ул, ашыга-кабалана, өем-өем газета тегелмәләренә
баса-баса, югарыдагы киштәгә үрелде. Хәзер иң кадерле әйберсен алып төшә…
— Менә! — диде ул миңа, оныгы белән моннан 15 ел элек төшкән фоторәсемне
сузып. Бабасына котлау хатларына имзасын Алтынай дип куя торган Злата быел
студент булган икән. — Иң кадерле ике кешемнең бер­­се — шушы кыз!
Иң кадерле шөгыль исә, «Мәдәни җомга»дан эштән кайткач, кичләрен утыра
торганы — «Татар мөселман календаре». Быел календарьның да ун еллык юбилее.
Газетадагы оештыру эшләренә, календарь мәшәкатьләренә чумып кәнәфигә ябышкан
дип уйлый күрмәгез тагын Шәех Зәбировны. Әлеге язманы әзерләү өчен дә көч-хәл
белән генә тота алдым мин аны. Бер көнне ул Кама елгасы аша сузылган гасыр
күперен ачарга киткән иде. Икенче көнне иртүк тотам дисәм, Казаннан Кытайга оча
башлаган самолетта уйгурлар янына барып кайткан Җәлил хәзрәттән уйгурлар
тормышын сөйләтергә китеп барган булып чыкты. Инде без аңа 70 яшен тутырган
көннәрдә дә җитезлек, сәламәтлек, аек фикер теләп калыйк.

«Ватаным Татарстан» газетасындагы
хезмәттәшләре исеменнән
Асия ЮНЫСОВА.

Ответить

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *